Внеклассное мероприятие на тему “Закон катгый, шуның өчен дә ул закон”

   ТОРМЫШ – ул кешегә бары тик бер генә тапкыр бирелә торган мизгел, илаһи бүләк. Беркемнең дә гомере агымсулар кебек шома гына акмый, кайвакыт киртәләргә дә очрый. Ләкин һәрберебезнең язмышы үз кулында. Тормыш ул безгә ходай тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Әлеге бүләкне ничек итеп куллану, нинди эчтәлекле маҗараларга баету- һәркемнең үз эше. Бу кичәнең төп максаты: Яшүсмерләр арасында тәртип бозуларны кисәтү;Татарстан Республикасының 71 нче номерлы законы үтәлеше,9 Декабрь –Ватан Геройлары кө...
Раздел Обществознание
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Шакирова Рәмлә Ренат кызы, Әтнә районы Күңгәр гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. "Закон катгый, шуның өчен дә ул закон" темасына 9-11 сыйныфлар өчен очрашу кичәсе.

Максат:

1.Яшүсмерләр арасында тәртип бозуларны кисәтү

2.Татарстан Республикасының 71 нче номерлы законы үтәлеше;

3. 9 Декабрь -Ватан Геройлары көне;

4.9 Декабрь- Коррупциягә каршы көрәш көне турында фикер алышу.

Укытучы:

Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар. Без бүген "Закон катгый, шуның өчен дә ул закон" исемле очрашу кичәсенә җыелдык. Кичәбезне барыбызга да таныш булган притчадан башлап җибәрәсем килә:

"Бер яшь кенә егет сикәлтәле юлдан бара икән. Бервакыт ул алтын тәнкә күреп ала һәм иелеп аны ала. Шулай итеп тагын алтыннар эзләвен дәвам итә. Дөрестән дә, аңа вакыт-вакыт кыйммәтле тәнкәләр очраган. Менә шулай аның бөтен тормышы үтеп киткән. Әлеге картка үләр алдыннан шундый сорау биргәннәр: Нәрсә ул тормыш? Ул карт җавап биргән: " Тормыш ул сикәлтәле юл. Кайвакыт анда алтын тәңкәләр дә очрап куя!"-дигән. Дөрестән дә, нәрсә соң ул тормыш?

ТОРМЫШ - ул кешегә бары тик бер генә тапкыр бирелә торган мизгел, илаһи бүләк. Беркемнең дә гомере агымсулар кебек шома гына акмый, кайвакыт киртәләргә дә очрый. Ләкин һәрберебезнең язмышы үз кулында. Тормыш ул безгә ходай тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Әлеге бүләкне ничек итеп куллану, нинди эчтәлекле маҗараларга баету- һәркемнең үз эше.

Бүгенге кичәбездә дә без үз тормышыбызны дөрес юлдан алып бару, аны бары тик якты мизгелләр белән генә баету хакында сөйләшербез. Бүген бездә кунакта полиция капитаны Әмирова Илвира апагыз. Очрашу барышында килгән кунагыбызга сораулар әзерләп утырыгыз.Ул безгә булган сорауларыбызга җавап табарга булышыр. Әйдәгез, сүзне үзе белән таныштыру өчен Илвира апагызга бирик. (Кунак чыгышы).

Укытучы: Илвира районыбыздагы яшүсмерләр арасында хокук бозу очраклары бармы, кыскача шулар белән таныштырсагыз иде.

Укытучы: Рәхмәт. Әлбәттә, хокук бозу төрле очракларда килеп чыгарга мөмкин. Кемнеңдер шаяруы аяныч нәтиҗәләргә китерсә, кемдер аңлы рәвештә башкаларга карата ярамаган гамәл кыла. Әйдәгез, шул турыда кечкенә генә видеофильм карап китик әле. (Видеофильм күрсәтелә)

Укытучы: Видеофильм буенча әйтегез әле, бала ничә яшьтән кылган гамәле өчен җавап тота?

Әйе, 14 яшьтән. Хәзер сүзне укучылар сезгә бирик. Әңгәмә барышында килгән кунагыбызга сораулар тугандыр. Рәхим итегез. (....Укучыларның сораулары.......)

Сор. Учетка алыну, укучыларга мәктәпне тәмамлагач йогынты ясыймы?

Сор. 10нан соңга калып, милиционер туктатса, баланың нинди хокуклары бар?..

Укытучы:

Бигрәктә җәй көне егетләребез мотоциклларда, скутрларда җилдерергә яраталар. Дв. күләмнәре аз булган транспорт чаралары белән идарә итү өчен махсус укулар узарга кирәкме? Болар белән ничә яшьтән идарә итәргә ярый?

-

Укытучы: Хокук саклау органнары иминлек саклауны тәэмин итәргә тиешләр. Шуңа бәйле рәвештә бала да, полиция тарафыннан тоткарланырга мөмкин. Әмма бу тоткарлау 3 сәг. тән артырга тиеш түгел. Шулай ук, бала җинаять кылган, дип уйлап тотарга мөмкиннәр. Балигъ булмаган үсмерне бу очракта 72 сәг. кә кадәр тоткарлау рөхсәт ителә. Мондый очракта нишләргә:

-ни булу хакында әти-әниеңә, туганнарыңа хәбәр итәргә;

-тоткарланган вакытта ук адвокат чакырырга мөмкин;

-балалар үзләренең якынннары янында гына аңлатма бирергә тиеш., шуңа

алар килеп җиткәнче фио, яшәү урыныннан тыш берни дә сөйләмәскә;

-тентү булса-пүнәтәйләр катнашырга тиеш ;

-тутырылмаган беркетмәгә кул куярга ярамый.

Бу яшүсмерләр полиция хезмәткәре тарафыннан тоткарланган очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеге турындагы кагыйдәләр. Әмма, беркайчан да сезгә андый хәлдә калырга язмасын.

Европада тәмәке беренче чорда бары тик медицина максатларында гына файдаланылган. Россиягә тәмәке беренче тапкыр 1583 елда кертелә. Ул чорда илдә тәмәке тарткан кешеләр хакимиятләр һәм руханилар тарафыннан эзәрлекләнгән. Алексей Михайлович патшалык иткән чакта тәмәкене сатып алу, сату һәм куллану тыела. Тәмәке тарткан кешегә 60 тапкыр таяк белән сугу җәзасы бирелгән, шушы гөнаһлы эшне башкарганда кабат тотылганнарның борыннары киселгән. Хәзер тәмәке тарту эпидемия рәвешен алды. Һәр сигарет кеше гомерен 6 минутка кыскартуга карамастан, ир-егетләр дә, гүзәл затларыбыз да тарата. Шулар арасында яшүсмерләрнең булуы күңелебезне борчый.

Хөкүмәтебез сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән тәмәке тартучыларга каршы законга өстәмәләр кертте. Белүемчә, җәмәгать урыннарында көйрәтүчеләргә штраф каралган. Ә менә яшүсмерләргә карата да шундый таләпләр үтәлергә тиешме?

  • Сор. Тәмәке тартучы яшүсмерләргә карата нинди җәза каралган?

Укытучы:Хөрмәтле Илвира ханым, формагыз үзегезгә бик тә килешә. Ышанам, монда утыручы күп кызларыбызның шундый форма кияселәре килеп, кызыгып караучылар бардыр. Әйтегез әле, сезнең һөнәргә кайда укырга була?

Укытучы: Илвира, шундый эчтәлекле, файдалы әңәмәгез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Сезгә авыр һәм катлаулы эшегездә түземлек, зур уңышлар, гаилә бәхете телибез. Дөрестән дә, кеше ничек тели, шулай яшәргә ихтыярлы. Әмма кайбер вакытларда үзеңне тормышка яраклаштырырга да тиешсең. Нәрсәне булса да кире кагу, куркыныч адымнардан саклану- һәр кешенең дә үзе өчен мөһим адымы. Бүгенге очрашу сезгә уңай яктан тәэсир итсен иде. Тормыш ул- кыска гомерле чәчәк. Шуңа күрә аны бары тик шатлыклы мизгелләр белән генә баетсак иде. "Закон катгый, ләкин ул закон"дигәннәр борынгы римлылар. Шуны онытмыйк, законны белмәү ул җаваплылыктан азат итми.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.










Сор.Районыбыздагы яшүсмерләр арасында хокук бозу очраклары бармы , кыскача гына шулар белән таныштырсагыз иде.


Сор. Учетка алыну - укучыларга мәктәпне тәмамлагач йогынты ясыймы?


Сор. 10нан соңга калып, милиционер туктатса, баланың нинди хокуклары бар?..


Сор. Дв. Күләмнәре аз булган транспорт чаралары белән идарә итү өчен махсус укулар узарга кирәкме? Болар белән ничә яшьтән идарә итәргә ярый?


Сор. Тәмәке тартучы яшүсмерләргә карата нинди җәза каралган?.

Эчке эшләр органнарында эшләү өчен кайда белем алырга мөмкин?



© 2010-2022