Урок по обществознанию Проблема одиночества на татарском языке (7 класс)

Максат: -Укучыларга күчеш чорында була торган ялгызлык проблемасын тасвирлау, ялгызлыкның нәрсәгә китерүен ачыклау, аннан чыгу юлларын эзләү;  Укучыларда дәрестә эзләнү алымнарын формалаштыру һәм ныгыту, үз фикереңне мисаллар ярдәмендә әйтергә өйрәнү;       Укучыларда бер-берсенә хөрмәт, бердәмлек  хисе  тәрбияләү, яшьләр темасын  яктыртучы тапшыруларны карарга этәрү. Дәрес тибы: катнаш Методы:  яңа белем үзләштерү Җиһазлау: укучылар исеме язылган бейджиклар, ноутбук, презентация, микрофон, парталарны түгәрәк өстәл формасында куярга (группалап утырырга җайлы булсын), фотоаппарат, “Сәламәтлек календаре”, “Татар халык иҗаты” китабы, психолог, табиб Төшенчәләр: ялгызлык, депрессия (тактага язып куела)  
Раздел Обществознание
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 сыйныф. Җәмгыять белеме.

Тема: Ялгызлык проблемасы.

Максат: -Укучыларга күчеш чорында була торган ялгызлык проблемасын тасвирлау, ялгызлыкның нәрсәгә китерүен ачыклау, аннан чыгу юлларын эзләү;

  • Укучыларда дәрестә эзләнү алымнарын формалаштыру һәм ныгыту, үз фикереңне мисаллар ярдәмендә әйтергә өйрәнү;

  • Укучыларда бер-берсенә хөрмәт, бердәмлек хисе тәрбияләү, яшьләр темасын яктыртучы тапшыруларны карарга этәрү.

Дәрес тибы: катнаш

Методы: яңа белем үзләштерү

Җиһазлау: укучылар исеме язылган бейджиклар, ноутбук, презентация, микрофон, парталарны түгәрәк өстәл формасында куярга (группалап утырырга җайлы булсын), фотоаппарат, "Сәламәтлек календаре", "Татар халык иҗаты" китабы, психолог, табиб

Төшенчәләр: ялгызлык, депрессия (тактага язып куела)

Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү. Хәерле көн, кадерле укучылар һәм кунаклар! Без бүген сезнең белән "Яшьләр тукталышы" дигән тапшыру әзерләячәкбез. Сезнең белән без - оператор Зилә Әсфан кызы һәм журналист Илсөяр Илгизәр кызы булырбыз. Ә безнең иҗат төркеме сезнең яныгызда - продюсерларыбыз, бүлек мөдирләре, режиссерлар һәм тавыш операторлары.

Башта кечкенә генә әзерлек эшләре үткәреп алырбыз - сезнең сөйләргә осталыгыгызны тикшерербез. Ягез әле, үткән дәрестә өйрәнгән темагызны искә төшерик. 147 бит- 1,4 сораулар.

  1. Хәзерге заман җәмгыятен ни өчен хәвефле җәмгыять дип атарга була?



  1. Ни өчен нәкъ менә яшүсмерләр җәмгыятьтә "иң югары дәрәҗәдә куркыныч янаган төркем" булып санала?



  1. Яшүсмерне тәмәке, алкоголь, наркотиклар куллана башлауга нәрсә этәрә? (укучылар җавабы)



  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Ә хәзер, әйдәгез, тапшыруны төшереп карыйк. Тапшыруыбыз "ялгызлык проблемасы" дип атала. Башладык! Дубль бер, кадр бер.(видеозаставка)(2 слайд)

Укытучы-алып баручы:

Хәерле көн, кадерле тамашачылар! Бүгенге тапшыруыбызны ялгызлык проблемасына багышларбыз. (3 слайд) Максатыбыз: яшүсмерләргә күчеш чорында була торган ялгызлык проблемасын тасвирлау, ялгызлыкның нәрсәгә китерүен ачыклау, аннан чыгу юлларын эзләү.

Яшүсмерләрнең тиз үзгәрүчәнлеге, нерв авырулары, ярсучанлык еш кына алар организмында барган көчле үзгәрешләр нәтиҗәсе булып тора. Бу яшьтә кеше бик сизгер һәм нечкә күңелле. Яшүсмерләр үз гаиләләрендәге проблемаларны чит кешеләрдән яшерергә тырышалар, шуның нәтиҗәсе буларак үзләренә сыеныр урын таба алмыйлар, олыларга кирәксезлекләрен тоялар һәм "үз тормышлары" белән яши башлыйлар. Әлбәттә, кайбер шәхси сыйфатлар да ялгызлыкка илтә. Мәсәлән, үз-үзеңнең көчеңә дөрес бөя бирмәү, оялчанлык, борчылу, кешеләр белән җиңел аралаша белмәү һ. б.

Безнең тапшыруның кунаклары -Державино мәктәбенең яшүсмерләре. Кадерле укучылар! Сез ялгызлык турында нинди мәкальләр беләсез? Менә сезгә бу өстәлдәге "Татар халык иҗаты" дигән китаплар ярдәмгә килер. Ягез, төркемләп табып, һәр төркем берәр мәкальнең мәгънәсен дә аңлатып бирерсез. (4 нче слайд )

Ялгыз кеше барлы булса да зарлы.

Ялгызлык таштан да каты.

Ялгызлык ят илдә беленер.

(укучылар белән төркемләп мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау)

Бүгенге тапшыруга без психологны да чакырдык. Рәхим итегез, сезнең бу проблемага кагылышлы нинди фикерләрегез бар? (1 укучы психолог булып чыгыш ясый, текст алдан биреп куела) китапның 148-149 битләре (5 слайд )

Психолог чыгышы

Психологлар күзәтүе буенча малайларда курку һәм шуннан саклану агрессивлыгы, ә кызларда ялгызлык, читләшкәнлек хисе ешрак күзәтелә.

(6 слайд)Ялгызлык - кайвакыт дуслык мөнәсәбәте булдыруга омтылыш белән бәйле көчле тынгысызлык һәм киеренкелек хисе. Ялгызлык шәхесне бик нык какшатырга һәм тирән үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Кайбер яшүсмерләрдә ялгызлык хисе гаиләсез калу яисә дуслыкка, мәхәббәткә ышанычны югалту белән билгеләнә.

(7 слайд) Ялгызлар -үзләрен кирәксез, кызыксыз, бернәрсә дә белмәүче һәм мәхәббәтсез итеп тоя. Алар күбрәк пессимистлар, үзләрен артык кызганалар, башкалардан һәрвакыт начарлык кына көтәләр, ә киләчәк - алар өчен куркыныч! Тормышны мәгънәсез дип уйлыйлар. Алар аз сөйләшүчән, үзләрен тыныч тоталар һәм күзгә чалынмаска тырышалар. Үз ялгызлыкларында башкаларны гаеплиләр.

( 8 слайд) Ялгызлыкның тискәре генә түгел, ә уңай яклары да бар - ул үзең генә калуга омтылыш. Яшүсмернең берүзе генә калу, эчендә ниләр бару турында утырып уйлау мөмкинлеге булмаса, ул уңайсызлык сизә. Шуңа күрә ялгызлыкка сак карашта булырга һәм мәгълүм бер дәрәҗәдә үзеңне аның белән тәэмин итәргә дә кирәк.

Ялгызлык хисе - күчү яшенең мәңгелек кичерешләре категориясеннән.

150 бит - кызыклы фактлар белән танышу.

Алып баручы: (9 слайд) Яшүсмерне нәрсә сагалап тора? Ялгызлык ул депрессиягә илтә.

(10 слайд) Яшүсмерләр депрессиясе: ярсучанлык,кычкырыну, тик торганнан кызып китү;

начар йоклау, аппетит булмау, сәламәтлек какшау, сүнгән күзләр... белән характерлана. Нидән барлыкка килә? Организмда витаминнар җитмәү, бигрәк тә В группасы һәм С витаминнары, кешенең баш миендә серотонин матдәсенең җитәрлек бүленеп чыкмавына китерә. Ә серотонин - ул кешегә канәгатьлек, рәхәтлек хисе бирә. Менә ни өчен депрессия һәм стресслар күбрәк яз һәм көз айларында күбрәк күзәтелә дә инде. Чөнки бу вакытта кешедә витаминнар күләме кими.

(11 слайд) Депрессия нәрсәгә китерергә мөмкин?(фикер алышу)

Үз-үзеңә кул салу - ул иң зур гөнаһлардан санала. Чөнки безгә Коръәндә Ниса сүрәсенең дүртенче аятьтендә "Үзегезгә үзегез кул салмагыз. Шик юктыр ки, Аллаһы Тәгалә сезгә карата бик мәрхәмәтле. Аллаһы Тәгалә сынауларыннан куркып үзегезгә үзегез кул салмагыз"диелә.

(12 слайд) Аллаһы Тәгалә болай ди: "Мин Адәм баласының йөрәгендә ике курку урнаштырмыйм. Әгәр кеше Миннән курыкса, башка беркемнән һәм бернәрсәдән курыкмас. Әгәр Миннән курыкмаса, мәхлуклардан куркуны йөрәгендә урнаштырырмын". Коръәндә мондый мәгънәле аять тә бар: "Аллаһның җәзасыннан куркып гөнаһлы гамәлләрдән читләшкән кешегә Аллаһ кыенлыклардан чыгу юлын күрсәтер".

(13 слайд) Депрессиядән ничек котылырга?

Әйдәгез әле, шушы урында без Зәйнәп Фәрхетдинова белән бергәләп "Ялгызлык утында янмагыз" дигән җырны җырлап китик. Барыбыз да басып җыр уңаена биеп селкенеп торабыз - бу сезнең өчен физик ял итеп алу да булыр. Башладык! (җыр) (14 слайд)

1.Тамчылар тамчыга җыела,

Елгалар елгага кушыла,

Парлашып очучы кошларның

Канаты бәхете куш була.

Гомернең асылын аңлагыз,

Яраткан ярларсыз калмагыз,

Бар дөнья утында яныгыз

Ялгызлык утында янмагыз.

Утырабыз, фикер алышуны дәвам итәбез. Депрессиядән - күңел төшенкелегеннән сез үзегез ничек чыгасыз? Сезнең белән андый очрак булганы бармы? (1 минут уйлаганнан соң, группалап фикер алышу)

Депрессиядән тизрәк чыгу өчен психологлар менә нәрсәләр тәкъдим итә:

(15 слайд) Эч пошудан котылу өчен физик эш белән шөгыльләнү бик әйбәт. Ник дигәндә, стресс организмда адреналинга охшаш курку гормоннары бүленеп чыгуга китерә. Физик эш һәм хәрәкәт исә бу гормоннарны "таркатып" юкка чыгара. Шуңа күрә нервыларыгызның "чыгымчылавын" сизәсез икән, бакчада, йорт-җирегездә үзегезгә эш табып юаныгыз, дип киңәш итә белгечләр.

(16 слайд) Ешрак елмаегыз :
"Көлегез , файдасы күп - белегез!"

(17 слайд) Һәрвакыт проблемаларыңны уйлап йөрмә, бүгенге көннең гади генә сөенечләрен күрә бел. Бәхетле булырга тырыш. Бәхет - чынбарлык ул.

(18 слайд) Яңа кием һәм тәмле ризык та күңелне күтәреп җибәрә.

Физик яктан актив булсаң, сагышланырга вакыт калмый. Спорт белән шөгыльлән!

(19 слайд) Йорт хайваннары белән шөгыльләнү - аеруча нәтиҗәле чара.

(20 слайд) Җитәрлек йокла. Йокының дошманы-тынгысызлык. Йоклар алдыннан җылы ванна кабул ит, начар уйлардан арынырга тырыш, яхшы хыялларга бирел...

(21 слайд) Имин булып атсын таң кояшы,
Йөзегезгә нурлар сибелсен.
Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык
Һәм гомерлек бәхет китерсен!

Реклама: "Сәламәтлек календареннән" 1 укучы сары мәтрүшкә турында укый.

Алып баручы: Депрессиягә каршы бөтнек төнәтмәсе дә кулланырга була. Моның өчен бер стакан кайнар суга 1 аш кашыгы бөтнек яфрагын салып 10 минут кайнатып алырга кирәк. Яртышар стакан төнәтмәне йоклар алдыннан һәм иртән торгач эчеп куярга кирәк. Тыныч йоклау һәм кирәкмәгән тынычсызлыкларны җиңәр өчен менә дигән чара.

(22 слайд) Кадерле яшьләр! Бүгенге тапшыру сезне нәрсәгә өйрәтте? Әйдәгез, нәтиҗә ясыйбыз. (фикер алышу)

(23 слайд) Өй эше: 1) уртача укучыларга -§21 , 148-153 битләрне укырга,

2) Яхшы укучыларга - §21, 148-153 битләрне укырга, «Яшүсмер үзен ялгыз итеп тоя, кайчан…» дәвам итеп мини-сочинение язарга.

Шуның белән бүгенге тапшыруыбыз тәмам. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

Ә сезгә эшегез өчен гонорар түлибез - (билгеләр кую)

Тапшыруда катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Һәр атнаның сишәмбесендә 15.30 да безне карарга онытмагыз!

5


© 2010-2022