Урок по теме: «Виды транспорта»

"Описание материала: Тема: Транспорт төрләре. Нинди транспорт була? Максат 1) Транспорт төрләре белән таныштыру. 2) Белемнәрне тирәнәйтү, кызыксынуларын, танып-белү активлыкларын үстерү. 3) Юл йөрү кагыйдәләрен кисәтү, игътибарлы булырга өндәү. Материал: Плешаков А.А. “ Әйләнә – тирә дөнья” 114-117 бит, өстәмә эш дәфтәре, “Юл фәне әлифбасы” Җиһаз: презентация, төсле рәсемнәр Укучылар белергә тиеш - транспорт төрләре аерырга; - “транспорт” төшенчәсен аңлатырга; - транспорт төрләренә мисал...
Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы Әйләнә-тирә дөнья һәм ТИН дәресе

Тема: Транспорт төрләре. Нинди транспорт була? 2 сыйныф

Максат 1 ) Транспорт төрләре белән таныштыру.

2) Белемнәрне тирәнәйтү, кызыксынуларын, танып-белү активлыкларын үстерү.

3) Юл йөрү кагыйдәләрен кисәтү, игътибарлы булырга өндәү.

Материал : Плешаков А.А. " Әйләнә - тирә дөнья" 114-117 бит, өстәмә эш дәфтәре, "Юл фәне әлифбасы"

Җиһаз : презентация, төсле рәсемнәр

Укучылар белергә тиеш

- транспорт төрләре аерырга ;

- "транспорт" төшенчәсен аңлатырга

- транспорт төрләренә мисаллар китерә белергә

- юл йөрү кагыйдәләрен белергә.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Дәрес барышы

1. Эшчәнлек юлын билгеләү.

Исәнләшү.Уңай эмоциональ халәт тудыру.

2. Белемнәрне актуальләштерү

-Укучылар, әйдәгез әле сезнең белән яңа йорт төзеп карыйк.

-Сезне нәрсә гаҗәпләндерде?

-Нинди кызыклы предметлар күрдегез?

3. Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар сез бүген мәктәпкә ничек килдегез?

-Менә син Хәйдәр машина белән килдем, дидең. Син нинди машиналар беләсең соң?

Сезнең юлда нинди машиналар күргәнегез бар?

Әгәр сез юлдан барсагыз, сез -кем буласыз?

- Ә менә машина безгә кирәк ме ул?

- Әйе ул транспорт чарасы булып тора.

Бездә бүген кунакта Айрат белән Гөлназ.

Алар безгә бүген төрле транспорт төрләре белән таныштырып китәрләр.

- Укучылар транспорт төрләрен белергә телисезме?

Ләкин, әле алар сезнең зирәклекне тикшереп карарга телиләр.Табышмаклар чишәсегез киләме?

-Укучылар сез ничек уйлыйсыз? Һава юлы транспортына нәрсә керер?

-Ә су юлы транспортына?

-Җир асты юлы транспортына?

-Махсус транспорт төренә нәрсәләр керә дип уйлыйсыз?

Әйе, укучылар җир өстеннән,су буйлап, һава һәм җир астында кешеләрне утыртып йөрү һәм төрле йөкләр ташу өчен транспортлар хезмәт итә.(слайд) Урок по теме: «Виды транспорта» Урок по теме: «Виды транспорта»

Су юлы транспорты белән танышу.

Каек ул, укучылар- агачтан ясалган җиңел көймә.

-Әйе, суда йөзү өчен көмәләр, параходлар,

теплоходлар, ракеталар, метеорлар кулланалар.(слайд)

Проблемалы ситуация тудыру.

Укучылар, су транспортын куллану кыш көннәрендә ни өчен авырлаша?

Һава юлы транспорты турында нәрсә әйтә алабыз? Нинди һава транспорты төрләрен беләсез?

Гасырлар буена кешеләр күккә күтәрелергә хыялланганнар. Кешенең, кош кебек биекккә күтәреләсе килгән.Төрле әкиятләр уйлап тапканнар.Мәсәлән нинди әкиятләр беләсез?

Моннан ике йөз елдан артык французлар зур шар ясап аның эченә җылы һава тутырганнар, шар күккә очкан.

Кеше- һавада.Ә хәзер күктә нинди генә һава транспорты юк .(слайд)

Проблемалы ситуация тудыру.

Самолетларга очу өчен нинди һава шартлары комачаулый соң?

Соңгы елларда бик күп самолетларда төрле халакәткә очрыйлар.Ни өчен икән?

-Ә җир асты транспорты турында сез нәрсәләр беләсез?

Җир асты юллары метро дип атала.Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә җир асты юллары бар.Метро пассажирларны йөртә. Метрога аерым төшү урыннары бар.(слайд)

-Сезнең метрога утырганыгыз яки аны күргәнегез бармы?

Метро тимер юл транспорты булып та тора.Җир өсте тимер юл транспортына поезд, трамвайлар да керә.Алар ни өчен хезмәт итәләр соң?

-Укучылар пассажирларны йөртүче транспорт төренә тагын нинди транспортларны кертер идегез?

Ә алар җәмәгать транспорты дип атала.

Проблемалы ситуация тудыру

- Ә ни өчен алар җәмәгать транспорты дип атала соң?

-Кешеләр ни өчен транспортка утыралар соң?

-Сезнең автобуска утырганыгыз бармы?

-Әгәр син автобуска яки трамвайга утырасың икән син кем буласың инде?

-Укучылар, автобустан төшкәч юлны ничек узарга?

-Ә трамвайны?

Рәсем буенча әңгәмә. (слайд)

Нәрсә ярый,нәрсә ярамый?

Урок по теме: «Виды транспорта»

-Укучылар, карагыз әле, Алсу ни өчен урын бирмәгән?

-Өлкән кешеләргә урын бирергә кирәкме?

-Транспортта тагын нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?

Ял минуты

(Сколиоз өчен күнегүләр, таяклар ярдәмендә)

Йөк ташучы нинди транспорт төрләрен беләсез?

Камаз машинасын кайда эшлиләр соң?

Ни өчен аны йөк ташучы транспорт дип атыйлар? Ул машиналар безгә кирәк ме соң? (слайд)

-Укучылар сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Махсус транспортлар белән дә танышып китәрбез.Аларга янгын машинасы, ашыгыч ярдәм,(скорый) милиция хезмәткәрләре машинасы, газ оешмасы машинасы керә.

-Бәлки сезнең ул машиналарны күргәнегез бардыр?Әйдәгез әле менә бу шигырьләрне укып чыгыйк.

-Кайларда күрдегез инде сез аларны?

-Шулай булгач, бу махсус машиналар кирәкме соң?

4.Күнекмәләрне беренчел ныгыту

Рәсем буенча әңгәмә.

-Укучылар сез нинди транспорт төрләрен күрәсез?

Урок по теме: «Виды транспорта»

Укучылар, Айрат белән Гөлназ сезгә үзләренең киңәшләрен бирәләр.

-Җәяүле тротуардан гына, анда да уң яклап барырга тиеш.

-Юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга мөмкин.

-Ә ничә яшьтән балаларга велосипедта зур юлларда йөрергә ярый?

-Укучылар, сез биремне үти алдыгызмы? Кайда кыенлык туды?

-Укучылар, исегездән чыгармагыз!

Якынлашып килүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыкмагыз.

-Әти-әтиләрдән башка төрле транспортка утырып китәргә ярамый.Безнең киңәшне тыңлагыз дип кисәтә сезне Айрат белән Гөлназ.!

5.Яңа белемне белемнәр системасына кертү һәм кабатлау.

Өстәмә дәфтәрләрдә эш.

Аннан соң яңа белем алдагылары белән бергә кулланылган күнегүләр үтәлә.

-Табигатьтә, мәсәлән, елгада,урманда, һавада,урамда нинди куркыныч хәлләр булуы бар?

-Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз? Нинди мисаллар китерә аласыз?

Нәтиҗә

1.Өйдә очлы,үткен хезмәт коралларыннан, кайнар әйберләрдән,электр приборлаыннан сак булырга.

2.Урамда транспорттан, юлдагы бозлавыктан, караклардан сак булырга.

3.Табигатьтә суга батудан, урманда адашудан, агулы җиләк яки гөмбә ашаудан сак булырга.

6.Эшчәнлекне бәяләү (рефлексия). Йомгак.

Максат: укучылар эшчәнлекне ничек башкаруларын , белемнәрне үзләштерүләрен аңлаулары. Үзеңнең һәм сыйныфның эшчәнлегенең нәтиҗәсен (результат) бәяләү.

Сораулар:

  • Нинди бурычлар куйдык?

  • Куйган бурычларны чиштекме?

  • Нинди юллар, ысуллар белән чиштек?

  • Тагын нәрсәләр эшлисе бар әле?

  • Яңа белемне кайда куллана алабыз?

  • Дәрестә сезнең нәрсә бик яхшы, нәрсә авыррак килеп чыкты?

  • Тагын нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

  • Сезгә дәрес ошадымы?

7.Өй эше бирелә.Билгеләр куела.



Дежур.

Һава торышы

Укучылар предметлардан йорт төзиләр.

Артык предметларны атыйлар.

-Апа мине әти машина белән алып килде.

Укучылар җавабы тыңланыла.



-Җәяүле.



Әйе.

Укучылар табышмакларны үзләре укып, чишәләр, рәсемнәрен табалар.

(машина,самолет,көймә,поезд)



  • Самолет, вертолет

  • Көймә, параход, ракета, теплоход...

  • Метро





Укучылар үзләре бирелгән текстны укыйлар

Элекеге заманнардан бирле кешеләр суда йөзү өчен агач кулланганнар.Агачның уртасын чокып, баш-башларын очлап, каек ясаганнар.Суда йөзү өчен беренче җайлан-маларны ишкәк белән ишкәннәр.Тора бара бу ишкәкләрне җилкәннәр алыштырганнар.

Укучылар җавабы

-Кыш көне су өсте боз белән каплана.Чөнки кыш көне бик салкын.һ.б.

Укучылар җавабы.



-Оча торган келәмнәр,....



-Көчле җил, давыллы яңгыр, кар-буран-

нар ,ураганнар, яшен.

-Ватылырга , ягулыклары бетәргә мөмкин.

-Метро. Безнең Казан шәһәрендә дә метро бар.

-Апа минем Казанда метрога утырганым бар.

-Минем күргәнем юк.

-Пассажирларны йөртү өчен.

Поезд,автобус, троллейбус...



-Чөнки аларда бушка йөреп булмый, акча түләп билет алырга кирәк бит .

-Кешеләр автобусларга утырып эшкә, укырга, кунакка кибеткә баралар.

-Бар.

Укучылар җавабы тыңланыла.

-Мин автобуска утырсам пассажир булам.

-Автобусны арттан әйләнеп узарга

-Трамвайны алдан әйләнеп үтәргә

Укучылар җавабы, һәркем үзенә нәрсә ярый нәрсә ярамый дигән нәтиҗә ясарга тиеш.

  • Транспортта тавышланырга ярамый

  • Транспортны чүпләргә ярамый

  • Тәрәзәдән башны яки кулны чыгарып барырга ярамый

  • Транспорттан чыкканда сак булырга

  • Өлкәннәргә урын бирергә ярый.

  • Билет алырга .

Укучылар фикере тыңланыла.



Гимнастик күнегүләр башкаралар.

Камаз,...

Чаллы шәһәрендә Камаз машиналары чыга.

Укучылар фикере тыңланыла.

Укучылар шигырьләрне кычкырып укыйлар. Нәтиҗә ясыйлар.

Урок по теме: «Виды транспорта»Урок по теме: «Виды транспорта»

Урок по теме: «Виды транспорта»Урок по теме: «Виды транспорта»

Укучылар фикере тыңланыла.

-Йөк машинасы йөк ташый.

-Махсус транспорт кешеләргә ярдәмгә ашыга.

-Җәмәгать транспорты күп санда кешеләргә хезмәт күрсәтә.

-Шәхси транспортны кеше үз файдасы өчен куллана.



-14 яшь тулгач кына велосипед белән олы юлга чыгарга мөмкин.

-Юк, чөнки без транспорт төрләрен белдек.









© 2010-2022