Кошларны озату күңел ачу конспекты

Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Илина бер үзе урманда йөри

Илина: Ни булган бу урманга ? тып тын, кошлар кая булганнар?

Аның каршысына Илфат килә.

Илфат: Сәлам Илина. Нишләп йөрисең урманда?

Илина: Сәлам Ильфат. Син кошларны күрмәдеңме?

Илфат: И Илина, алар бит җылы якка китәргә әзерләнәләр.

Илина: ни өчен?

Ильфат: Үтте китте матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр

Илина: Көз ае матур булса да

Кошларсыз безгә моңсу

Кыр казлары, торналарның

Җырлары саубуллашу

Ильфат: Әнә алар үзләре үк бирегә очып киләләр

(кош киемнәре кигән балалар керәләр һәм тезелеп басалар)

Тәрбияче: әйе көз вакыты, көзнең иң кырыс көннәре. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар, бөҗәкләр яшеренделәр , урман кырлар бушап калды, яңгырлар еш ява

Җыр: Көз килде

Сыерчык: Безне бик дус иттегез

Кортларны юк иттек без

Чык чырык дип килдек без

Чык чырык дип китәбез

Торна: Барча кошлар очып киткәч

Мин генә кала алмыйм

Торыйк- торыйк саубуллашам

Инде китәргә уйлыйм

Карга:

Беренчеләрдән булып

Җылы яктан кайтамын

Кышны монда кышлый алмыйм

Африкага очамын

Үрдәкләр:

Су буенда бәбкәләрем

Пипылдашып үстеләр

Көз җиткәчтен үзем белән

Җылы якка очтылар

Сандугач:

Җәй буенда таллыкларда

Чүт- чүт итеп сайрадым

Хәзер инде җылы якта

Башка оя сайладым

Тургай:

Басуларны кырларны

Күп бөҗәктән тазарттым

Инде мин дә сезнең арттан

Җылы якка очамын

9бала

Ак буяулы бер оя бар

Бакчада зур агачта

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та

Шунда тора шунда йоклый

Шунда бала үстерә

Матур итеп басып сайрый

Басып оя өстенә

Сыерчыгым нигә китәсең

Сагынырмын сине киткәчтен

Җыр:

10 Көз җитте бит инде

Мин туңам

Килгән идем

Җәйге костюмнан

11 Очасы юлым ерак

Ныклы канатлар кирәк

сезнең кебек яхшы дуслар

безгә һәрчак бик кирәк

12 без очарбыз

зәңгәр күлләр

таллар аша

зур урманнар

киң диңгезләр

таулар аша

13 без кайтырбыз

Айлар үткәч

Карлар эреп

Җир ачылгач

Язлар җиткәч

Сау булыгыз

14 Безнең дуслар балалар

Безне кунак иттеләр

Җимлек ясап элделәр

Тәмле җимләр сиптеләр

15 сары яфраклар коелды

Җәйләр үтте көз җитте

Тезелешеп җылы якка

Күлдәге кошлар китте

16 кыш хәбәрен ишеттереп

Кырыс җил исеп китте

Язга кадәр саубуллашып

Кошлар да күчеп китте

17 Көннәр суынды

Чишмәләр тынды

Безне калдырып

Кошлар да китте

18 тал төбендә куллар болгап

Озатып калдык без дә

Язын кайтыгыз кошкайлар

Туган авылыбызга

Күчмә һәм кышлаучы кошларны төркемнәргә бүленүе слайдларда

Тәрбияче: әйе, җылы якка киткән кошларыбыз исән йөреп, туган якларга кабат әйләнеп кайтсыннар, ә без сезнең белән бәйрәмебезне дәвам итик

Табышмакклар тыңлыйк

Гөлдер-гү, гөлдер-гү

Кызыл тәпи кемдер бу? Күгәрчен

Кигән киеме чуар

Чырык чырык дип чырылдар

Борчак җыяр

Кырда кунар Чыпчык

Кара желет, сары күлмәк

Кара бүреген кияр

Бертууктаусыз син-син ди

Кайсы кош ул кем белә? Песнәк

Җәй шакылдый бу чүкеч

Кыш шакылдый бу чүкеч

Ничек чыдый бу чүкеч

БИЮ

Балалар монда калучы кошларыбыз да моңаеп утырмасыннар әле алар турында да шигырьләр сөйләп алыйк

19 килеп кунды тәрәзәгә

Шакылдата шык та шык

Минем туган көн икәнен

Каян белгән бу чыпчык

Әни белән кунакларга\

Ясый идек пәрәмәч

Бер пәрәмәч артык бөктем

Чыпчык кунакка килгәч

20 песнәк китми җылы якка

Бездә ул кышлый

Аны карлар һәм бураннар

Һич тә куркытмый

21 саескан ак кофта белән

Кара сарафан кигән

Алгы канатында ниндя

Яңалык алып килгән

ҖЫР

22 Тукран һәр агачны

Тук-тук-тук сугып карый

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый

23җәй буена тик кар- да кар

Булды бөтен сүзләре

Кар явуга җылы якка

Сыпырттылыр үзләре

24 кошлар безнең якын дуслар

Тимик без кошкайларга

Һәәрчак очып йөрсен алар

Яшәсеннәр һәркайда

Кошлар табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле, ялтыравыклы матур каурыйлы кошлар безнең иң якын дусларыбыз. Аларга озын юллар исән имин үтеп кабат безгә кайтуларын көтеп калабыз. Ә бездә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин үткәрүләрен телибез. Аларга җимлекләр ясап мәйданчыкларда элеп куярбыз. Җимнәр салып торырбыз

Җырлы биюле уен


© 2010-2022