Юл йөрү кагыйдәләре буенча уртанчылар төркемендә шөгыль конспекты

Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Кызыл калфак- тәртипле җәяүле.

(уртанчылар төркеме)

Максат: иң гади математик һәм транспорт турындагы күзаллауларын, киңәйтү.

Тәрбия бурычы: бер-берсен дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда ярдәм итү теләге тудыру.

Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, зурлык турындагы төшенчәләрне, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү бурычы: куб, цилиндр, шар "паспортлары" билгеләре буенча транспортны сүрәтли белү; җөмләләрдә сүзләрне (исем фигыль) яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-аралашу үсеше, сөйләм теле үсеше, иҗат үсеше.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, дидактик уеннар, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: мультимедия-проектор, такта, предметлы рәсемнәр.

Сүзлек өстендә эш: балалар кәнәфие, куркынычсызлык каешы, җәяүле.

Алдан үткәрелгән эш: күрсәтмә һәм таратма материаллар, табышмаклар чишү, юл билгеләрен карау.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Психологик көлү.

2.Төп өлеш:

- Табышмак чишү.

- Үстерешле диалог.

- Балалар сөйләме

- Сөенеч мизгеле

- Дидактик уен "Юлны сайла"

3. Практик эш: "Бу нәрсә?",

- Ял минуты.

- Дидактик уен "Юл билгесе нәрсә аңлата?"

- Слайдтан транспортта үз үзен ничек тоту ситуациясен карау аңлату.

4. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

- Балалар, кәефләрегез ничек? Миңа иртән эшкә килгәндә юл күрсәтүче абый менә шундый табышмаклар биреп җибәрде. Әйдәгез әле, без аларны чишеп карыйк.

а) Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая. (Трамвай)

б) Уф итәр, пуф итәр,

Төкеренер дә пошкырыр.

Пошкарса да алып китәр,

Акча түләсәң, илтәр. (Поезд)

в) Канаты бар-йоны юк.

Үзе бара-юлы юк. (Самолет).

г) Җәен суда шуа,

кышын ятып тора. (Көймә)

Балалар трамвай, поезд, самолёт, көймә - алар нәрсәләр икән?(алар транспортлар)

- Нинди транспорт төрләре (Һава, су, җир)

- Булдырдыгыз, балалар. Мин сезнең җаваплардан бик канәгать. Ә безгә бүген балалар бер кунак кызы килергә тиеш бит әле. Ул әбисе янына урманга бара, әбисе аның авырый. Ул кыз нинди әкияттән икән? (Кызыл калфак әкиятеннән)

Ул әкияттә нинди транспорт төренә утырып йөри? (Ул утырмый, җәяүләп йөри)

  • Димәк, ул урамда кем була? (Җәяүле)

Ишек шакыйлар (Тәрбияче кызыл калфак булып тиз генә киенеп керә.)

  • Здравствуйте, как меня зовут,

  • У меня есть друг - это кто?

  • Кошка хочет с вами познакомиться Как тебя зовут?

  • Тебя зовут Алсу?

  • А ты кто?

  • Ты мальчик или девочка?

  • Ты самат?

Мин әбиемә тәмле кабартмалар алып барам ул авырып ята. Ләкин урамга чыккан идем анда бик күп машиналар. Юл аша да чыгып булмый миңа ярдәм итәрсезме.

Менә миндә карта бар, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп башта урман аланына чыгарга кирәк. Ә аннан инде әбиемнең өенә ерак түгел инде.

  • Юлның 5 геометрик фигура ясалганын сайларга кирәк?(саныйлар 1,2,3,4,5,6,7 монда барысы 7 геометрик фигура)) 1,2,3,4,5 монда барысы 5 геометрик фигура))

  • Ул юл кайсы якка бара уңгамы, сулгамы?

  • Бардык таптык, юлыбызны нәрсә бүлә? (Тимер юл, шлагбаум)

  • Ни өчен шлагбаум төшерелгән? (Чөнки озакламый тимер юлдан поезд китәчәк)

  • Балалар поезд составы үтә кайсы вагон озын, кайсы кыскарак, ә кайсы иң кыскасы. (иң озыннан башлап тезеп куегыз)

Балалар без бик матур бер аланга чыктык, барасы юлыбыз озын мин бит тәртипле җәяүле әйдәгез уйнап алыйк

дәфтәрләрдә эш 60 бит, занятие 30

  1. Көзге

  1. - батон

  2. -самовар

  3. Сәдәф

  4. Китап

  5. Картина

  6. Колпак

  7. Зонтик

  8. Сәгать

  9. мендәр

"Бу нәрсә?(Шар, куб, цилиндр)

-Сезнең алдыгызда аларның "Паспортлары" бар әйдәгез алардан җир транспорты төзегез.

- нәрсә ясадың?

Сез эшләгән арада балалар бер машина килеп туктады безне утырырга чакыралар , әби янына тиз генә илтеп куябыз диләр, әллә утырабызмы соң.

  • Юк, (балалар җавабы)

  • Кечкенә балаларны машинада йөртү өчен нәрсә таләп ителә?

( балалар кәнәфие), куркынычсылык каешы.

- Әйдәгез әле балалар балалар кәнәфие, куркынычсызлык каешы сүзен кабатлыйк, пышылдап әйтик, кычкырып әйтик.

Ял минуты.

Машинаны кабыздык

Ш-ш-ш-ш

Тәгәрмәчкә тын керттек

Ш-ш-ш-ш

Елмайдык матур итеп

Һәм киттек юлга чыгып

Балалар без урманга килеп чыктык, урман аша юл китә

Бу юлда бик күп юл билгеләре күп икән?

  • Бу билгеләр нәрсәне аңлата?

  • Җир өсте юлы, җир асты юлы, җәяүлеләр юлы(зебра) - күрсәтүче билгеләр

  • Юл эшләре, балалар, тайгак юл, велосипед юлы- кисәтүче билгеләр.

  • Һай балалар монда минем тубым калган булган икән, әйдәгез уйнап алыйк.

Балалар: Кызыл калфак юлда туп белән уйнарга ярамый бит.

Кызыл калфак: Шулаймы балалар, мин үземне бик тәртипле җәяүле дип уйлаган идем мин юл кагыйдәләрен төгәл үтәмим икән. Ә кайда уйнарга кирәк?

  • Махсус балалар өчен мәйданчыкларда.

  • Балалар ә мин автобуска утырганым бар. Карагыз әле анда кемнәр дөрес утыра, балалар үзләрен ничек тоталар.


  • Кыз, авыру кешегә урын бирмичә туңдырма ашап утыра, ул дөрес эшләми.

  • Бу малай кычкыртып җыр тыңлап утыра, ә сок савытын идәнгә ыргыткан.

  • Песи кешеләр утыра торган урындыкка басып, тәрәзәдән башын чыгарып бара.

  • Бу малай өлкән кешегә урын тәкъдим итә ул дөрес эшли.

Кызыл калфак ;Бик зур рәхмәт балалар, мине әбием янына озатканыгыз өчен. Сезгә минем белән сәяхәт итү ошадымы? Саубулыгыз.

Тәрбияче: Сез кайда бардыгыз? Ничек ярдәм иттегез? Нинди яңалык белдегез?


© 2010-2022