Урок на тему «Мәҗит Гафуринең «Җәй» шигыре»

Тема: Чәчәкле җәй, ямьле җәй! (Мәҗит Гафуриның “Җәй шигырен өйрәнү)   Максат: укучыларның фикерләү сәләтен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү, җәйге матурлыкны тоя һәм тасвирлый белергә өйрәтү, иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү, табигатькә сөю, сакчыл караш тәрбияләү. Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе Җиһазлау: дәреслек (134 нче бит), Җәй кызы рәсеме, компьютер, мультимедия, презентация программасы, яфраклар формасында ясалган карточкалар, кәрҗин.   Эпиграф: Кояш балкып нурын сибә,                  Яшел төс иңә җиргә.                                            Җ.Дәрзаман
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зиязова Айгөл Рәшит кызы, Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре 9нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Чәчәкле җәй, ямьле җәй! (Мәҗит Гафуриның "Җәй шигырен өйрәнү)

Максат: укучыларның фикерләү сәләтен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү, җәйге матурлыкны тоя һәм тасвирлый белергә өйрәтү, иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү, табигатькә сөю, сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе

Җиһазлау: дәреслек (134 нче бит), Җәй кызы рәсеме, компьютер, мультимедия, презентация программасы, яфраклар формасында ясалган карточкалар, кәрҗин.

Эпиграф: Кояш балкып нурын сибә,

Яшел төс иңә җиргә.

Җ.Дәрзаман

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты

  • Исәнмесез, укучылар! Тагын бер гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл көн туды. Шушы ямьле иртәгә, матур дөньяга карап, үзебезгә көч, дәрт, илһам алыйк. Күңел торышыбызны яхшыга көйлик.

  1. Уку максатын кую

Безгә Җәй кызыннан хат килгән, анда табышмаклар, җавапларын дөрес тапсак, дәреснең темасын белә алабыз.

1 слайд

2 слайд

3 слайд

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып,

Кошлар да китте. (көз)

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде. (яз)


Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил - буран,

Бу кайчан туган? (кыш)

  • Кайсы ел фасылы турында табышмак юк? (җәй турында)

  • Дөрес. Без бүген җәй турында сөйләшербез. Дәресебез "Чәчәкле җәй, ямьле җәй" дип атала. Эпиграфны бергәләп укып алыйк әле. (4,5 слайдлар)

(укытучы М.Гафуриның "Җәй" шигырен укый)

  • Укучылар, бу шигырьне Мәҗит Гафури язган. (6 слайд) Ул Башкортостан Республикасының Гафури районында туган. М. Гафури 12 яшендә ятим кала. Җәен ялланып төрле эшләр башкара, ә кышын укуын дәвам итә.Ул Троицк шәһәрендә мәдәрәсәдә укый. Шушы вакытта беренче әсәрләрен яза башлый. Аннары Казанның Мөхәммәдия мәдәрәсәсендә укый. Габдулла Тукай белән якын дуслар булалар (7 слайд). Г.Тукай чирләгән вакытта М.Гафури хәленнән килгәнчә аңа ярдәм итә. 1906 нчы елда М.Гафури кабат Уфага кайта һәм эшчәнлеген дәвам итә. Бу шәһәрдә аңа багышланган музей (8 слайд) эшли. Шулай ук Башкорт дәүләт академия драма театры аның исемен йөртә (9 слайд). Аның күп кенә әсәрләре белән өлкәнрәк сыйныфларда танышачакбыз.

  1. Төп өлеш

  • Шигырьне укый башлаганчы яңа сүзләргә игътибар итик әле. (10 слайд)

Бая (байый) - заходит (о солнце)

Яшәрә - яшелләнә (зеленеет)

Чык - роса

Беләмсең - беләсеңме

Сизелми кала - остаётся незамеченным

  • Шигырьне гөжләп уку

  • Сәнгатьле итеп уку өстендә эш алып барыла. Укучылар сәнгатьле итеп укыйлар, калганнар бәя бирә. Иң матур итеп укыган укучы билгеләнә.

  1. Ял минуты

- Әйдәгез, укучылар ял итеп алыйк. Матур итеп утырдык, күзләрне йомдык. Соңыннан миңа кайда булуыгыз, нәрсә ишетүегез турында сөйләрсез. (Магнитофон язмасыннан җәйге урманда кошлар сайравын, күк күкрәвен, яшен яшьнәвен тыңлау.)

Укучыларның җаваплары.

  1. Ныгыту

- Укучылар, ял итеп, җәйге урманга сәяхәт итеп алдык, Җәй кызы алып килгән сорауларга җавап бирер вакыт җитте.

1. Җәй кайсы айдан башлана?

2. Җәй көне төннәр, көннәр нишли?

3. Кояш кайчан чыга, кайчан байый?

4. Көннәр нинди була?

5. Җәй көне нәрсәләр була?

6. Иртә - кичләрен җиргә нәрсә төшә?

7. Җәй үткәне ни өчен сизелми кала?

- Җәй кызының кәрҗинендә сезгә табышмаклар да бар икән. Җавапларын табабызмы?

  1. Җәй иртәрәк уяныр,

Кыш иртәрәк югалыр. (кояш)

  1. Яшел җилән җәеп куйды,

Бар кайгыны алып куйды. (җәй)

3. Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде. (җәй)

- Ә хәзер җәй кызының бер кәрҗиненә көз билгеләрен, икенчесенә җәй билгеләрен чагылдырган җөмләләр тутырырга кирәк.

Көз

Җәй

Көннәр кыска, төннәр озын.

Кояш кыздыра, урамда эссе.

Сары, кызыл яфраклар коела.

Яфраклар яшел, чәчәкләр үсә.

Кошлар җылы якка китәләр.

Җылы яңгырлар ява.

Салкын җил исә.

Елгада су җылы була.

  1. Индивидуаль эш

- Сезгә Җәй кызы серле яфраклар алып килгән. Кызылларында авыррак биремнәр, яшелләрендә - уртача, сарыларында - җиңелрәк биремнәр язылган икән. Җәй кызы сезгә сайлап алу мөмкинлеге бирә.

Кызыл карточка. Баштагы ике юлны көзгә туры китереп үзгәрт. Кайсы сүзләрнең урыннарын алмаштырырга кирәк?

Яшел карточка. Икенче ике юллыкны үзгәртеп, кыш турында яз. Үләннәр нәрсә астында калды дип әйтергә кирәк?

Сары карточка: Син ни өчен җәйне яратасың?

  1. Йомгаклау.

Шагыйрь әйткәннәргә җәй турында нәрсәләр өстәп була? Җәй көне кешеләр нишли? Урман нинди була?

  1. Өй эше: 1) Шигырьне ятларга

  1. Шигырьгә карата рәсем ясарга.



© 2010-2022