Внеклассное мероприятие Природа, человек, культура

Раздел Обществознание
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

8

Алып баручы: Р. Сафин "Лачынташ" шигыре укыла, слайдлар "Туган авыл табигате куренешләре"

Алып баручы: Бу дөньяда оҗмах утравы бармы? Бар. Ул - һэр кемнең туган җире. Чит ят тарафларның күзне камаштырырлык, күңелне арбарлык табигатенә сокланып, җылы диңгезендә коенып, җан-тәннәренә сихәт алганнар да кендек каны тамган гәзиз җиренең һәр куагын, үлән кылганын, чылтырап аккан чишмәләрен, күксел тау сыртларын, иксез чиксез булып тоелган далаларын сагынып кайта.

Җиңем озын, җирем киң.

Торган җирем җырга тиң.

Туган яктан кем туйган,

Ят илләргә кем сыйган?-

Хан булса да ул - ятим,

Бай булса да ул - ятим,

Туган җирем җырга тиң.

( 1 номер

Алып баручы: Һәммәбезне, һәрвакыт туган якның илаһи сөйләп аңлата алмаслык көче үзенә тарта. Без туган илебездә яшәгәнгә күрэ генә күп нәрсәне сизмибез, көндәлек мәшәкатләргә чумганга бер ни күрмибез. Шуңа да барысы да гадәти кебек: таң атамы - ата, кич буламы - була, агач үсәме - үсә, елга агамы - ага. Ә табигатебез, ул-кызларын кайгыртмыйм дип шым гына авырган ана шикелле, безгә мөлдерәп караган да ярдәм сорый. Мыны аңлаган һәр кеше Рәсәй Федерациясе һәм Башкортостан республикасында иглан ителгән тирә як мөхитне саклау елы белән ризалашадыр һәм табигатебезне саклап калу өчен хәленнән килгәнен эшләргә сүз бирәдер

Иң гәзиз җир - туган җир

Кошлар оя үргән җир,

Әткәң, әңкәң торган җир,

Тәүге тәпи баскан җир

Һәм телеңне ачкан җир.

Туган җирне мактап, аның табигатенә сокланып, тәнеңә сифат, җаныңа сихәт алып җырлыйсы да, бииседә килә.

Тыпыр тыпыр биик әле

Туздырып тузанннарны

Күңелебезне яшәртеп

Хәтерләп узганнарны.

( 2 номер

Алып баручы: Һәр кем өчен Туган җир дигән сүзнең мәгнәсе туган авылыннан башланадыр. Авылыбыз Еланлы Башкортостанның ике районы чигендә иң матур төбәкләрнең берсендә урнашкан. Өч яклап авылны горур таулар: Бөрлегән тау, Әрдәнә тау, Каршы тау чолгап алган.

Таулар, олпат! Күпме мәгәнә бар

Маңгайларындагы сырларда!

Тик карамый алар түбәнәйтеп

Уйсулыкта яткан кырларга

дип яза алар турында якташыбыз Рафаел Сафин. Дүртенче ягыннан авылыбызны Әй елгасы урап үтә. Җәй көннәрендә аыл халкы Лачынташ кыясы буенда ял итәргә яратса, кышын Әй ярыннан чыгып яткан чишмә ясаган боз могҗизасын күреп шатлана.

Әй авылым, туган авылкаем!

Син бит - минем җанны эреткән

Мәглүм генэ түгел тик үзеңә

Мәглүм генә тугел: мин бит сиңа

Күпме сөю саклап йөретәм.

Синдә генә, синең язда гына,

Гүя бөтен яме дөньяның

Авылым сине күпме җырласам да

Җырлап туймам ахры туймамын.

( 3 номер

Алып баручы: Җир ананың, табигатнең иң гүзәл куренешләренең берсе ул - кеше! Әдәм баласы күп вакыт үзен табигаттән өстен куйса да - ул табигатсез яши алмый. Табигать аны яраткан, кирәк тапса табигат аны юк та итә алачак.

Табигать биргән көчне, дәртне әдәм баласы һәр күзәнәге белән тоя. Ул көч күңелдә хис булып ургыла, шарлавыктай кайный, төньяк салкыннарыдай туңдыра, җаныңны суырып алырлык булып кайдадыр ашкындыра. Шул тойгылар кешегә яшәр һәм эшләр өчен көч бирә.

Туган җиребез табигатенең саф һавасын сулап, чишмәләребезнең татлы суын эчеп үскән уллары һәм кызлары күп һәм талантлы бездә. Шуның өчен дә авылыбызның күренекле кешеләре белән без һәрчак горурланабыз. Бүгенге кичәбездә аларны искә алып үтәсе килә. Арабызда булмасалар да без һәр чак аларны искә алабыз һәм истә тотабыз.

Р.Сафин "Кыр казлары" ( слайд шоу " Авылымның күренекле кешелэре")

Алып баручы Әдәм баласының яшәвеше, булмышы, язмышы туган җиреннән тора. Туган җиренә булган мәхәббәттән барлык мәхәббәт хисләре башлана: иленә, әти-әнисенә, баласына, сөйгән ярына. Ә мәхәббәт кешене кеше итә.

Башка байлык миңа кирәк түгел

Мәхәббәтем - иң зур хазина.

Мин яшимен икән бу дөньяда,

Яшимен тик сөю хакына!

( 4 номер

Алып баручы

Зур уңышлар яулап заманалар

Матур бәя бирсә эшеңә,

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Кечкенә туган ягыбыз Еланлыга сөю хөрмәтенә башкарыла бу концерт номерыбыз.

Иңебездә бу тормышның

Бераз бушасын йөге

Бер биеп күңел ачыйк без

Бәйрәм кичәсе бүген.

( 5 номер

Алып баручы Кеше тормышы һәрвакыт табигат белән бәйле. Ул кешенең яшәеш чыганагы. Бүген һәр кеше үзенә бурыч итеп кеше һәм табигат арасындагы бәйләнешне бозмаска сүз бирергә һәм бу антын үтәргә тиеш. Юк икән: җәйге тыныч кичләрне, кышкы саф суыклыкны , язгы ярсу ташкыннарны, көзге муллыкны күрү бәхете бик тиздән юкка чыгарга мөмкин.

Җирем - йөрәк җырым!

Кеше булган кешләрне

бөек иткән йорт син җиһанда

Мин чөмерәм шифа суың

Еракларга сәфәр чыкканда.

Чит галәмгә очканда да

Җир, диярмен, туган бишегем

Җирне бизим, шуңа кешемен.

Кешеләргә көч дәрт биреп

Җырлар мәңге яшәсен

Гомерләрне озынайтсын

Тормышны гел ямьләсен

Әй, дусларым, туганнарым

Бүләк булсын җырларым

Йөрәгемнең ялкыннары

Сипсен якты нурларын.

(6 номер

Алып баручы һәр кешенең өмете, таянычы, куанычы туган җире, ата - анасы һәм баласы.

Тиңлимен мин аяз күккә

Бала күзләрен

Чылтырап аккан чишмәләргә

Аның сүзләрен.

Шул нурларда өмет яна

Сафлык, шатлыклар,

Киңлекләргә булган сөю,

Барлык хаклыклар.

Киләчәк буынга, үз каныбызга табигатебезне, туган илебезне, яшәешебезне саф, чиста, матур итеп саклап кала алсак иде. Шул вакытта гына балаларыбызның киләчәге бәхетле якты булачак бит.

Әйдә, әйдә катырак бас

Биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең балалар дисеннәр.

(7 номер

Алып баручы Р. Сафин "Табигатьнең кәләш кенэ чагы"

Һәрчак шулай туган җиребез, табигатебез, җир - анабыз яшь кәләш кенә чагы кебек калсын иде.

Күп хөрмәтен күрдем

Илемнең мин

Алда торды татлы нигъмәтләр

Татлырагы ләкин юктыр димен

Әй, авылым, әй Еланлым

Синең пичлэрендэ

пешкән икмәктән.

Сезнең алдыгызда

(8 номер

Алып баручы Киләчәк буын алдында намусыбыз пакь һәм чиста булып калсын өчен без бик нык тырышырга тиешбез. Кешенең яшәеше, мәдәнияте табигатебезне уңай якка гына үзгәртергә тиеш. Юкка чыгарган бер агачы, бер хайваны, бер йотым суы, бер сулыш һавасы өчен меңләрчә кире кайтарырга тиешбез без җир анага. Шул чакта гына киләчәгебез якты, тормышыбыз мул, дөньябыз көр булачак.

Әй, авылым, күпме сулар кичтем

Күпме юллар буйлап атладым

Күпме җирнең күрдем матурлыгын

Тик синнән дә матурыракны тапмадым.

( 9 номер

Алып баручы Туган җирен, туган телен, туган табигатен яраткан кеше генэ кеше булып кала, шундый кеше генә табигате белән чын бәйләнешне аңлый һәм аның кануннарына буйсынып яши.

Туган җирем өр яңадан

Гашыйк булдым сиңа мин

Сызландыр, зинһар сагындыр

Шәфкатле бул син, амин!

(10 номер

Алып баручы

Авылкаем - гомерем буе сиңа,

Гомерем буе "Рәхмәт!" диермен.

Язмыш мине кайда ташласа да,

Сиңа кайтып, башым иярмен

Җырыма - моң, күңелемә - сафлык,

Шатлык биргән чишмә-гөлләргә,

Гомерлеккә мине гашыйк иткән

Каеннарга, якты күлләргә,

Кайча сөеп искән, кайчагында

Үзәгемә үткән җилләргә

Башым иеп "Рәхмәт!" диярмен.





© 2010-2022