Доклад на тему: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр

      Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин тугел.  Шулай  да, тормыш бер урында тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны да исәпкэ алмыйча эш итәргә ярамый. Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновациялэр чорында яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренәүтеп керде. Белем бирүөлкәсе дә моннан читтә калмады - заманча техника белән жиһазландырылган мәктә...
Раздел Обществознание
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр

Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин тугел. Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны да исәпкэ алмыйча эш итәргә ярамый. Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновациялэр чорында яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады - заманча техника белән жиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла ,укучыларның белемнәрен тиз генэ тикшерергә мөмкинлек бирә торган кунегүләр һәм мәсьәләләр файдаланыла.

Инновацион технологияләр термины чагыштырмача яңа термин. Мәгариф системасына ул узган гасырның 80 нче елларында килеп кергән. Әлбәттә инде, башта бу юнәлеш буенча төгәл фәннәр эшли башлаган. Татар теле укытучылары исә бүген башлангыч этапта гына эле. Шулай да, беренче адымнар инде ясалган һәм туган тел укытучылары заманча технологияләрне файдаланып белем бирергә омтыла. Бүген укытучыдан бик куп нәрсә таләп ителә: уз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белу эшчәнлеген оештыру, рухи һэм физик үсешен тээмин итү. Ә моның өчен мөгаллимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белэн бик иртә таныша. Хәзер балалар бакчасында ук заманча технологиялэрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълумат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга жавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү

өчен төрле хәйләләр уйлап табарга - шул ук мәгълүмати технологиялэрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп жибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә.

Безнең татар теле һәм әдәбияты кабинеты компьютер,мультипроектор белән җиһазландырылган. Һәр дәрестә яңа технологияләр куллану мөмкинлеге бар. Ә бу ,үз чиратында, дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.Татар теле дәресләрендә онлайн дәреслектән файдалану укучыларда фәнгә зур кызыксыну уята.Рус төркемнәрендә белем алучы балалар әлеге дәреслектәге күнегүләрне теләп башкаралар.Күнегүләрдән соң биремнәрнең дөреслеген тикшереп карарга мөмкин. Күптән түгел Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы "Ана теле" проектын уңышлы гына башлап җибәрде. Әлеге проектка нигез салучыларга без, татар теле укытучылары, бик рәхмәтлебез. Чөнки укчылар"Ана теле" онлайн дәресләрен теләп башкаралар. Анда эшләүнең тәртибе бик гади. Адрес буенча кереп кеше теркәлергә тиеш. Ул үзе татар телен ни дәрәҗәдә белүен билгели. Шуннан чыгып автоматик рәвештә кулланучының үз дәрәҗәсе ачыклана, телне өйрәнүнең күләме билгеләнә һәм ул биремнәр аша өйрәнә дә башлый. Проектта 299 видеофильм, 10950 аудио, 6795 фотография бар. Онлайн-мәктәпкә дөньяның төрле илләреннән көннең теләсә кайсы вакытында тоташып татар теленә өйрәнү мөмкинлеге тудырылган

Әдәбият дәресләрендә без язучылар,шагыйрьләр турында прензентацияләр төзибез.Укучылар мөстәкыйль рәвештә фотосурәтләр, төрле схемалар, рәсемнәр белән прензентацияләр әзерлиләр.Биремнәрне матур итеп,эстетик яктан камил итеп башкарырга тырышалар.Күпчелек укучылар материалны күреп истә калдыра.Әлеге чараны куллану кирәкле мәгълүматны хәтердә калдырырга ярдәм итә.Татар теле һэм әдәбияты дәреслрендә куллану өчен интерактив китаплар да бар. Әлеге китапларда укучыларның белемнәрен тикшерү өчен биремнәр дә урын алган.Дөрес барышында ук нәтиҗә ясарга да мөмкин.



© 2010-2022