Внеклассное мероприятие «Коррупция - йогышлы чир»

"Описание материала: Яшьләр - илебезнең киләчәге, киләчәк алар кулында. Шуңа күрә яшь буын икътисадый, сәяси, хокукый чынбарлык турында гомуми күзаллау булдырырга, алга таба да үзләштергән белем һәм күнекмәләргә таяна белергә тиеш. Киләчәктә илебезнең дөньякүләм хезмәттәшлек мәйданында нинди урын алачагы, шул барышта пассив күзәтүче, яисә олы сәясәткә юнәлеш бирүче рәвешендә катнашу мөмкинлеге аларга да бәйле булачак. Ләкин яшәү дәверендә төрле тискәре күренешләр белән очрашырга туры килә. Ш...
Раздел Обществознание
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

" Коррупция - йогышлы чир"

Максат:

1. Укучыларны коррупция төшенчәсе, килеп чыгышы һәм аның кешелеккә китергән зыяны белән таныштыру.

2. Коррупциягә карта аңлы караш булдыру, тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциянең җитди җинаять икәнен төшендерү.

3. Фикерләү, бәйләнешле сөйләм теле күнекмәләрен булдыру.

4. Укучыларда законлылыкка карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау.

Китап күргәзмәсе, презентация, әзерлек барышында укучылардан анкета яздырып алу, һәм эш барышында шул анкеталарга анализ ясау.

Эш барышы:

1 слайд.

Укытучы: Кадерле укучылар! Сезнең һәркайсыгыз дәүләтебезнең бер граж-даны, илебезнең киләчәге - сезнең кулларда. Бүген үк сез икътисадый, сәяси, хокукый чынбарлык турында гомуми күзаллау булдырырга, алга таба да үз-ләштергән белем һәм күнекмәләргә таяна белергә тиеш. Киләчәктә илебезнең дөньякүләм хезмәттәшлек мәйданында нинди урын алачагы, шул барышта пассив күзәтүче, яисә олы сәясәткә юнәлеш бирүче рәвешендә катнашу мөм-кинлеге сезгә дә бәйле булачак.

Ә хәзер төп темабызга әйләнеп кайтыйк .

Сорау. Нәрсә соң ул коррупция? Кем ничек аңлый коррупция дигән сүзне? (җаваплар тыңланыла)

-

-

2 слайд.

Укытучы: Кайчандыр коррупция сүзе бозыклыкны, әхлакый түбәнлекне аң-латкан.

Гөлназ Әйе, бу күренеш төрле исемнәр астында дәүләтләр барлыкка килү чорында ук башлана. Мисыр, Финикия, Һиндстан, Кытай тарихына күз салсак аның зур урын тотуын күрербез.Чөнки сәүдәгәрләр, каһиннәр өстенлекләргә омтылып идарәчеләрне сатып ала торган булганнар. Хәтта хакимияткә дә шундый мәкерле юл белән килгәннәр. Хаммурапи патшаның кануннарында ришвәтчеләргә каршы кырыс көрәш чаралары кертелгән була.Әмма бу күре-неш аеруча XVII -XX гасырларда үсеш ала.

Ә хәзер, коррупция сүзе шәхси файда алу өчен иҗтимагый хакимияттән явыз нияттә файдалану буларак кыскача тасвирлана.

Сорау. Укучылар, ничек уйлыйсыз, коррупциянең сәбәбе нидә ? (җаваплар тыңланыла)

-

Укытучы: Әйе, коррупциянең төп сәбәбе кешенең комсызлыгына бәйле. Шәхес бары тик үзенең тормыш-көнкүрешен һәм баюга омтылышын җәм-гыять, халык мәнфәгатьләреннән өстен куйса, аның шәхси ихтыяҗлары үсү белән бергә, корупциячел тәртипкә кызыгуы да арта. Ул чакта сәясәтчеләр һәм хезмәткәрләр үзләре биләгән урынны шәхси баю өчен генә файдалана башлыйлар. Яшьләр исә, бу хәлләрне күзәтеп, дәүләт хезмәтен уңайлы, һәм мавыктыргыч яшәү рәвеше буларак кабул итәләр. Кемнең дә булса баеп китүе, кешеләр арасында ризасызлык китереп чыгара.

Коррупция җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә икътисадка, сәя-сәткә, социаль өлкәгә җимерегеч йогынты ясый. Бу күренеш аркасында бар-лыкка килгән тискәре нәтиҗәләр җәмгыяткә генә түгел, ә илнең милли имин-лек мәнфәгатьләренә дә зыян китерәләр.

Сорау. Коррупциянең зыяны турында кем нәрсә әйтә ала? (җаваплар тыңла-ныла. Соңыннан слайдта күрсәтелгән җаваплар белән укучылар китергән җа-ваплар чагыштырыла).

3 слайд.

Укытучы:Укучылар барыбызда экранга карыйбыз. Икътисадый өлкәдәге коррупция ниләргә китерә икән:

-дәүләт бюджеты акчаларын нәтиҗәсез бүлүгә;
-базар конкуренциясе механизмын боза;
-керемнәрне гаделсез бүлүгә;
- оешкан җинаятъчелекне һәм күләгәдәге икътисад формалаштыру өчен уңай шартлар тәэмин итү чарасына әверелә.

4 слайд.

Иҗтимагый өлкәдәге коррупция

- халык арасында мөлкәти тигезсезлек кинәт үсә, җәмгыятьнең шактый өле-ше хәерчелеккә төшә.
- хокук дискредитацияләнә.Иҗтимагый аңда гражданнарның хакимият һәм җинаятьчелек алдында яклаучысызлыгы турында күзаллау барлыкка килә.

5 слайд.

Сәяси өлкәдә:

-коррупция илнең халыкара абруен төшерә;
-җәмгыятънең хакимияткә ышанычын киметә;
-демократия кыйммәтләренә карата ризасызлык тудыра
- акчаларын чит илдә яшерүчеләр илнең милли иминлек мәнфәгатьләренә хыянәт итүенә китерә.

Сорау. Ничек уйлыйсыз, коррупцияне бетереп буламы? (җаваплар тыңла-ныла)

6-8 слайдлар.

Укытучы:Укучылар, хөкүмәтебез коррупциягә каршы төрле законнар кабул итә. Бу законнар белән безне Сөмбел таныштырып китәр (укучы чыгышы) РФ нең коррупциягә каршы законы:

2008 ел - "Коррупциягә каршы тору" турындагы федераль закон

Татарстан Республикасы сы буенча:

2005ел 8 апрель - ТРсы Президенты Указы белән коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе

2006 ел 4 май - "ТР сында коррупциягә каршы тору турында"

2006 ел 18 август - " Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча совет»

Укытучы:Хәзерге чорда бик тә популяр булган өлкә -ул да булса мәгариф.

Безнең тормышыбызга үтеп кергән БДИ-соңгы вакытта бу өлкәдә закон бозу-лар күзәтелә. Һәм хөкүмәтебез закон бозуларга чик кую максатында 2007 ел-да кабул ителгән "Мәгариф турында"гы законның - 15 матдәсенә үзгәрешләр кертте "Контроль үлчәү материалларындагы мәгълүматны тараткан өчен БДИ ны үткәрүгә тартылган затлар, БДИ тапшыручы затлар РФ се законнары буенча җаваплылыкка тартылалар". Мәгариф турындагы законга шундый үз-гәрешләр кертү бу өлкәдә коррупция күренешләрен бетерер, дип ышанасы килә. Әйдәгез, сезнең анкета нәтиҗәләренә күз салыйк әле. Сез бу афәттән котылу өчен нинди юллар тәгъдим итәсез икән? (Анкетага анализ)

Укытучы: Әйе укучылар, күргәнегезчә коррупция гаҗәеп зур зыян китерә, һәм дәүләтне эчтән җимерә. Эш баскычы буенча югарырак күтәрелгән саен, кешегә күбрәк кирәк. Күпчелек очракта бу эшкә билгеләнгәндә күренә. Кор-рупциягә каршы бөтен илләр бергә көрәшергә тиеш. Бу афәткә каршы көрәш өчен, "законнарны мөмкин кадәр азрак чыгарып, күбрәк үтәлүен " күзәтү әһәмиятле. Коррупцияне җиңәргә мөмкинме? Әлбәттә!!! Әгәр илебез закон бозучылар өчен кырыс законнар кабул итеп, үтәлә торган итсә, коррупциянең нигезе җимереләчәк. Битараф булмыйк, илебез киләчәге - Сезнең кулларда!

Анкета.

1.Синеңчә нәрсә ул коррупция?

2.Коррупция очрагы турында син хакимияткә үзеңнең исемеңне һәм адресыңны атап хәбәр итәргә риза булыр идеңме?

3.Башка проблемалы өлкәләр белән чагыштырганда коррупция проблемасы ни дәрәҗәдә җитди кабул ителә?

4.Коррупция турында кайлардан ишетеп беләсең?

5.Ришвәтне кем бирә?

6.Коррупциянең сәбәпләре нинди?

7.Коррупциягә каршы көрәш буенча чараларның нәтиҗәле булу дәрәҗәсе?

8.Коррупциягә карата син нинди чара күрер идең?

Файдаланылган әдәбият:

1.Р.Р.Җамалетдинов, Д.К.Әмирова. Укучыларда коррупциягә каршы культура тәрбияләү. - Казан, 2010.

2.К.Ф.Әмиров, Д.К.Әмирова. Коррупциягә каршы һәм хокукый тәрбия. - Казан, 2010



© 2010-2022