Правила дорожного движения должен знать каждый! КВН

С каждым днем на наших дорогах появляется все больше и больше автомобилей. Очень много! Высокие скорости и интенсивность движения требуют от водителей и пешеходов быть очень внимательными. Для того чтобы на дорогах было безопасно, все автомобили, автобусы, троллейбусы подчиняются  строгим законам дорожного движения.  Знать и выполнять правила поведения на улице должны и все пешеходы: взрослые и дети. Дисциплина, осторожность и соблюдение правил дорожного движения водителями и пешеходами – основа...
Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Юлда йөрсәң- бул өлгер!

Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп алган белемнәрен

тикшерү.

Җиһазлау: 1). Магнитофон, җыр язмалары;

2) шакмак, 2 фишка, таблица;

3) 2 конветта 2 киселгән юл билгесе;

4) светофор макеты, 2 машина, 2 флажок;

5) ситуацияләр язылган карточкалар;

6) 2 альбом бите, фломастерлар;

7) транспорт рәсемнәре;

8) 2 кроссворд;

9) юл билгесе һәм хәрәкәте турында рәсемнәр.

Хәерле көн, укучылар, укытучылар, кунаклар! Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне сынау максатыннан, Зирәкләр һәм Тапкырлар Клубының ярышларын башлыйбыз!

Исәнмесез, дуслар!

Бүген бик күңелле көн!

Күптән көткән мизгелебез -

Башланачак КВН!

Бүген бездә бәйрәм көн,

Кояш та көлә күктән.

Дәртле, күңелле уен

Бик күптән безне көткән.

Уенда ике команда катнаша: беренчесе- дәресләрдә юл кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнүче 3 һәм 4нче сыйныф укучылары (музыка астында чыгып басалар), икенчасе- аларның әниләре (чыгып басалар). Ике командага да уңышлар теләп, бәйгебезне башлыйбыз!

1 бәйге. Командаларга исем уйларга, девизын һәм командирын әйтергә.

" Җәяүлеләр " " Уяулар"

(Әниләр) (Балалар)

Машиналарда да йөрибез, Без- тапкырлар һәм уяулар,

Пассажир да булабыз. Тиз генә бирешмәбез.

Кирәк икән, күп вакыт Юл йөрү кагыйдәләрен

Җәяүлеләр булабыз. Һәрвакытта үтәрбез!

Командир: Эльмира Командир: Руслан.

2 бәйге "Биеклекне алу" дип атала. Бу бәйгедә сезнең юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрегезне сынарбыз. Уенның шарты: һәр командадан берәм- берәм генә бер уенчы чыга да шакмакны тәгәрәтә. Мин биргән сорауга дөрес җавап биргәч кенә, чыккан сан кадәр түгәрәкләр буйлап хәрәкәт итә. Юлда шулай ук каршылыклар да очрар. Әгәр кызыл төскә туры килсәгез- башлангыч торышка кайтасыз; яшелгә һәм сарыга туры килсәгез- ук буйлап алга яисә артка хәрәкәт итәргә туры киләчәк. Юл билгеләренә туры килсәгез- ул билгенең нәрсә аңлатканын әйтергә кирәк.

Сораулар:

1). Юл хәрәкәтендә катнашучылар 1). "Световор" сүзе нәрсәне аңлата?

ничә төркемгә бүленә? ( грек сүзе, "Свет"- яктылык, "фор"-

(Йөртүче, җәяүле, пассажир) алып килүче, "Яктылык алып килүче")

2) Балалар төркемен юл аша ни- 2) Тротуар булмаган җирдән ничек йө-

чек алып чыгарга? рергә?

(Башта да, төркем ахырында да (Юл кырыеннан, хәрәкәткә каршы)

кызыл флаг тотып)

3)Балаларны транспортка утыртып 3) Транспортта баручы кеше кем дип

чыгучы шоферга нинди таләп- атала?

ләр куела? (Пассажир)

(3ел шоферлык стажы булыр-

га тиеш)

4) Балаларны мотоциклга утыр- 4) Җәяү йөрүче кем ул?

тып йөрү тәртибе. ( җәяүле)

5) Балаларны машинаның алгы 5) Ничә яшьтән велосипедка утырып

утыргычына утырту тәртибе. юлга чыгарга ярый? (14 )

6) "Автомобиль" сүзе нәрсәне 6) Кайсы артык? "Ашыгыч ярдәм"

аңлата? машинасы, "Янгын сүндерүче" ма-

("Авто"- машина, "Мобиль"- шина, җиңел машина.

тиз йөри торган. "Тиз йөри тор- (Җиңел машина артык. Икесе- мах-

ган машина") сус ярдәм күрсәтүче)

7)Траспорт ничә төрле була? 7) Тукталышта үзеңне тоту кагыйдәлә-

(Җир, су, һава) ре.

Бию "Машина"

3 бәйге. Киселгән юл билгеләрен җыю һәм нинди билге икәнен әйтү.

Ясалган кеше рәсеме Менә сиңа нинди билге!

Чокыр казый бер кеше Һич ышанмыйм:

- Алтын эзлиләрме әллә Нәрсә өчен монда батарея?

Нигә яптылар юлны? Әллә җылытамы юлны?

- Син нәрсә, аңламыйсыңмы? Әллә кышкы салкыннарда

Монда бара юл эше! Шоферлар җылынамы?

Беләсезме, бу билге

Шоферга нәрсә диде?

- Бу- шлагбаум- чыгу урыны,

Поезд үтеп китсен, бел шуны!

Тамашачыларга сорау:

Беренче тапкыр Россиядә системалаштырылган юл хәрәкәте ничәнче елда һәм кем тарафыннан кертелгән?

(1693 елда Петр 1 тарафыннан кертелгән. 1 светофор Лондонда кулланыла).

4 биремебезне үтәү өчен, табышмакның җавабын табарга кирәк.

Үзе усал, үзе кырыс,

Үзе безгә якын дус.

Аның күзләреннән чыга

Кызыл, сары, яшел ут.

Ул нәрсә? (Светофор)

Аның ничә күзе бар? (3)

Өстәге күзе- (кызыл). Ул нәрсәне аңлата?

Укучы: Кызыл төс кабынса әгәр

Туктагыз!- дигән сүзе.

Хәвеф- хәтәрне искәртә

Аның чем кызыл күзе.

Ә уртада- (сары төс). Ул нәрсәне аңлата?

Укучы: Юлдан тыныч чыгу өчен

Безнең киңәшкәнне тыңла.

Көт, күрерсең, сары янар

Өч төснең уртасында.

Аста- ( яшел төс яна). Ул нәрсәне аңлата?

Укучы: Артыннан ук яшел төс

Кабыныр синең юлда.

Әйтер: "Каршылыклар юк,

Курыкмый алга атла!"

Укучы: Онытырга һич ярамый

Юл йөрү кагыйдәсен.

Светофор булсын синең

Якын дустың, иптәшең.

Бу биремебез игътибарлылык белән бергә, җитезлекне дә таләп итә. Команданың һәр әгъзасы берәм- берәм машиналар белән флажокны әйләнеп килә. Шулай ук юлда светофорның да төсләренә игътибар итәргә кирәк. Кызыл утта- машиналар туктый, сарыда- әзерләнә, яшелдә- хәрәкәт итә. Кагыйдәне бозган "шофер" "гараж"га кире әйләнеп кайта һәм яңадан юлга чыга.

5 бирем. Ситуацияләр.

Урамнан машиналар бара.

Әнисе белән улы юл кырыеннан Кыз бала юл аркылы чыгарга әзерләнә.

баралар. Малай юлның икенче Ә юлдан зур йөк машинасы килә. Кыз

ягыннан барган дәү әнисен кү- игътибарсызлыгы аркасында машина-

реп ала һәм аның каршына йөге- ның прицебын күрми. Машина үтүгә,

рә. атлый башлый.

Сорау: Әнисе нинди ялгышлык Сорау: Кыз нинди хата ясый?

ясаган?

Олы юлда.

Гөлсем Гыйбадуллина.

Абыем белән бергә Андый җиңел машинага

Чыктык без олы юлга. Утыра пассажирлар.

Тамаша икән анда:

Тыз- быз чаба машина! Авыр йөкләр төягән

Машиналар да узды-

Абый әйтә: "Машиналар Йөк машинасы дигәне

Бик күп төрле була,- ди Менә шулары булды.

Әнә- КамАЗ, әнә- ГАЗлар

Ә монысы- УАЗ",- ди. Читтән генә торсам да

Карап шау- шулы юлга,

Күрдем әле мин юлда Күп нәрсәләр аңладым

"Москвич", "Жигули"лар. Абый да булгач янда.

6 бирем. Сез тыңлаган шигырьдә төрле машиналар турында сүз барды. Ә менә сез киләчәктә нинди төр машина уйлап табар идегез? Чираттагы биремебез "Киләчәк заман машинасы" дип атала. Сезгә аның рәсемен ясарга һәм якларга.

7 бирем. Ә хәзер, башларны бераз эшләтеп, кроссворд чишеп алабыз.Балалар сорауларга җавапны дөрес язсалар, уртада тагын бер сүз килеп чыгарга тиеш. Ә әниләргә шакмаклардагы хәрефләрдән рәсемдәге транспорт исемнәрен табарга кирәк булалар.

Магнитофонда җыр "Хәерле юл тели һәйкәлләр".

(Гөлсәрвәр сүзләре, О.Усманов көе)

8 бирем. Рәсемнәргә карап, сорауларга җавап бирергә.

1.Рәсемнәрнең кайсысында дөрес 1. Машина йөртүчеләрнең кайсысы юл

чыгу юлы күрсәтелгән? бирергә тиеш?

(2 нче рәсемдә) ( Велосипедчы)

2. Монда күрсәтелгән юл билге- 2. Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыны

ләренең кайсылары велоси- янына бу билгеләрнең кайсысын куя-

педчыга йөрүне тыя? лар?

(1,3 нче билгеләр) (3 нче билге)

Җыр "Юл хәрәкәте".

( Ф.Мортазин шигыре, А. Хәмзин көе)

Табышмаклар:

1. Ул әйберләр һәммәбезгә 2. Шәһәр урман түгел бит,

Бик күп нәрсә әйтәләр. Каян килгән ул монда?

Кирәк чакта боералар, Аклы- каралы икән үзе

Кирәксә- кисәтәләр. Сузылып яткан юлга.

(Юл билгеләре) (Зебра)

3. Йөрми анда машиналар, 4. Әгәр диңгез аръягына

Мотоцикл, тракторлар. Кунакка барыйм, дисәң,

Җәяүлеләр генә йөри, Дулкыннарда чайкалдырып

Исеме була- ... (Тротуар) Ул сине бик тиз илтә. (Пароход)

5.Яп- якты тәрәзәле 6. Өйдән чыгып урам буйлап

Бик күп өйләр таккан да Мин җәяү атлап китсәм.

Рельс буйлап пуф- пуф килеп Кем булам соң, әйтегез,

Шәһәрдән- шәһәргә чаба? Ничек була исемем?

(Поезд) (Җәяүле)

7. Борын- борын заманнарда 8. Ерак- ерак барыйм, дисәң,

Очкан кошларны күреп Башта билет аласың.

Хыялга бирелгән кеше: Аннан йомшак урындыкта

-Их, мин дә очарга, - дип Җилдәй җитез чабасың.

Инде хыял чынга ашты, (Автобус)

Кошлардан да уздырып,

Илтә теләгән җиреңә

Болытларны туздырып. (Самолет)

9.Без утырган машинаны, 10. Әгәр инде автобуста,

Яисә автобусны, Я трамвайда барсам.

Йөртеп алып бара торган Исемем тагын үзгзрә,

Кем була инде бусы? Инде ничек аталам?

(Шофер) (Пассажир)


© 2010-2022