• Преподавателю
  • ОБЖ
  • Разработка внеклассного мероприятия на тему Путешествие в страну дорожных знаков

Разработка внеклассного мероприятия на тему Путешествие в страну дорожных знаков

В нашей стране ситуация с детским дорожно-транспортным травматизмом была и остаётся очень тревожной. Статистика дорожно-транспортных происшествий свидетельствует, что дети нередко оказываются в аварийных ситуациях. Причиной  многих ДТП чаще всего становятся сами дети. Приводят к этому незнание элементарных основ Правил дорожного движения и безучастное отношение  взрослых. Известно, что привычки, закреплённые в детстве, остаются на всю жизнь, поэтому одной из важных проблем в обеспечении безопасн...
Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балалар музыка астында залга керәләр.

А.Б. Балалар, без кая килеп эләктек? Сез белмисезме?

Балалар аптырашып тирә-юньне карап йөриләр.

Илүсә. Ниндидер тылсымланган, сихерләнгән урынга охшап тора бу. Бөтен җирдә шомлы тынлык. Бернинди хәрәкәт тә күренми.

Илназ.. Карагыз әле , монда ниндидер хат бар! Нәрсәләр язылган икән анда?

Барысы да 2 нче бала янына җыелалар.

Адилә. Тизрәк укып карыйк әле бу хатны. Бәлки, кая эләккәнебезне дә белербез.

2 нче бала хатны укый.

Илназ. "Без, "Юл билгеләре иле"ндә яшәүчеләр бик авыр хәлдә калдык. Безне явыз Белмәмеш сихерләде. Шул хәлдән соң бездә гел бәрелешләр, һәлакәтләр булып тора. Зинһар, безгә ярдәм итегез!" Димәк, "Юл билгеләре" илендә яшәүчеләр бик авыр хәлдә калганнар. Бездән ярдәм көтәләр. Дусларым, тизрәк ярдәмгә ашыгыйк!

А.Б. Илназ дөрес әйтә, балалар. Авыр хәлдә калучыларны ташлап китәргә ярамый. Аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк.

Шулчак Белмәмеш (Ранэль) килеп керә. Илназ кулындагы конвертны тартып ала.

Белмәмеш. Әһә, сез ярдәмгә ашыкмакчы буласызмы?! Берни дә барып чыкмаячак. Барыбер беркем дә ярдәм итә амаячак бу илдә яшәүчеләргә!

А.Б. Ә без ярдәм итәрбез, әйе бит, дусларым!

Белмәмеш. Сез аны барыбер булдыралмаячаксыз. Чөнки мин светофорны һәм юл билгеләрен бик әйбәтләп яшереп куйдым. Анда барып җитәргә юл бик авыр һәм бик ерак. Сез анда барып җитә алмаячаксыз.

Көлә-көлә чыгып китә.

А.Б. Балалар, сез аңардан курыктыгызмы?

Илүсә. Юк, мин аңардан бөтенләй курыкмадым.

Илназ. Мин дә аннан курыкмадым.

Адилә. Мин дә. Әйдәгез тизрәк юлыбызны дәвам итик! Ярдәмгә ашыгыйк!

А.Б. Әйдәгез, балалар киттек!

Җыр. "Юллар имин булсын"

Җыр беткәндә елап бер юл билгесе керә.

А.Б. Син кем, ник елыйсың?

Юл билгесе (Раилә). Мин юл билгесе. Мине Белмәмеш сихерләп китте. Хәзер мин берәүгә дә юл күрсәтә алмыйм. Әгәр сез менә бу табышмакларга җавап таба алсагыз гына мин үз хәлемә кайталачакмын. (алып баручыга кәгазь кисәкләре тоттыра).

Табышмаклар:

Илүсә. Барам, барам - очы юк.

Илназ. Аяклары түгәрәк,

Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая таба.

Адилә. Кылга асылына, тимергә таяна.

Утырып чаба теләсә кая таба.

Илназ.Җәен, кышын, яз, көзен,

Иртән, кичен, көндезен.

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен_

Бик тиз аңлыйлар үзен.

Музыка уйный һәм юл билгесе үз хәленә кайта.

Юл б. Йә, дуслар, таныдыгызмы инде мине?!

Илүсә. Таныдык. Син бит "Монда җәяүлеләр сукмагы" дигән билге.

Юл б. Мине кайларда очрата аласыз ?

Илназ. Машина хәрәкәте күп булган урыннарда юл аша чыга чыгар өчен юлга "зебра" ясала. Сине шул урында күрергә була. Җәяүлеләр сукмагыннан кешеләр машина юлы аркылы икенче якка чыга алалар.

А.Б. Дусларым, юл аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң?

Адилә. Әгәр юл чатында светофор янса, аның яшел уты кабынгач кына, юл аркылы чыгарга ярый.

Илназ. Ләкин бу билге светофор янган җирләргә генә куелмый. Светофорсыз урында юл аркылы чыкканда җәяүле машина юлының уртасына җиткәнче сул яктан килүче машиналарны карап чыгарга итеш, ә юлның уртасына җиткәч, юлның уң ягын күзәтергә тиеш. Җәяүле шулай итеп машиналар хәрәкәтен карап кына юл аша чыгарга тиеш.

Ю л билгесе(Раилә). Рәхмәт, балалар, минем сихеремне бетердегез. Бик акыллы балалар икәнсез. Ә хәзер тизрәк юлыгызны дәвам итегез. Сезне алда тагын көтәләр.

А.Б. Дусларым, әйдәгез юл билгесен дә үзебез белән алыйк.

Юл Б. Әйдәгез, әйдәгез!

Җырлый- җырлый китәләр. Сәхнәнең икенче ягыннан тагын бер юл билгесе керә.

А.Б. Син кем, сиңа нәрсә булды?

Ю.Б (Илүзә). Мин дә юл билгесе булам. Ләкин Белмәмеш мине дә сихерләде. Үз хәлемә кайтарыр өчен, менә бу кисәкләрдән юл билгесе җыярга кирәк. Ләкин аны кем җыяр икән?

Илүсә. Борчылма, юл билгесе, без сиңа булышырбыз. Шулай бит, дусларым?!

Адилә. Әйе, әйе, булышабыз.

Ю.Б. Менә 2 укучыга ике бирем. Кайсыгыз миңа тизрәк ярдәм итәр икән?

2 бала юл билгеләрен җыялар . "Җир астына төшү юлы" билгесе.

Илназ. Син бит "Җир асты юлы" билгесе. Андый билгесе торган урыннарда урамның икенче ягына җир асты юлыннан чыгарга кирәк.

Ю.Б(Илүзә). Рәхмәт, балалар, миңа бик ярдәм иттегез. Тагын юлыбызны дәвам итик.

Музыка астында юлларын дәвам итеп китәләр. "Җәяүлеләргә йөрү тыела" дигән билге чыга. Шулчак җырлый-җырлый Үрдәк керә.

Адилә. Син кем?

Үрдәк. Мин светофор фәнен өйрәнүче укучы Үрдәк булам.

Илүсә. Син нәрсә, Үрдәк, юл йөрү кагыйдәләрен белмисеңме әллә? Урам аша тиешсез урында чыгып барасың.

Үрдәк. Ә нәрсәгә соң миңа аларны белергә? Миңа аларны белергә кирәкми дә.

А.Б. Ярар, тикшереп карыйк әле без сине. Урам аша ничек чыгарга кирәк?

Песи. Ничек булсын? Җырлый-җырлый. (җырлый-җырлый чыгып китә).

"Мактанчык үрдәк "җыры.

Соңгы куплетны укучылар җырлап калалар, машина бәрдергән тавыш ишетелә.

А.Б. Дусларым, үрдәк бәлага тарыды бугай. Аңа булышыйк әле.

Милиционер аягы бәйләнгән үрдәкне алып керә.

Милиционер. Бу гражданин юл кагыйдәсен бозды. Ул "Җәяүлеләргә йөрү тыела" дигән билге турысында юл аша чыкты. Шуның өчен бәлага тарыды.

А.Б. Менә күрдеңме, үрдәк, юл билгеләрен өйрәнмәү нәрсәгә китергәнен.

Үрдәк. Аңладым. Яңадан юл кагыйдәләрен тырышып өйрәнермен. Ә сез миңа бу кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итәрсезме?

А.Б. Булышырбыз, үрдәк, булышырбыз. Әйдәгез әле, балалар, белгәннәребезне үрдәккә дә өйрәтик.

Илүсә.

Юлда булсаң бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел!

Адилә.

Нәрсә өчен светофорның

Сиңа күзен кысканын.

Нәрсә өчен инспектор

Өскә таяк сузганын.

Илназ.

Юл читендә ни аңлаткан

Рәсем басып торганын.

Барысын белергә тырыш.

Дусларыңнан сораштыр.

Зур теләк белән өйрән син,

Өлкәннәрне карап тор.

Гар. Илназ

Машина узганын көтми

Йөгермә син тизрәк.

Моны белү һәркемгә дә,

Кайда йөрсә дә кирәк.

Раилә.

Көн-төн машиналар чаба тыз-быз килеп,

Яна светофорлар төрле төскә кереп.

Сак йөрегез, күзегез булсын гел юлда гына.

Чыгыгыз урам аша, чыгыгыз урам аша

Тиеш урыннан гына!

Белмәмеш кереп тыңлап тора һәм йөгереп керә.

Белмәмеш. Тыңлама син аларны, тыңлама! Нишләп әле алар сиңа акыл өйрәтәләр дә, акыл өйрәтәләр. Үзләре юл кагыйдәләрен беләләрме соң алар?

А.Б. Әлбәттә, беләбез. Безнең ничек белгәнне үрдәк тә күрде.

Гар. Илназ.Тыңлагыз, тыңлагыз!

Боларны белү һәркемгә кирәк!

Адилә. Юлның уң ягыннан гына йөре!

Илүсә. Велосипедта йөрегәндә тротуар кырыеннан гына бар!

Илназ. Тротуар булмаган урыннарда сулъяктан, каршы килүче транспортка карап бар!

Гар.Илназ. Урамда йөрү күңелле бигрәк,

Урамда йөри белергә кирәк!

Үрдәк. Бар, Белмәмеш, кит син моннан! Миңа монда балалар белән бик күңелле. Алар бик күп беләләр.

Белмәмеш. Әйдә барыбер моннан китик. Без синең бик күп һәлакәтләр ясарбыз. Бу балалар барыбер бер нәрсә дә эшли алмыйлар. Светофорны барыбер таба алмаячаклар.

Үрдәк. Кит, Белмәмеш, мин балалар белән калам. Светофорны табарга да ярдәм итәм. Әйдәгез әле, дусларым бергәләп:

Светофор, светофор тавыш бир!

Тизрәк, тизрәк монда кил! - дип кычкырыйк.

Барысы бергә кычкыралар.

Светофор керә. (Айсылу).

Светофор. Рәхмәт, балалар, мине зур бәладан коткардыгыз. Мин бик шат. Явыз Белмәмеш мине сихерләгән иде. Чак кына юл һәлакәтләре булмый калды. Әгәр сез булмасагыз, бу илдә ниләр генә булып бетмәгән булыр иде.

Балалар, ә сез светофорның кайчан барлыкка килгәне турында беләсезме?

А.Б. Юк, светофор, белмибез. Безне үзең белән таныштырып кит әле.

Светофор. (сөйли)

Белмәмеш. Уф, үләм, беттем! Бөтенесе дә миңа каршы! Китәм мин сездән. Сезнең белән калмыйм! (Китә.)

А.Б. Балалар, без бик зур эш эшләдек. "Юл билгеләре иле"н бәладан коткардык. Димәк, без дусларыбызга булыштык. Ә хәзер бергәләп дуслык биюе башкарыйк.

Полька.



© 2010-2022