Доклад на тему Профилактика травматизма

Каждый день в мире в результате несчастных случаев погибает 2270 детей, это 830 000 детских смертей в год, еще несколько десятков миллионов детей попадают в больницы с травмами различной степени тяжести. Такие данные содержатся во «Всемирном докладе ВОЗ и ЮНИСЕФ по профилактике детского травматизма», презентация которого прошла 19 февраля 2009 г. в Москве в рамках Съезда педиатров России. Уровень детской смертности, связанной с травмами, в России - самый высокий в Европе и составляет более 13 0...
Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Һәр көнне дөньяда бәхетсезлек очракларыннан 2270 бала үлә. Бу 1 елга 830000 дигән сүз. Ә берничә дистә миллион бала төрле дәрәҗәдәге травмалар алып, больницаларга эләгә. Бу саннар 2009 елның 19 февралендә Мәскәүдә узган Россия педиатрлары съездында аталган.

Россиядә травмалар белән бәйле булган балалар үлеме дәрәҗәсе Европада иң зурысы һәм елга 13000 нән артыкны, ә 1 көнгә 35 не тәшкил итә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 1 көнгә үлем белән тәмамлана торган 6 очракның 5 есен, ә 1 елга 11000 очракны булдырмый калырга мөмкин. 9 яшьтән дә олырак балалар үлеменең төп сәбәбе - бәхетсезлек очрагы булып тора. Бу сан үсеп килүче илләрдә 95% тәшкил итә. Алдынгы илләрдә соңгы елларда балалар травматизмын кисәтү эффектлырак була башлаган һәм бу күрсәткеч 40% тәшкил итә. Балалар травматизмының төп сәбәпләре булып юл-транспорт травматизмы, мәктәп травматизмы, урам һәм көнкүреш травматизмы тора.

Халык арасында балалар травмалары тиз төзәлә, дигән ялгыш фикер йөри. Бу һич тә дөрес түгел. Кайбер травмалар нәтиҗәсендә (Мәсәлән пешкәннән соң калган җөйләр, химик пешүдән соң үңәчнең кысылуы, күз зарарлану, сөякләр зарарлану) 18-20 % очракта балалар инвалидлыгына китерергә мөмкин. Эшне куркынычсыз итеп оештыру һәм балаларга һәрвакыт куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртеп тору күп кенә травмаларны булдырмый калырга ярдәм итә. Ләкин шул ук вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм инструкцияләрен бозу, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә теләмәү яки үти алмау травмаларга китерергә мөмкин.

Бала тәпи йөри башлаган моменттан куркынычларга дучар. Ата-ана һәм тәрбиячеләренең бурычы - барлык төр куркыныч чыганакларын бетерү һәм нормаль тормыш тәэмин итү. Ләкин балаларны нигезсез куркынычсызлык чаралары белән күмеп китәргә кирәкми. Бу- балада үз-үзенә ышанмау һәм кечкенә генә кыенлыкларны да җиңә алмау барлыкка китерә. Кирәгеннән артык мөстәкыйльлек бирү дә ярамый. Караучысыз калган бала куркыныч хәлләргә ешрак дучар була.

Юл -транспорт травматизмы шәһәрдә ешрак була. Ләкин соңгы елларда авылда да транспортның артуы бу төр куркынычны авылга да алып килде. Велосипедта йөрү кагыйдәләрен бозу, юлның дөрес ягыннан бармау, юлны тиешсез урында аркылып чыгу - болар барысы да төрле җәрәхәтләргә китерергә мөмкин булган сәбәпләр. Ә хәзер хөрмәтле ата-аналар. әйтегез әле, Сез җәяү барганда юлның кайсы ягыннан барырга тиеш?

Юл йөрү кагыйдәләре мәктәптә өйрәтелә. Ләкин ата-аналар да балаларыннан һәрвакыт бу кагыйдәләрне үтәүләрен таләп итәргә тиеш. Велосипедта йөргәндә юлның уң ягыннан барырга һәм юл читеннән 1 м дан да эчкәрәк кермәскә. Ә велосипедны җитәкләп кенә барганда, җәяүлелеәр үтәгән кагыйдәләрне үтәргә, ягъни юлның сул кырыеннан барырга. Балалар ял вакытларында, яки мәктәпне укып бетергәч шәһәргә баралар. Авылда аз транспортка ияләнеп барган балага шәһәр тормышына ияләнү кыенрак . Шуңа күрә балаларны алдан ук кисәтергә кирәк. Менә бик күпләр үтәп бетерми торган, ләкин бик мөһим кагыйдәләр.

-урамны светофорның яшел төсенә генә аркылып чыгарга;

-урамны тиешле урыннарда гына чыгарга, һәм бу уең турында машина йөртүчеләргә аңлаешлы итеп белдерергә, аларны кинәт тормоз тотарга мәҗбүр итмәскә;

-тротуардан барырга;

-әгәр булса, җир асты чыгу юлларыннан файдаланырга;

-җәмәгать транспорты тукталышларында күпләп җыелып торып, башкаларны машина юлына чгырга мәҗбүр итмәскә;

-бала коляскасы алып баручыларга юл бирергә;

-тар тротуарның бөтен киңлеген алып, култыклашып яки кочаклашып бармаска.

Мотоцикл һәм велосипедларга килгәндә, алар белән файдаланучылар күп очракта үзләренә нык ышанаган булалар, реакциябез зур, куркынычларны булдырмый кала алабыз дип уйлыйлар. Велосипедта зур юлларга 14 яшь тулгач кына чыгарга мөмкин. Ә мотоцикл йөртү таныклыгын 16 яшь тулгач, укып, тиешле имтиханнарны биргәч кенә алырга мөмкин. Таныклыгы булып та, каска кимичә яки тизлек режимын үтәмичә йөрү-зур ялгышлык. Бу үзеңне һәм башкаларны куркыныч астына кую дигән сүз. Мотоцикл һәм велосипедта йөрүчеләр түбәндәгеләрне үтәргә тиеш.

-юлда башка транспортларга каршы бармаска, бары тик юлның уң ягыннан гына барырга;

-хәрәкәтеңне үзгәртү турында алдан ук белдерергә;

-кинәт туктамаска;

-кинәт урамны аркылы чыгарга теләгән җәяүлеләргә игътибарлы булырга;

-узып китүче автомобильләргә игътибарлы булырга, алар узып киткәндә һава дулкыны барлыкка китерәләр, һәм тигезлекне саклауны кыенлаштыралар;

-күпләп барганда бер-бер артлы барырга;

-зур габаритлы әйберләрне рамга буенча беркетергә, кисә яки кадый торган предметларны чүпрәк белән төрергә;

-юл билгеләре таләпләрен төгәл үтәргә;

-буксирга алмаска, үтеп баручы машиналарга артыннан ябышмаска;

-боз өстендә велосипед яки мотоциклда йөрмәскә.

Урам травматизмына килгәндә, безне һәрвакыт куркынычлар сагалап тора. Балаларга өйдән чыгып киткәндә һәрвакыт әйтеп китәргә кирәклеген гел искәртеп торырга кирәк. Су буена баралармы, таудан чана яки чаңгы шуарга баралармы, табигатькә ял итәргә яки эшкә чыгалармы, барысын да ата-аналар белеп торырга һәм бала вакытында кайтмаса, эзләргә чыгарга тиешләр. Тормышта әйтмичә китеп, ниндидер бәла-казаларга юлыккан очраклар еш булып тора. Мисал өчен, текә ярдан карга сикереп уйнаган балаларның кар астында калып имгәнү һәм үлү очраклары, әле быел гына Түбән Кама районында көзге каникул көннәрендә юка боз өстендә велосипедта йөргәндә боз астына төшет киткән ике дус - 7 һәм 9 яшьлек ике малай язмышы нык уйланырга мәҗбүр итә. Шулай ук төзелеш булган урыннарда уйнамаска, түбәсеннән боз асылынып торган йортлар яныннан әйләнеп узарга, электр трансформаторлары тирәсенә бармаска һәм башка шундый тормышка куркыныч янаган урыннарны әйләнеп узарга кирәклеге турында һәр бала белеп торырга тиеш.

Урамда хуҗасыз бәйсез этләрнең тешләвеннән зарар күргән очраклар да булырга мөмкин. Моннан саклану өчен, балаларга бу этләр янына якын бармаска, котыртмаска, кыйнамаска, әйбер бәрмәскә кирәклеге турында өйрәтергә кирәк. Шулай ук ашаган яки йоклаган вакытларында аларга кагылырга, уйнаган өйберләрен алырга маташырга, ашарга бирергә ярамый. Хуҗасы булган этләр белән дә сак кыланырга кирәк. Аларның хуҗалары белән уйнамаска, бәйдә торган эткә якын килмәскә кирәк. Әгәр инде куа башласа, курыкканны күрсәтмәскә, аңа "Место", "Стоять", "Лежать", "Фу" дигән командалар биреп карарга кирәк. Файдасы булмаса, якындагы өйгә кереп качарга, яки өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга кирәк. Этнең игътибарын читкә юнәлтү өчен, кул астындагы берәр предметны читкә ыргытып карарга кирәк. Моның белән күпмедер вакытны отарга мөмкин. Куып тотса, битне һәм бугазны сакларга кирәк, таяк булса, таяк белән сакланырга мөмкин. Тешләгән очракта ул урынны водород перекисе яки йод эремәсе белән эшкәртергә һәм кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Йортта балалар өчен иң куркыныч урын - кухня. Санап үтеләчәк киңәшләрне үтәсәгез, балагызны бу хәлләрдән саклап кала аласыз.

-плитада кәстрүлләрне урнаштырганда, зурларын түргәрәк, кечкенәләрен алгарак куярга кирәк;

-ашарга пешергәндә, плитаны караучысыз калдырмагыз. Кайнау процессын күзәтергә, кәстрүлдән суны ташытмаска, а табадан майны артык чәчрәтмәскә кирәк;

-кечкенә балаларга газ комфоркаларын ачып уйнау ошый, шуңа күрә кулланмаганда яки балаларны үзләрен генә калдырып киткәндә, газ кранын ябарга кирәк; аңлый башлаган яшькә җиткәч, ни өчен газны ачарга ярамаганын аңлатырга кирәк; газ краны ябык вакытта да комфорка сүндергечләрен ачып-ябып уйнауны тыярга кирәк, чөнки ачык калганын онытып, 1 тапкыр ялгышуың аркасында, бу гадәткә өйрәнгән балалар газ белән агуланып үләргә, яки янгын чыгарырга мөмкин;

-шырпы, зажигалка ише ут чыганакларын балалар буе җитмәслек урыннарга алыргша кирәк;

-көнкүрештә кулланыла торган химикатлар да балалар өчен потенциаль куркыныч чыганагы булып тора. Еш кулланыла торган химикатларның куркынычлык дәрәҗәләрен белергә кирәк һәм мөмкин булган очракта зарары азрак булганын сатып алырга кирәк. Бу матдәләр бергә җыелган булырга һәм балалар ала алмаслык урында булырга тиеш. Буяу, скипидар, бензин, техник майлар һәм башка шундый ише продуктлар аерым махсус шкафта сакланырга һәм ачкычка бикләнергә тиеш.

-кимерүчеләргә, корткыч бөҗәкләргә, гөмбәләргә, чүп үләннәренә каршы химикатларны саклаганда да аерым кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Бервакыт хастаханәгә "агуланган" дигән диагноз белән бер кешене китергәннәр. Бу кеше кибеттә чүп үләннәренә каршы кулланырга гербицид сатып алган һәм култык астына кыстырып, өенә кайтып киткән. Пакетының ертык булуы аркасында, бу химикат тән тиресе белән контактка кергән һәм агулану китереп чыгарган. Шуңа күрә мондый матдәләр белән эшләүне балаларга тапшырырга ярамый.

- балалар буе җитәрлек җирдә даруларны һәм исерткеч эчемлекләрне дә калдырырга ярамый;

-пычак, кайчы, без, энә һәм башка кисә һәм кадый торган предметларны да аерым полкада яки тартмада сакларга кирәк. Алар аңлый башлагач, бу предметларны дөрес куллану һәм аларның куркынычлыгы турында аңлатырга мөмкин.

-розеткада электр приборларының вилкаларын тыгып калдырып китмәскә, балалар төрле тимер предметларны ( мәсәлән, кадак, энә, невидимкалар, шпилкалар) розеткага тыгып, ток сукмасын өчен, розеткаларга пластмассадан эшләнгән махсус саклагычлар куярга кирәк;

-көнкүреш электр приборларына заземление куелырга һәм автомат пробкалар куелырга тиеш.

Күп гаиләләрдә балаларның аерым бүлмәсе була. Балалар бу бүлмәләрдә үзләренең күп вакытын уздыралар. Гел күзәтеп һәм тыеп торуны киметү өчен, тиз ватыла торган яки куркыныч предметларны бу бүлмәләрдән алырга кирәк. Чөнки бала гармонияле үссен өчен, үзе дә күпмедер мөстәкыйльлеккә ия булырга тиеш. Бу бүлмәләргә мебель сайлаганда, очлы яки кисә торган кырлы булмаска тиеш. Мебельнең очлы кырлары төрле синякларның, шишкаларның, бәрелүләрнең сәбәпчесе булып тора. Шуңа күрә андый урыннарны поролон ябыштырып капларга кирәк. Балаларга куркыныч уенчыклар, бигрәк тә ату кораллары алып бирмәскә, төрле шартлаткычлар, петардалар, салютлар шартлатып уйнарга рөхсәт бирмәскә кирәк. Пистолеттан вак пластмасса шариклар атып, күзләренә, борын эчләренә, колак тишекләренә керткән очраклар, пистон белән атып, очкыны күзгә кереп, яки янгын чыгарган очраклар билгеле. Уенчыклар уйнап туйгач, астагы полкада яки тартмада сакланырга тиеш, бала өстән үрелеп алам дип, егылып төшәргә һәм имгәнергә мөмкин.

Юыну бүлмәсендә балаларның үлү яки имгәнү очраклары күп булуны истән чыгармака кирәк. Чистартучы матдәләр аерым шкафта сакланырга тиеш. Яланаяк юеш идәндә басып торган килеш электр приборларын, (мәсәлән, фен, электробритва) эшләтеп җибәрергә ярамый. Электр миче яки радио дымлы бүлмәдә һаваны электрлый һәм һава электр үткәргеч ролен үтәргә мөмкин. Әгәр юыну бүлмәсе газ белән җылытыла икән, тәрәзәләр яки форточкалар бераз ачылган хәлдә булырга тиеш. Газ белән җылыту җайланмасының гермитиклылыгын тикшерергә һәм вентиляция юлының тыгылмаган икәнлеген даими тикшереп торырга кирәк. Таеп егылып имгәнмәс өчен, асты таймый торган аяк киеме файдаланырга кирәк. Дезодарант баллоннары җылы чыганагына якын яки кояш нурлары астында озак торса, шартлап, төрле имгәнүләр китереп чыгарырга мөмкин.

Өйдә телевизор нык подставкага урнаштырылган булырга, стенадан һәм шторлардан кимендә 70 см га ерак торырга тиеш. Йорт тирәсендә утын кисә торган электр яки бензин пилаларын, электр һәм бензин үлән чапкычларны, мотоблокларны, электр тегермәннәрен (дробилкаларны) кечкенә балаларга ышанып тапшырырга ярамый. Бакчаларда яки йорт тирәсендә агулы үсемлекләр үсми микән, дип тә тикшереп торырга кирәк. Йорт хайваннары белән аралашканда тырнаган яки тешләгән очракта, бу ярадан столбняк микроблары эләгергә мөмкин. Шуңа күрә яраны тиз арада зарарсызландырырга кирәк. Сезгә кайбер очраклар гына аталды. Татар халкының "Бәла аяк астында " дигән мәкален истән чыгармыйк. Шул чакта балаларыбыз исән -сау булырлар.

© 2010-2022