- Преподавателю
- ОБЖ
- Конспект занятия Күпер аша хәзинәләргә
Конспект занятия Күпер аша хәзинәләргә
Раздел | Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ) |
Класс | 13 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Лотфуллина Л.Г. |
Дата | 29.02.2016 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Тема: Күпер аша хәзинәләргә.
Максат: Суда, ярда үз- үзеңне тоту куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту.
Тәрбия бурычы: куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үти белү
Үстерү бурычы: легодан төзи белү күнекмәләрен тормышта куллана белүчәнлекләрен үстерү
Белем бирү бурычы: архитектор, конструктор һөнәр ияләре белән таныштыру.
Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү (ФЦКМ, ФЭМП, Конструкцияләү)
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, эстетик сәнгать, сөйләм, физик үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату,әңгәмә, мөстәкыйль эш
Җиһазлау: лего, схемалар, презентация, пират киемнәре
Сүзлек өстендә эш: архитектор, конструктор.
Алдан эшләнелгән эшләр: бер- берсе белән әңгәмәләр алып бару,
ЭШЧӘНЛЕК ТӨЗЕЛЕШЕ:
Балалар төркемгә пиратлар киемнәреннән, көйгә керәләр, бииләр, җыр җырлыйлар:
Күңелле пиратлар
Кулларында хәзинә
Безнең зур кораблар
Йөзәләр диңгездә
Пиратлар көлгәндә
Дөньялар чыңласын
Тормышка ашмаган
Хыяллар калмасын
Исәнмесез!! Без кемнәр?
ЙО-хо-хо, Күңелле пиратлар !
Ярата хәзинәләр
Хәзинәне табарга
Кирәк күпер чыгарга.
Йо-хо-хо
Тәрбияче: Шулай шул дусларым без бик яратабыз хәзинәләр эзләргә. Ләкин картага (презентациядә) карасагыз бик тирән елга юлыбызда
Әйдәгез әле сулыкта үз-үзеңне тоту куркынычсызлык кагыйдәләрен искә алып китик.
-
Аерым билгеләнгән урында гына су коен.
-
Һава температурасы һәм су температурасы җитәрлек булганда гына коен.
-
Таныш булмаган урында су коенма.
-
Ялгыз гына су коенма.
-
Теләсә кайда суга чумып уйнама.
-
Су буенда бер - береңне этеп,батырып уйнама.
-
Өлкәннәрдән башка тирән сулыкларда көймәләрдә, салда йөзмә.
-
Су аркылы чыкканда чиратлап кына чык.
-
Су буйларын чүпләмә.
-
Баткан булып алдап уйнама.
Тәрбияче: су аша чыгарга күпер кирәк дидегез. Ә күперне төзер өчен башта проекты кирәк? Аны архитекторлар эшли . Арихетектор сызымын сыза , һәм конструкторлар аның кечкенә макетын төзиләр (презентациядә)
Кабатлыйк әле дусларым бу һөнәр ияләре белән таныш булыйк:
-архитектор, конструктор.
Әйдәгез без дә архитектор, конструкторларга әйләнеп алыйк сызымын сызыйк ә аннары макетын төзербез.
Кызыл ноктадан 5→, 1↑, 7→, 1↑, 8←, 3 , 1←, 3 , 2←, 3↑, 3→, 1↑, 6←, 1↓, 2→, 5↓
Сезнең өстәлләрдә төзегәч килеп чыгарга тиешле үрнәкләре, һәм төзү тәртибе әйдәгез күперләрне төзик.
Балалар эше
Күперләрне компьютерга тоташтыру.
-
Лего кешеләрен су аша чыгару
-
Хәзинәдә ниләр яшерелгән икән? Корабль
-
Менә киләсе шөгылебездә димәк корабльдә йөзербез.
-
Бүгенге шөгыльдә үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?
Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы.
Күпер аша хәзинәләргә.
( Интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге конспекты)
Актаныш авылы гомуми үсеш
бирүче №2 балалар бакчасы
Югары категорияле
тәрбияче Лотфуллина Л.Г
.
Актаныш 2016ел