Поурочный план по ОБЖ на тему Первичные средства пожаротушения

Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

КАМА ТАМАГЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ИСКЕ КАЗИЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ





Поурочный план по ОБЖ на тему Первичные средства пожаротушения



5 нче сыйныф.

Тема: Янгын сүндерү әсбаплары.





Автор: "Тормыш иминлеге нигезләре"

укытучысы Галиуллин Камил

Илдус улы



Тема. Янгын сүндерү әсбаплары.

Максат:

  1. Укучыларны янгын сүндерү әсбаплары белән таныштыру.

  2. Укучыларга янгын краннары һәм утсүндергечләр белән эшләү тәртибен өйрәтү.

  3. Янгын куркынычы туганда куркып калмаучы шәхес тәрбияләү.

Дәреснең тибы. Яңа материал өйрәтү.

Дәреснең төре: практик.

Җиһазлау: Янгын сүндерү әсбаплары рәсемнәре, компьютер, экран, мультимедиа проекторы, огнетушитель.

Дәрес планы

I. Оештыру өлеше. (1 мин)

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

II. Актуальләштерү. (10 мин)

1. Укучыларга сораулар бирү.

III. Яңа теманы аңлату. (30мин).

1. Янгын сүндерү әсбаплары белән таныштыру.

2. Аларның төзелеше.

3. Утсүндергечләр белән эшләү тәртибе.

IV. Үткән материалны ныгыту.

1. Өйрәнгәннәрне ныгыту һәм кабатлау.

V. Йомгаклау. (3 мин).

VI. Өйгә эш. (1мин)

  1. 1 нче төркемгә "Янгын" темасына рәсем ясарга.

  2. 2 нче төркемгә "Янгын" темасына хикәя язарга.

  3. Янгын сүндерү әсбаплары белән эшләү тәртибен кабатларга.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. (1 мин.)

  1. Дәреснең темасын слайдта күрсәтү.

  2. Дәреснең максаты белән таныштыру - экранда.

II. Актуальләштерү. (10 мин)

Укучылар ике төркемгә бүленә. :

- Янгынның килеп чыгу сәбәпләре.

(Ут белән саксыз эш итү, электр приборлары белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, тиз янучан сыеклыкларны дөрес сакламау, көкүреш газы чыгу, перотехник әйберләрне кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.)

- Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре,

(Ачык ут белән уйнама, төзек булган электр алгычларын гына куллан, электр алгычларын караучысыз калдырма, янып торган газ плитәләрен караучысыз калдырма, перотехник әйберләр кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә, яңа ел елкаларын янучан уенчыклар белән бизәмә, аларга ясалма электрогирляндалар элмә.)

- Янгынның китергән зыяны.

(Кеше сәламәтлеге, матди зыян.)

- Янгын вакытында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре.

( Өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга, тиз генә бинадан чыгарга, кечкенә балаларга , картларга чыгарга булышырга, янгын сүндерүчеләр хезмәтенә 01 яки 2-13-93 номеры буенча телефоннан шалтыратырга, төгәл адресны, нәрсә янганын, үзеңнең фамилияңне һәм телефон номерыңны әйтергә.)

III. Яңа теманы аңлату. (30мин).

Укытучы: Үткән дәрестә без янгынның килеп чыгу сәбәпләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын вакытында үзеңне ничек тотарга икәнен өйрәндек. Бүген исә, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп тә янгын килеп чыккан очракта, янгын сүндерү әсбаплары белән танышып, аларның төрләрен һәм алар белән эшләү тәртибен өйрәнеп китәрбез.

Укучылар, сез янгын сүндерүдә нәрсәләр кулланганын беләсезме?

Укучыларның җаваплары тыңланыла.

Без сезнең белән янгын башланганда гына кулланыла торган сүндерү әсбаплары белән танышып китәрбез. Аларга керәләр: огнетушительләр (утсүндергечләр), янгын краннары, кошма, янгын щитлары. Болар барысыда сезнең каршыгыздагы слайдта сурәтләнгәннәр. Аларның формаларын һәм кыскача исемнәрен истә калдырыгыз.

Ә хәзер укучылар аларның һәрбересенең төзелеше белән танышып китәрбез. Иң беренче булып янгын краннары белән танышырбыз. Мондый краннар күпкатлы йортларда, административ биналарда, мәктәпләрдә урнаштырылалар. Алар стенага беркетеләләр һәм "ШПК" (шкаф пожарного крана) дигән язу белән билгеләнәләр. Янгын краннарының төзелешен экраннан карыйбыз. Болар: шкаф, су краны, рукав, ствол. Алар барысы да әзер халәттә, тоташтырылган килеш булырга тиешләр.

Икенче янгын сүндерү әсбапларына утсүндергечләр (огнетушительләр) керәләр. Алар кечкенә янгыннарны сүндерү өчен кулланылалар. Утсүндергечләрнең төрләре:

Углекислоталы

ОУ

Һавалы-күбекле

ОВП

Порошоклы

ОП

Төзелеше:

Поурочный план по ОБЖ на тему Первичные средства пожаротушения

Поурочный план по ОБЖ на тему Первичные средства пожаротушения Раструб

Поурочный план по ОБЖ на тему Первичные средства пожаротушенияПоурочный план по ОБЖ на тему Первичные средства пожаротушения Рычаг

Поурочный план по ОБЖ на тему Первичные средства пожаротушения Алка


Корпус

Янгын сүндерү әсбапларының тагын бер төре - ул янгын щитлары. Алар түбәндәге әйберләр белән җиһазландыралар: багор, лом, утсүндергеч, чиләк, көрәк, кошма, ком.

Кошма - ул яна торган әйберне томалар өчен кирәк.

IV. Үткән материалны ныгыту.

Тактага янгын сүндерү әсбапларының рәсемнәре эленә. Ике төркем укучылары да такта янына чыгалар һәм укытучы командасы белән шул рәсемнәргә исемнәре язылган биркаларны эләктерәләр. Монда вакыт һәм дөреслек исәпкә алына. Дөреслекне слайдадан карап тикшерәбез.

Хәзер бу әсбаплар белән эшләү тәртибен өйрәнеп китәрбез. Иң беренче булып су краннарын карап үтик. Аны эш хәләтенә китерер өчен шкафны ачарга һәм стволдан тотып яна торган урынга сузарга, аннан кире кайтып су кранын ачарга һәм стволга юнәлергә. Стволны яна торган урынга каршы юнәлтергә. Бервакытта да янгын артыннан бармаска.

Игътибар: су белән сүндерә башлаганчы электр тогын өзергә кирәк.

Огнетушительләр шулай ук кечкенә янгыннарны сүндерү өчен кулланылалар, аларның эшләү вакыты бик аз (10 сек.).

Һавалы-күбекле утсүндергечләр белән электр тогы астында булган әйберләрне сүндерергә ярамый.

Аларны эшләтү бик гади, беренче пломбаны өзәргә,аннан алканы тартып алырга, раструбны янгынга юнәлтергә һәм рычагка басарга. Утсүндергечләрне һәрвакыт вертикаль рәвештә тотарга.

Игътибар: Углекислоталы утсүндергечләрнең раструбларының ачык өлешенә тән өлешләре белән орынмаска кирәк, чөнки анда температура -60гр - 70 градуска җитә. Шулай булгач сез өшү алырга мөмкинсез.

Мин сезгә углекислоталы утсүндергеч белән эшләү тәртибен хәзер практикада күрсәтәм.

Хәзер һәр төркемннән икешәр укучы чыгып эшләү тәртибен күрсәтәләр. Калган укучылар игътибар белән карап торалар һәм соңыннан хаталарны атыйлар.

Һәм дә инде иң соңыннан әзрәк ял итеп алабыз, кечкенә генә кроссвордны чишәбез. Мин сораулар бирәм һәм беренче күтәргән кеше җавап бирә. Ахырда кайсы төркемнән дөрес җаваплар күбрәк икәнен белербез. Сораулар янгын темасына кагыла.

Дөрес җавапларны шулай ук слайдтан карап белербез.

V. Йомгаклау. (3 мин)

Укучылар, без бүгенге дәреснең сорауларын ачып бетердек. Без дәрес башында куелган максатка ирештек дип уйлыйм. Иң беренче шуны истә тотарга кирәк: янгынны сүндергәнгә караганда, булдырмау яхшырак. Шуңа да без һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиешбез. Булган очракта исә, куркып калмаска, бер-береңә ярдәм итәргә, янгын сүндерү эшендә булдыра алганча катнашырга, янгын сүндерү әсбаплары белән дөрес куллана белергә.

Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела, укучылар фикере тыңланыла.

VI. Өйгә эш. (1мин)

  1. 1 нче төркемгә "Янгын" темасына рәсем ясарга.

  2. 2 нче төркемгә "Янгын" темасына хикәя язарга.

  3. Янгын сүндерү әсбаплары белән эшләү тәртибен кабатларга.

"Тормыш иминлеге нигезләре" укытучысы К.И.Галиуллин


© 2010-2022