Россия Федерациясе кораллы көчләре

Россия Федерациясе кораллы көчләре.Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән соң, бәреп төшерелгән эксплуататорлар чит ил империалистлары ярдәме белән илдә гражданнар сугышы башлап җибәрәләр.  Социалистик Ватанны саклау бөтен Россия эшчеләре һәм крестьяннарын төп мәсьәләсе булып кала. “ Без үзебезнең пролетар революциябезне яклыйбыз, һәм аны соңгы чиккә кадәр сакларбыз. Ирек алган, үзенең революциясен китереп чыгарган Россияне яклыйбыз һәм соңгы тамчы каныбызга кадәр якларбыз”,- дип әйткән ...
Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Россия Федерациясе кораллы көчләре

Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән соң, бәреп төшерелгән эксплуататорлар чит ил империалистлары ярдәме белән илдә гражданнар сугышы башлап җибәрәләр. Социалистик Ватанны саклау бөтен Россия эшчеләре һәм крестьяннарын төп мәсьәләсе булып кала. " Без үзебезнең пролетар революциябезне яклыйбыз, һәм аны соңгы чиккә кадәр сакларбыз. Ирек алган, үзенең революциясен китереп чыгарган Россияне яклыйбыз һәм соңгы тамчы каныбызга кадәр якларбыз",- дип әйткән Владимир Ильич Ленин.

Төп һәм кичектергесез эш булып яңа тип кораллы көчләр-эшчеләр һәм крестьяннар армиясе төзү булып кала. Һәм мондый армия 1918 нче елның январенда оештырыла. Ул эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе дип атала. Ә шул ук елның февраль аенда Эшче-крестьяннар Кызыл флоты оештырыла.

1918 нче елның 23 нче февралендә Кызыл Армия беренче җиңүгә ирешә. Псков һәм Нарва шәһәрләре янында акгвардиячеләрнең гаскәрләрен тар-мар итә. Шушы дата Кызыл Армия һәм хәрби диңгез флотының туган көне булып санала, һәм ел саен бәйрәм итеп билгеләп үтелә башлый. Халык ярдәме белән Кызыл Армия халыкара һәм эчке контрреволюцион көчләрне тар-мар итә. Фашизмны җиңү Кызыл Армиягә тагын да зуррак авторитет алып килә. Кызыл Армия сугышчыларының хәрби бурычка тугрылыкларын Брест крепосте, Одесса һәм Севастополь, Мәскәү, Ленинград, Киев, Минск, Сталинград, Новороссийск, Керчь, Тула һәм дошманның көчле һөҗүменә дучар булган башка шәһәрләр тирәсендә исбат иттеләр. Үз күкрәге белән дошман дзотының амбразурасын каплаучы батырлар саны 200 дән артып китә. Хәрби батырлыклары өчен 11000 нән артык сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 2000 нән артык сугышчы Дан орденының 3 дәрәҗәсенә лаек була. 104 сугышчы 2 тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Очучылар Кожедуб һәм Покрышкин бу исемгә 3 тапкыр лаек булалар, ә маршал Г.К.Жуков бу исемгә 4 тапкыр лаек була.

Империалистик илләрнең НАТО агрессив блогына җавап итеп социалистик бердәмлек илләре - Варшава договоры дип аталган оборона союзы төзиләр. Хәзерге вакытта бу союз таркалды.

Россия Федерациясенең хәрби доктринасы 1993 нче елның 2 нче ноябренда Президентның 1883 номерлы Указы белән кабул ителде. Хәрби доктрина ул сугышларны һәм кораллы конфликтларны туктату карашын, хәрби төзелешне һәм илнең оборонасын үстерү, илнең сугыш куркынычына каршы торуын үстерү, Кораллы көчләрне һәм башка гаскәрләрне Россия Федерациясе Мәнфәгатьләрен яклау өчен куллануны үз эченә алган рәсми кабул ителгән карашлар системасы.

Шуңа күрә "хәзер армия кирәкме?"- дигән сорау мәгънәсез тоелыр иде. Бу сорауга җавап бирү өчен хәрби куркынычлык чыганакларын истә тотарга кирәк.

Аларга җирле сугышлар, конфликтлар, хәзерге вакытта үз атом бомбалары булган 30 дан артык илне, сугыш китереп чыгару мөмкинчелекләре, халыкара килешүләрне бозу нәтиҗәсендә стратегик стабильлекне җимерү мөмкинчелеге, Россия Федерациясенең эчке политик хәленең чуалуы, башка илләрдәге Россия Федерациясе гражданнарының хокукларын, ирекләрен һәм законлы катылык белән мәнфәгатьләрен кысу, чит ил территориясендәге РФ хәрби объектларына һөҗүм итү, РФ мәнфәгатьләре файдасына булмаган хәрби блоклар һәм союзларның артуы, халыкара терроризм керә.

Шулай итеп, РФ хәрби доктринасы концепциясенә нәтиҗә ясап, илнең тынычлыгы өчен төп куркынычлыкны җирле конфликтлар, шулай ук атом-төш коралы һәм башка күпләп юк итү коралларының киң таралуы яный дип әйтергә мөмкин.

Дәүләтнең оборонасы нәрсә ул? Һәм аның хәрби потенциалын нәрсә тәшкил итә? Бу сорауга түбәндәгечә җавап бирү дөрес булыр. Дәүләт оборонасы - кораллы һөҗүмнәрдән саклану, халыкны яклау, РФ территорирясен һәм суверенитетын саклау өчен политик, экономик, хәрби, социаль,хокукый һәм башка төр алымнар системасы ул. Оборона - дәүләтнең төп куркынычсызлык элементы һәм функциясе ул. Оборона өчен, кораллы көрәш чаралары кулланып, РФ Кораллы көчләре һәм гражданнарның хәрби бурычлары булдырыла. Оборонаны оештыру үз эченә түбәндәгеләрне ала:

-оборона өлкәсендә хокукларны көйләү;

-хәрби янау куркынычын алдан белү һәм аңа бәя бирү;

- РФ хәрби доктринасын эшләү;

-хәрби техниканы һәм коралны уйлап табу, җитештерү һәм камилләштерү;

-дәүләт мобилизацион резервларында материаль запас булдыру;

- хәрби һәм хөкүмәт серен саклауны булдыру;

- хәрби фәнне үстерү;

- коллектив куркынычсызлыкны һәм оборонаны булдыру өчен халыкара хезмәттәшлек.

Шуңа күрә дәүләт оборонасында төп рольне РФ кораллы көчләре уйный. Ә аның хәрби потенциалын Ватанны саклау бурычы куелган армия һәм флотның югары мөмкинлекләрен тәшкил итүче материаль һәм рухи факторлар бердәмлеге тәшкил итә.

Моннан тыш дәүләт оборонасында чик буе һәм эчке эшләр гаскарләре, дәүләт элемтәсе һәм контрразведканың федераль хезмәте гаскәрләре, тимер юл гаскәрләре, гражданлык оборонасы гаскәрләре һәм башка төр гаскәрләр кулланыла.

Кораллы көчләр һәм РФ башка төр гаскәрләре РФ нә яки аның союзникларына агрессия вакытында, тынычлыкны саклау буенча БМО карараы буенча операцияләр уздырылганда, хәрби конфликтларны бастырганда кулланылалар.

Шулай итеп, кораллы көчләрне куллануның төп максаты - сугышларны булдырмау, ә килеп чыккан очракта мөмкин кадәр иртәрәк стадиядә туктату.

РФ конституциясенең 59 нчы статьясында: "Ватанны саклау РФ гражданының бурычы булып тора", - дип әйтелә. Хәрби хезмәт Россия гражданының Ватанны саклау өчен үзенең бурычын тормышка ашыруның бер төре булып тора.

Хәрби хезмәтне узу - ул РФ конституциясе таләбе. Ә аны узу тәртибе закон буенча билгеләнә. РФ конституциясенең 59 статьясында «Ватанны саклау һәркемнең бурычы»-дип әйтелгән.

Кораллы көчләрнең үсүенең барлык этапларында, кайсы гына дәүләттә булуына карамастан, хәрби кадрларны, бигрәк тә офицерларны әзерләргә зур әһәмият бирелә. Офицер кадрлары армия һәм флотның нигезен тәшкил итә. Россия кораллы көчләре бүгенге көндә 4 төргә бүленә: коры җир гаскәрләре (сухопутные войска), хәрби һава көчләре (военно-воздушные силы), хәрби диңгез флоты (военно-морской флот) һәм стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре (Ракетные войска стратегического назначения).

Хәзер гаскәр төрләре белән якыннанрак танышып китәбез.

© 2010-2022