Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр. »

Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Лицей №26» Авиастроительного района г.Казани.











Исследовательская работа

на тему: «Яшь җәлилчеләр.»













Подготовила:
Тимергалеева Айгуль Ниязовна,
ученица 6 класса МБОУ «Лицей №26»

Руководители:

Тимергалеев Нияз Бадертдинович,
зам директора по воспитательной работе
I кв. категории









Казань 2012



Эчтәлек







Кереш

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

Патриот шагыйрь Муса Җәлил - татар әдәбиятының баhадир җырчыларыннан берсе.

Муса Җәлил - Советлар Союзындагы барлык шагыйрьләр өчен тормыштагы, шигърияттәге батырлыкның тулысынча бергә кушылу үрнәге.

Муса Җәлил батырлыгы - гүзәл шагыйрь-көрәшче, шагыйрь-коммунистның бөек батырлыгы ул. Аның хак эшенең тантана итәчәгенә ышанычы какшый торган түгел. Ул үзен батырларча тотып, дошманнарга нәфрәт саклап, җиңүче булып үлде. Аның турындагы истәлек гасырлар кичәр.

Николай Тихонов


Җәлилнең көрәштәге батырлыгы, иҗаты бик югары бәяләнде: Советлар Союзындагы ике иң зур бүләгенә - Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек булган бүтән иҗат кешесе юк.


Леон Небенцаль

Музей

Патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең исемен бөтен дөнья белә. Әйе, тарих битләренә алтын хәрефләр белән мәңге җуелмаслык итеп язылган исемнәр була. Вакытлар, еллар, гасырлар үтү булән дә, ул исемнәр онытылмый. Онытылмый гына түгел, асылташтай балкып тора, кешелекне алга, яктылыкка өнди. Халык шул изге исемнәрне үзенә байрак итеп күтәрә.

Муса Җәлил дә әнә шундый кешеләр плеядасыннан. Аның исеме дә, эше дә үлемсез.

Илебездә Муса Җәлил исемен йөрткән әллә никадәр колхоз-совхозлар, мәктәпләр, театрлар бар. Миллионарча балалар Җәлил үрнәгендә тәрбияләнәләр, аның кебек кыю булырга, ботен гомерләрен Ватан-анага багышларга хәзерләнәләр. Күп мәктәпләрдә яшь буынны революция, Ватан батырлары традициясендә тәрбияләү эшенең билгеле бер системасы барлыкка килгән. Шундыйларның берсе - Казан шәhәренең Авиатөзелеш районындагы 26 нчы лицей.

Тәҗрибә укучыларны өлкән буынның революцион, сугышчан, хезмәт традицияләрендә тәрбияләүнең гаҗәеп нәтиҗәле булуын күрсәтә. Ә инде 26нчы лицейның укытучылар коллективы балаларга үрнәк итеп Муса Җәлил образын сайлаган икән, бу - hәрьяктан отышлы. Муса Җәлил гомер буе хезмәт сөйгән, төрле жанрларда бик күп әсәрләр иҗат иткән, җәмәгать эшләренең эчендә йөзгән. Сугышчан батырлыгы турында әйтеп торасы да юк - Советлар Союзы Герое.

Билгеле булганча, hәр мәктәп коллективының эше еллык план нигезендә оештырыла. Ә инде 26нчы лицейның эш планына игътибар итсәң, лицей күләмендә үткәрелә торган гомуми чаралар, класста башкарыла торган эшләр, дәресләр, класстан тыш эшләр патриот шагыйрь рухы белән сугарылганын күрәсең. Болар барысы бергә бөтен укыту-тәрбия эшенең канвасына патриот шагыйрьнең образын калку итеп чигүне хәтерләтә. Укучылар, кайсы класста булуларына карамастан, дәрес материалларына бәйләп, яисә класстан тыш эшләрдә Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышалар.Бу эш, әлбәттә, дәвамлы рәвештә алып барыла.

Муса Җәлил турында истәлекләр, документлар туплау хатлар алышу формасында, шагыйрьне якыннан белүчеләр белән күрешеп, аларның сөйләгәннәрен язып алу формасында барды.Мисал өчен Муса Җәлилнең көрәштәше Рушад Хисаметдиновның 26 нчы мәктәп кызыл эзтабарларына язган хатын китерергә мөмкин.Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

«Фашистларның лагерларында камчы ашап, рухи hәм физик кыйналып, ачтан, салкыннан тилмереп җик күп йөргәннән соң, мине дә Висла буена китереп ташладылар. Муса Җәлилне беренче мәртәбә мин Демблин крепостенда, 1942 ел азагында очраттым. Беркөнне Гайнан Курмашев мине ымлап үзенә чакырып алды. Яныны килгәч, бездән 10-15 адым ераклыкта торган бер кешене күрсәтте. Ул кеше ниндидер тирән уйга чумып басып тора иде. Гайнан Курмашев, тирә-ягына каранып, безне берәү дә ишетмәслеген белгәч, горурлык белән колагыма пышылдады:

-Бу безнең Совет шагыйре Муса Җәлил. Без сәлам биргәч, Муса безгә борылды. Кул кысышканда мин үземнең ветеренар врач икәнемне әйтеп, Хисаметдинов дидем.

- Гумеров,- диде ул, хәйләле елмаеп.

Шуннан соң без очраша башладык. Мусаны әсирләр бик хөрмәт итәләр, аның шигырьләрен яраталар.

Мин Муса рухландырган меңнәрчә иптәшләрнең ягымлы йөзләрен, ймет нуры белән янып торган күз карашларын hич онытасым юк. Аларның намусы саф калды, совет солдаты, совет гражданины дигән бөек исемгә алар кер кундырмадылар!

Сезнең, яшь җәлилчеләр, герой булуыгызны телим.

Сәлам белән, җәлилче Рушад Хисаметдинов.»

Муса Җәлилнең тормыш, иҗат көрәш юлын күрсәткән материаллар җитәрлек күләмдә туплангач, көн тәртибенә шагыйрьгә багышланган музей ачу мәсьәләсе килеп басты. Моның өчен махсус комиссия төзелде, музей советы сайланды. Лицей директоры Низамов Әлфис Әнәс улы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Тимергалеев Нияз Бәдертдин улы һәм Ситдикова Тамара Геннадий кызы, музей җитәкчесе Камалеева Зөлфия Миннур кызының тырышлыклары белән музейның экспозициясе әшләнде.

Кайберәүләрдә музейга матер-иалларны ничек тупларга, аларны нинди тәртиптә ур-наштырырга була дигән сорау туар. Әлбәттә, музейга экспо-натлар туплауның шаблон бер формасы юк. Иң беренче шарт - туплана торган материаллар документаль яктан дөрес бул-сын һәм шул кешенең, бу очракта Муса Җәлилнең, тормыш юлын, эшчәнлеген дөрес яктыртсын.

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

Икенчедән, экспонатлар да, стендлар да идея-политик таләпләргә җавап бирсен.

Муса Җәлил музеен төзү өчен сайланган совет членнары укучылардан актив тупладылар. Ә актив исә экспонатлар җыю буенча совет кушкан заданиеләрне үтәде.

Музейга материаллар туплауның юллары күп кенә булды. Берәүләр Муса Җәлилгә багышлап чыгарылган альбомнарны эзләделәр, икенчеләр шагыйрьнең әсәрләрен, аның турындагы китапларны җыйдылар, өченчеләр - герой-шагыйрьне белүчеләргә хатлар яздылар. Музейга материаллар әнә шулай тупланды. Ләкин аларны тәртипкә китерәсе, системага саласы бар, күп санлы әйберләрнең иң кирәкле дип табылганнарын сайлыйсы бар иде. Моны музей советы хәл итте. Принцип итеп, югарыда әйтелгәннәр - идея-политик яктан тотнаклы, фактик яктан дөрес һәм язучының тормыш, иҗат, көрәш юлын яхшы тасвирлый торган документ-лар, экспонатлар сайлау куелды.

- Ә шул экспонатларны ничек урнаштырырга соң?

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

Экспонатлар хронологик-логик тәртиптә урнаштырылды:

  1. Муса Җәлилнең балачагы Һәм мәктәп еллары.

  2. Бөек Ватан сугышына кадәрге тормышы, иҗаты.

  3. Бөек Ватан сугышы чоры эшчәнлеге. «Моабит дәфтәре».

Ниhаять, барлык хәзерлек эшләре тәмамлангач, 2006 елның 6нчы маенда 26нчы лицейда Муса Җәлилнең музей бүлмәсе ачылды. Җитәкчесе итеп татар теле, әдәбияты укытучысы Камалеева Зөлфия Миннур кызы билгеләнде.

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

Бу көнне лицейда кунаклар бик күп булды. Алар арасында танылган язучы, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин, Авиатөзелеш районы мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Зәйнуллин Наил Шәйхулла улы, районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән татар теле, здәбияты укытучылары бар иде.

Муса Җәлилнең балачагы һәм мәктәп еллары

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

Җәелеп киткән Оренбург далаларында кеч-кенә генә Мостафа исемле авыл бар. Кыш көннә-рендә кар көрт-ләре күмеп китә, ә җәй көннәрендә кояшка күмелә. Авылның нәкъ уртасында, калкулыкта Муса Жәлил һәйкәле тора. Һәйкәлнең аяк очында тере чәчәкләр.

Ерак тугел, елгага алып төшә торган сукмак буенда, йорт тора. Кайчандыр монда 15 февральдә 1906 елда Муса Җәлил туган.

Булачак шагыйрь яшьтән ук белемгә омтыла. Аны алты яшьтән укырга бирәләр. Ул елларда авыл мәктәбенең башлангыч дурт сыйныфы бер зур булмәдә укытыла. Алдагы рәттә беренче сыйныф балалары, икенче рәттә икенче сыйныф, өченче рәттә өченче сыйныф, аннан дүртенче сыйныф балалары тезелеп утырганнар.

Укытучы һәр сыйныфка аерым - аерым эш биреп укыткан. Ай ярым укыганнан, соң, укытучы Мусаның беренче сыйныф программасын аңлап, икенче сыйныф программасы белән кызыксынганын куреп, аны икенче рәткә утырта. Муса бик тиз укырга, язарга һәм санарга өйрәнә. Муса икенче сыйныф балаларын да бик тиз куып җитеп, өченче сыйныф сорауларына кул кутәреп җавап бирә башлый. Шулай итеп, укытучыга Мусаны өченче рәткә, ә аннан соң дуртенче рәткә кучерергә туры килә.

Шулай итеп Муса дурт еллык белемне бер елда бетереп чыга. Муса узенең гарәп телендә яттан коръән укуы белән бөтен авыл халкын шаккатыра. Тиздән әтиләре Мостафа абзый эшсез калу сәбәпле, Жәлиловлар гаиләсе Оренбург өлкәсенә кучә. Тормышлары бик авыр булса да, гаиләдә җиде бала була. Мостафа абзый балаларына белем бирү теләге белән, балаларын Хөсәения мәдрәсәсенә укырга бирә. Муса монда да бик тырышып укый. Бигрәк тә рәсем дэресләрен ярата. Альбом, буяу кебек нәрсәләр алырга акчасы булмау сәбәпле, Муса кая эләкте, нәрсә эләксә шуның белән рәсем ясый торган була.

Уку елы ахырында, укудагы уңышлары өчен, Мусаны рәсем ясау альбом һәм акварель буяулары белән бүләклиләр.

Соңрак Муса музыка белән мавыгып китә. Дустының мандолинасында чиртеп татар халык жырларын уйнарга өйрәнә. Әмма Мусаның иң яраткан һәм көчле шогыле уку була.

Китап алырга акчасы булмау сәбәпле, ул үзе китаплар ясап, үзенчә китапханә ясарга тырыша. Дәфтәрен дурткә бөкләп, тегеп, катыргыдан төсле тышлар ясап, кечкенә-кечкепә китаплар ясый. Бер битенә әбисеннән ишеткән риваятьләрне, икенче биткә узе уйлап чыгарган әкиятләрне яза. Шушы китапларына сөенеп, Муса аларны дусларына да укыта.

1919 елда әтисе Мостафа абый каты авырудан улеп китә. Мусалар, әниләре Рәхимә апа кешеләргә идән юып, кер юып тапкан, аз гына акчага көн күрәләр. Йомшак табигатьле Муса бик иртә шигырьләр яза башлый.

1919 елның август аенда Оренбургта «Кызыл йолдыз» газетасы чыга башлый. Муса дусты Идият белән шушы редакцияга килеп, узенең шигырьләрен күрсәтә. Икенче көнне «Кызыл йолдыз» газетасында Мусаның «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Шигырь астына «Кечкенә Җәлил» дип язылган була. Бу Мусаның беренче бастырылган шигыре була. Аннан соң бу газетада Муса тагын сигез-тугыз шигырен бастыра.

Шушы елларда Муса «Кызыл чәчәк»исемле балалар оешмасы да ачып җибәрә. Монда ул узе язган пьесалар буенча спектакльләр оештыра, олыларга ошатып лекцияләр, докладлар укыйлар.

1921 еллар Оренбург өлкәсе өчен кара кайгылы еллар була. Бу якларга корылык килә. Кыш бөтенләй карсыз диярлек, яз эссе һәм яңгырсыз була. Улап, икмәк усми. Халык улән тамырлары һәм төелгән имән кайрысы белән тукланалар. Эчәк авырулары башланып бик куп балалар үлә. Тиф авыруы башлана. Куп балалы Жәлиловлар гаиләсендә дә ачлык башлана. Мусаның кечкенә энеләре Закир һәм Зәки вафат була. Сеңелләре Зәйнәп белән Хәдичә ачтан елыйлар. Мусага, бер тамак булса да ким булыр, дип Оренбургка чыгып китәргә туры килә. Ләкин монда да аны ачлык һәм ялгызлык көтә. Ачлыктан шешенеп, аякларын көчкә сөйрәп урамда йоргәндә, пычрак киемле, ябык Мусаны мәдрәсә укытучысы Нургали Надиев табып ала. Ул Мусаны өенә алып кайтып юындыра, ашата һәм «Кызыл йолдыз» редакциясе хезмәткәрләре ярдәме белән «Оренбургская военно-политическая школа»дигән уку йортына урнаштыра.

Бөек Ватан сугышына кадәрге тормышы, иҗаты

1922 елны Муса Казанга укырга бару турында хыяллана башлый, һәм ул тиздән Казанга килеп рабфакка укырга керә. Шул ук вакытта «Кызыл Татарстан » газетасында эшли башлый. Аның шигырьләре даими рәвештә газета - журналларда басыла башлый.

1925 елны рабфакны тәмамлаганнан соң, Мусаны Орскка комсомол комитетына эшкә җибәрәләр.

1927 елда Муса Җәлилне татар-башкорт оешмасына ЦК ВКЛСМ члены итеп һәм «Кечкенә иптәшләр» исемле татар балалар журналының җаваплы редакторы итеп сайлыйлар. Балалар язучылары аз булу сәбәпле, Мусага бик куп балалар шигырьләре, балладалар, поэмалар язарга туры килә.

30нчы елларның икенче яртысында Муса Җәлилне Мәскәү консерваториясендә Татар опера студиясенең әдәбият өлкәсенә җитәкче итеп чакыралар. Муса Җәлил татар язучылары, шагыйрьләре, драматурглары белән хат алыша, артистлар белән эшли. Ул бик күп җырларны романсларны татарчага тәржемә итә.

1939 елны Казанда опера театры ачыла. Җәлил узенең студиясе белән Казанга кайта һәм эшен монда дәвам итә.

Җәлил шигырләрендә музыкальлек арта баруы да аның музыка һәм фольклор белән бәйләнешләренең көчәюенә бәйле. Фольклор, музыка белән бәйләнешләренең уңай нәтижәсе бигрәк тә "Алтынчәч" драматик поэмасында күренде. Шушы әсәрне нигезгә алып композитор Нәжип Җиһанов "Алчынчәч" операсын иҗат итә. Ул татар халкының профессиональ музыка өлкәсендәге олы казанышы буларак кабул ителә. Хәзер дә мәдәният тарихында ул шулай бәяләнә. "Алтынчәч" поэмасын Җәлил татар һәм башкорт әкиятләренә, легендаларына нигезләп яза. Нигезгә "Җик-Мәргән" эпосын һәм "Алтынчәч" әкиятен сала. Башка әкиятләрдән дә файдалана. Халык иҗатындагы фантазия киңлеге, вакыйгаларның масштаблылыгы, образларның символик мәгънә белән дә яктыртылулары шагыйрьне дә халыкта сыналган юллардан атларга этәрә. Әсәрнең төп идеясын шагыйрь үзе болай билгели: "Либреттоның төп идеясе - халыкның үлемсезлеген һәм үзенең бәхете өчен властьның кара көчләренә, ирексезлеккә һәм колыкка каршы көрәш омтылышын күрсәтү", Аның бу сүзләреннән дә әсәр идеясенең шул чор өчен гаять кыю һәм көтелмәгәнчә яңгыравын күрергә мөмкин. Җәлил үзе дә әсәрнең бер үзенчәлеге итеп андагы образларның "әсәрнең эчтәлеген тәшкил иткән философик идеяләрне гәүдәләндерүче гомумиләштерелгән образ - характерлар булып" эшләнүләрен күрсәтә. Тугзак, Җик, Алтынчәч, Кулупай образларында гомумиләштерү аеруча көчле, хәтта алар символик образлар дәрәҗәсенә күтәреләләр. Кол халыкның - Бураш картның кызы Алтынчәч символик планда халыкның иреккә омтылу, азатлык идеалын гәүдәләндерә. Хакимият әһелләре халыкның "бәхет кошын" хан сараеның бизәге итәр өчен тырыша. "Бәхет кошына" кул сузган кара көчләр белән киеренке көрәш бара, һәм бу көрәш халыкның җиңүе белән тәмамлана.



Бөек Ватан сугышы чоры эшчәнлеге. «Моабит дәфтәре».

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

Ул фронтка 1942 елның яз башында гына барып эләгә. Шагыйрь хезмәт итәргә тиешле 2нче Удар армиягә Ленинградка ярдәм итү бурычы куела. Җәлилгә кадәр политрук булып, ул чакта ук танылган скульптор Евгений Вучетич эшләгән булган. Редакция, армиянең башка частьләре кебек үк түбән сазлыклы урында урнашкан була. Вучетич малярия белән авырый, аны самолет белән тылга озаталар.

Өлкән политрук Җәлил еш кына газета материаллары һәм фронт шигырьләре җыю өчен алгы сызыкка чыга торган була. Бервакыт апың күз алдында укчылар батальонының командиры һәлак була. Журналист хәрби чины буенча батальонда иң өлкәне булып чыга һәм сугышчыларны атакага күтәрә. Шул рәвешчә солдатлар куелган бурычны үтәп чыгалар.

2нче Удар армиянең язмышы фаҗигале булып чыга. Чолганышта калган сугышчылар һәм командирларның күбесе һәлак була. Җәлилнең ничек итеп әсир төшүе озак вакытлар дәвамында ачыкланмый кала. Соңрак уннарча эзләнүченең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыклана. 1942 елнын июнендә машина арбасында шагыйрь утырып барганда редакция машинасына бомба эләгә. Өлкән политрукны кыйпылчыклар эләгүдән газета кәгазе рулоннары саклап кала. Шартлау дулкыны аларны 15 метр ераклыктагы куаклар эченә ыргыта. Җәлил, немецлар табып алганга кадәр тәүлектән артык аңсыз ята, умрау сөяге сынган була. Яшерен оешмадагылар немецарның астыртынлыгын беләләр. Алар лагерьда киңәшмә үткәрәләр. Ә коммунист Җәлилгә немецларның планнарын жимеру өчен алар яклы булып эш йөртергә йөкләнүе турындагы карарны фронт сызыгы аша Мәскәүгә ВПК(б) ҮКна җибәрәләр. Моның өчен аларга оешманың бер әгъзасы Ян Габдуллинга качарга булышырга туры килә. Бу кәгазъ, эле дә КПСС ҮК архивында саклана.

Кызганычка каршы, Сталин чорында, идарәчеләр яшерен оешманың беркетмәсенә дә, фрот сызыгын кичеп чыккан офицерның сүзләренә дә ышанмыйлар. Ян Габдуллинның үзен каты тикшерүдән соң кабат фронтка рота командиры итеп жибәрәләр. Ул озакламый сугышта һәлак була.

Ә Җәлил исә ул вакыт эчендә немецларга эшләргә ризалаша. Тик бер шарт белән: беркайчан да алар формасын кимәскә. Ул гади киемнәрдән йөри. Ел дәвамында ул лагерьлардан әсир төшкән татар һәм башкорт сугышчыларын эзләүче һәм аларны легионнарга берләшергә өндәүче чиновник вазифасын башкара. Бу вакыт эчендә ул бөтен Германия территориясе буенча иркен йөри алган.

Немецлар хәрби әсирләрдән милли легионнар төзи башлаганнар. Әлеге легионнарны төзүчеләр фикеренчә , идеология эшен һәм милләтнең танылган авторитетлы кешеләре алып барырга тиеш булган. Розенберг, СССРда белем алган һәм урыс телен яхшы белүче Прибалтика немцы, әлеге эшне Җәлилгә үзе тәкъдим иткән. Тик шагыйрь риза булмаган.

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

Лагерьда эшләп килүче яшерен оешма бу турыда белгәч, аңа ризалашырга куша. Әлбәттә, бу карарны кабул итү җиңел булмаган - чөнки шагыйрь легионга бер кергәч, артка юл юклыгын аңлаган. Үлгән очракта да, хыянәтче исеме алып дөньядан китәсен белгәч, Җәлил ризалашу белән үк, немецлар Советлар Союзы-на шагыйрьнең бу адымы турында язылган газеталарны юллый. Илдә, әлбәттә аны шунда ук Ватанны сатучы дил игълан итәләр, барлык китапханәләрдән китапларын җыеп алалар һәм юкка чыгаралар.

"Моабит дәфтәрләре"ндә шагыйрьнең маһабәт героик образы алга баса. Рухының бөеклеге белән аны халык хыялында туган әкият геройларына, Данко, Прометей, Алып батырларга охшаталар. Әмма Җәлил ул геройлардан үзенең гади жир улы булуы, реалистик чынлыгы белән аерылып тора. Кылган эшләре, батырлыклары - жир кешесе-неке, кичереш-уйлары жир улыныкы. Аның поэзиясендә - XX гасырның кырыгынчы елларында яшәгән көрәшче-шагыйрь кичерешләре. "Моабит дәфтәрләре"ндәге лирик герой да - тормыш эченнән килгән, тормышчанлыгы белән олы, мәһабәт герой. Авыр сынау шартларында Җәлилнең гади жир кешесенә - совет кешесенә хас кешелекле сыйфатлары ачылып китә. Вакыты белән аны сагыш хисләре биләп ала. Вакыты белән куз яшьләре дә күренә. Кайчагында ул ярсу, кайвакытта тыныч, уйчан, сабыр. Үз хәленең аянычлы язмышын уйлап әрни, сызлана. Вакыты белән күңелле киләчәккә омтыла, татлы хыялларга бирелә, сугыштан соңгы тыныч көннәрне күз алдына китерә. "Моабит дәфтәрләре" җан документы булганы өчен күп барьерларны үтә алды, туган иленә кайтты, адресатларына иреште.

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

"Моабит дәфтәрләре"н саклап, илчелеккә тапшырган Бельгия көрәшчесе Андре Тиммерманс Җәлил турында болай ди: "Мин кабатлап әйтәм, ул бик тыныч һәм бик батыр кеше иде, мин аны һәрвакыт ихтирам итә идем". Җәлил белән аралашып, аңа үз китапханәсеннән Гёте кита-бын биреп торган рухани Юрытко сүзләре бик гыйб-рәтле: "Акыллы, ягымлы, тәрбияле, зур укымышлы ул кеше, үлем көтеп торганын белгән хәлдә дә үзен бик тыныч тотуы белән, миндә гадәттән тыш әйбәт тәэсир калдырды".

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

Йомгаклау

Югарыда сөйләнгән тәҗрибә 26 нчы лицейда класстан тыш эшләрнең билгеле бер система белән, максатка юнәешле итеп оештырылуы турында сөйли. Ә моның нәтиҗәсе ничек соң дигән сорау туарга мөмкин.

Иң әһәмиятлесе шул - белемнең сыйфаты күтәрелде һәм югары уку йортларына керүчеләрнең саны артты. Балаларның тәртибе яхшырды. Бу мисаллар, әлбәттә, әйбәт, күңелне тынычландырырлык. Ләкин бүгенге укучы киләчәк кешесе икәнен онытмыйк. Аның тормышка карашы, мораль йөзе, җәмгыять алдында үз бурычын дөрес аңлавы киләчәктә, тормыш чынбарлыгында, хезмәт процессында ачык чагылыр һәм ул чагылыш уңай булыр дип ышанасы килә. Мондый оптимистик нәтиҗә ясау өчен шактый күп үрнәкләр-мисаллар китерергә булыр иде. Лицей бер бүген генә эшләми. Аны тәмамлаган егетләр һәм кызлар илебезнең төрле почмакларында Ватанга турылыклы хезмәт итәләр. Менә ул нәтиҗә!

Исследовательская работа на тему: «Яшь җәлилчеләр.»

© 2010-2022