55 яшьлек юбилейга сценарий

Укытучы барлык чараларны да оештыручы ул. Авылда кемнеңдер юбилее үткәрелә икән, юбилейга сценарийны әзерләүдә дә ярдәм итә. Менә бу эшкәртмәгә таянып, юбилей кичәсен оештырырга була.       Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 55 яшеңне билгелисең. Алтын-сары яфраклы көзләргә  ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 55 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син,  үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игел...
Раздел Обществознание
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хәерле кич хөрмәтле туганнар, якыннарыбыз. Без бүген, менә бу кунакчыл йортка, сезнең белән бергәләп _____ның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.

______ апа!

Тормышнын ин ямьле чагы,

Илле биш яшь - ул аз әле!

Алда әле - күпме шатлык!

Күпме бәхет, наз әле!

Син бүген үзеңнең олы юбилеең - 55 яшеңне билгелисең. Алтын-сары яфраклы көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 55 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.

Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа!

Безнең бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче бер генә кеше түгел әле:

Бүген -

________ һәм _______ның кызының

  • ________нең әнисенең

  • _______нең яраткан кайнанасының

  • ____________ апасының

  • __________________________ апасының

  • _________________________________

  • Да туган көне. Бүген без шуларның барысын да котлап китәрбез.


__________ апа!

Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

1952 ел. Алтын-сары көз көнендә ________ апа сау сәламәт кыз бала дөньяга китерә. Кыз бала тәүге тапкыр бар җиһанны яңгыратып, үзенең дөньяга килгәнлеген раслап аваз сала. Бу балага _________ дип исем бирәләр.

Шушы сабыйның әнисенә сүз биреп, тәпиен юып алыйк әле.

Ай үсәсен ел үсеп _________ сылу кыз булып үсеп тә җитә, укый, белем ала. Гаилә кора, ____ исемле асыл егетне тудыра. Әйдәгез әле ______нең әнисенең туган көнен уздырып алыйк.

Кунакларны бүгенге көннең, дөресрәге шушы башланган төннең һава торышы белән таныштырып алыйк әле.

"Бүген _______ районының ________авылында шампанский һәм шәраб белән кушылган яшенле яңгыр (юеш кар) явуы көтелә. Вакыты-вакыты белән, көчле җил искән уңайда, берничә чакрымга музыка һәм җыр тавышлары ишетелүе ихтимал. Төнге сәгать уникеләрдә чама белмичә эчә торганнарның күз аллары томаланыр, аяк асларында җир тетрәр, юллар бик тайгак һәм кәкре-бөкре булыр. Кырык градуста эт тә оясыннан чыкмый. Кырык градустан сакланыгыз. Баганалар кочаклап, стеналарга тотына-тотына йөрерлек хәлгә җитә күрмәгез. - Районның метеорология станциясе".


Ә хәзер иң кызыксынучан кунак исемен алу өчен викторина уены башлыйбыз.

1. ________ апа атнаның кайсы көнендә туган?

2. Туганда ничә кг һәм ничә см булган?

3. Кайда туган?

4. Иң яраткан уенчыгы нинди булган?

5. Туе кайчан булган?

6. Рөстәмгә ничә яшь?

7. Иң яраткан ризыгы нинди?

8. Бакчалары ничә сутый?

9. Нинди маркалы машина ярата?

иң кызыксынучан кунак исеме бирелэ


Чын дуслар беркайчан да кыен хәлдә калдырмыйлар, менә бүген дә без бәйрәмнең кайбер өлеләрен оештырны үз җилкәбезгә алырбыз. Юбилярыбыз тыңлап тосын, язып алса да ярый. (капчыктан кунакларның исемнәрен алабыз) Бүгенге кичнең тәртибе: Бүген кич йолдызларның фаразлавына караганда 20.00 сәг.тә_______белән ________нең арасында очкын кабыначак һәм сез моның гади генә мавыгу түгел, ә бер күрүдә гашыйк булу икәнен аңларсыз.

__________үзенең бик күптәннән ял итмәвен искә төшерер һәм __________белән бик иркенәеп китәр. ____________белән____________эротик бию башкарырлар. Берәр сәгатьттән соң ___________"мин крутой" диячәк, тагын ике сәгатьтән берни дә әйтмәс һәм урындыктан егылып төшәр. _________тиздән бурычка акча тарата башлаячак.һәм спиртлы эчемлекне эчә-эчә _________нең соклангыч аякларын кочаклаячак һәм кемгә күпме бурычка акча биргәнен онытачак. _____________духи исеннән исереп утырачак, _____________үзенең үбүен ________гә бүләк итәчәк, барысыннан да артык кычкырып____________җырлар, ___________эчәр. Бәйрәмнән соң ___________белән____________төнге клубка китәрләр, үзләре белән __________не дә ияртерләр. Бәйрәмнән соң ___________җәяү кайтып китәр, ______________не машина белән илтерләр, ______________калган кунакларны үзләренә алып китәр. __________бер ящик пиво алып килер һәм кичә беткәндә "Сезгә буш бутылка кирәк түгелме ? дип сорап йөрер, _________________өстәлгә менеп басыр һәм "сез стриптиз заказать иткән идегезме? Дияр. Э менә ______________хәзер рюмкасын тутырып салыр да тост әйтер .

Конкурс . Бию конкурсы. Конкурста барлык кешеләр дә катнаша, тик утырып кына. Биюдә куллар , күзләр, башлар , телләр, борын, колак катнаша. Иң оста биюче исеме тапшырыла.

Хәзер бер уен уйнап алабыз. 3 парны чакырабыз. "Слабое звено" уенын уйнап алабыз хәзер.

Уенның шарты буенча, егетләр урындыкка утыра. Ә кызлары артта басып торалар. Мин парларга сораулар бирәм. Кем җавапны белә , (әлбәттә кызлар җавап бирергә тиешләр) кнопкага басып җавап бирәләр. Кнопка - ул сезнең ирләрегез. Һәр ирнең үз кнопка тавышы булырга тиеш. Мәсәлән сезнең нинди тавыш булачак?!

(тыр-р-р, зиң-зиң, диң-диң һ.б.)


55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле:
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

Кадерле ______ апа !

Сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!


© 2010-2022