Җил, ураган, смерч

"Описание материала: Җилле бураннар 1. Җилне иң беренчеләрдән безнең эрага кадәр III гасырда, борынгы мисырда күзәткәннәр. Аның өчен Афинада биек багана төзелгән һәм багана очындагы тритон сурәтле флюгер җил юнәлешен күрсәткән. 2. Безнең эрага кадәр 525 нче елда мисырлылар җирләрне яулап походларга чыкканнар, аларны Сива оазисы кызыксындырган. Камбиз – патша 50 мең кешедәән торган гаскәр әзерли һәм походка китә. Бу гаскәр Нил буйларын кичеп юкка чыга. 1977 нче елда гына юкка чыккан Камбиз гаск...
Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җилле бураннар

  1. Җилне иң беренчеләрдән безнең эрага кадәр III гасырда, борынгы мисырда күзәткәннәр. Аның өчен Афинада биек багана төзелгән һәм багана очындагы тритон сурәтле флюгер җил юнәлешен күрсәткән.

  2. Безнең эрага кадәр 525 нче елда мисырлылар җирләрне яулап походларга чыкканнар, аларны Сива оазисы кызыксындырган. Камбиз - патша 50 мең кешедәән торган гаскәр әзерли һәм походка китә. Бу гаскәр Нил буйларын кичеп юкка чыга. 1977 нче елда гына юкка чыккан Камбиз гаскәре табыла. 2500 ел буе сакланган җилнеә сере ачыла.

  3. Планета иң көчле җил 1934 нче елның 12 апрелендә АКШ та Вашингтон тавында күзәтелә. Аның тизлеге 375 км/сәг булган.

  4. 1972 нче елның 8 мартында Гренландия өстендә 333 км/сәг тизлекле җил күзәтелгән.

  5. Россиядә иң көчле җил 1986 нче елның 8 февралендә Баренц диңгезендәге Харлов утравында күзәтелә, аның тизлеге 187 км/сәг була.

  6. Иң көчле җилле материк ул Антарктида, анда елның 365 көнендә бертуктаусыз көчле җилләр исә, ком бураннары булмаган көннәр бик аз була.

  7. 1937 нче елда Мәскәүдә көчле җил 3 минут эчендә биек йортларның түбәләрен җимерә, трамвайларны әйләндерә, тәрәзә пыялаларын вата, агачларны тамырлары белән кубарып ташлый.








Ураганнар

  1. Безнең эрага кадәр 492 нче елда Греция ярлары буенда коточкыч ураган 300 хәрби флотилия кораблен суга батыра һәм нәтиҗәдә Персия патшасы Дария гаскәре юкка чыга.

  2. 1281 нче елда манголлар Японияга хөќүм итәләр. Әмма диңгездән барганда көчле ураган аларның корабльләрен тар-мар итә һәм бик күп гаскәре юкка чыга.

  3. 1780 нче елда көчле ураган Атлантик океанда Америка яр буйларында үтә. Океан дулкыннары 60 метрга күтәрелә, 400 судна суга бата меңләгән кешеләр үлә.

  4. 1900 нче елның сентябрьендә АКШ ның Техас штатының Галвестон шәһәренә ураган төшә. Нәтиҗәдә шәџәр юкка чыга, 25 мең кеше һаләк була.

  5. 1906 нче елның сентябрьендә Гонкогка тайфун килә. Нәтиҗәдә 11 авыр судно 22 уртача зурлыктагы пороход, 2000 көймә суга бата һәм 10000 кеше үлә.

  6. 1934 нче елда бу хәл Япониянең Осака шәһәрендә күзәтелә. Укучылар дәресләрдә утырганда көчле ураган 87 мәктәпне җимерә, барлыгы 420 укучылар һәм укытучылар үлә, 1000 кеше яралана.

  7. Иң куркыныч ураган 1970 нче елда Бангладешта үтә. Бер мизгел эчендә ураган дулкыны 25 млн. кешенең гомерен өзә. Зарар күргән районда эпидемияләр башлана. Холера авыруыннан өсаен меңләгән кеше үлә, гомумән алганда 300 мең кешенең гомере өзелә.








Смерчлар

  1. Смерчлар иң күбе АКШта, Австралиядә, Төньяк Африкада күзәтелә. АКШта ел саен 750-800 смерчлар булып тора һәм ул илгә ел саен 40 млн. долларлык зыян күрсәтә.

  2. 1925 нче елда АКШта узган смерч 684 кешенең гомерен өзә.

  3. 1983 нче елда Краснодар өлкәсендә Кара диңгез буенда смерч нәтиҗәсендә Джубга авылында су күтәрелә, йортлар, машиналар, хайваннар су астында кала.

  4. 1984 нче елда Идел - Вятка районында үткән смерч меңләгән агач, су башняларын, электр баганаларын җимерә, транспорт тукталып тора.

  5. Иң көчле смерч 1989 нче елда Бангладеш өстендә була. Нәтиҗәдә 1300 кеше үлә.

  6. Америкадагы Канзас штатының 1 мәктәбендә 1920 нче елда куркыныч хәл була. Мәктәп ике бүлмәдән тора, берсендә укытучы тора, икенчесендә балалар укый. Бервакыт дөрес барганда кинәт караңгылана, куркыныч тавыш ишетелә. Балалар куркып укытучыга сырыла. Шул мизгелдә ишек һәм тәрәзәләр очып китә, бүлмәгә кара өер керә һәм бөтен нәрсә һавага күтәрелә һәм оча. Укытучы соңыннан болай дип сөйли: «Мин үземне бик җиңел тойдым, нәрсәдер мине күтәрде, балалар һәм парталы класс һавага кутәрелде. Без барыбызда оча идек, балалар һәм класс эйберлэре бормаланып очты. Мина бик куркыныч булды һэм анымны югалтым……..Аныма килгэндэ, мин чулдә идем. Минем яныма укучыларым чабышып килде,әмма барысы да тугел…џњ бала юк иде.

© 2010-2022