Сан турында төшенчә

Дәрескә үзанализ.      Укытучы: Зиннурова Эльвира Рифкатовна, Зеленодол районы, 1нче лицей.Татар теле, 5 б сыйныфы.Дәреснең темасы: Сан турында гомуми төшенчә.  Микъдар саны.Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәтү.Максат: 1) сан темасын кабатлау.2) Микъдар саны белән таныштыру3) хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.УУЭ: шәхси, коммуникатив, регулятив һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү һәм камилләштерү.Дәрес укучыларда телдән бәйләнешле сөйләм, сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү, эәчәнлекнең дөр... Дәресемнең максатына ирештем дип саныйм.
Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Үткәрү технологиясе

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУЭ

I Оештыру моменты.

Максат: укучылар белән уңай атмосфера тудыру

Укытучы балалар белән исәнләшә.

Укучылар исәнләшә.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек - танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Танып-белү эшчәнлеге: гомум уку эшчәнлеге - үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.


II. Белемнәрне актуаль-

ләштерү.

Максат: санны искә төшерү.


(Өй эшен сорый)

  • Укучылар, тактага игътибар итегез әле (слайдта табышмак).

  • Таралгач - биш, җыелгач - бер. Нәрсә ул?

  • Дөрес. Икенчесе: Башы бер, күзләре унике.

  • Дөрес. Кызыл төс белән билгеләнгән сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

  • Әйе. Ә нинди сүз төркеме ничә? соравына җавап бирә?

  • Дөрес (Слайдта сан сүзе чыга). Димәк, сан нинди сорауга җавап бирә һәм нәрсәне белдерә?

  • Әйе, сез әйткән җаваплардан санның кагыйдәсе килеп чыкты (слайдта кагыйдә чыга).

  • Без сезнең белән бүген сан темасын кабатларбыз.

  • Хәзер без бергәләп санның моделен төзибез.

(Укытучы балаларга Фрейер моделен тарата).

  • Вакыт чыкты. Тактага чыгып модельны тутырыгыз.


  • Бармаклар һәм йодрык.


  • Сәгать.


  • Ничә?


  • Сан.


  • Ничә? соравына һәм предметның исәбен белдерә.



Укучылар модельны төзи.

Укучылар тутыралар.


Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Танып-белү эшчәнлеге: гомум уку эшчәнлеге - үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.





III. Яңа тема өстендә эшләү.

Максат:

  1. микъдар саны белән таныштыру.

  2. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Тактада яңа сүзләр тәрҗемәләре белән буталып бирелгән.

  • Укучылар, такта янына чыгып сүзләрнең тәрҗемәләрен дөрес урнаштырыгыз.

  • Ә хәзер яңа сүзләрне сүзлекләрегезгә язып куегыз.

Алтын - золото, золотой.

Бөртек - зёрнышко.

Тау - гора.

Хезмәт - труд.

Тырыш - старательный.

  • Укучылар, тактага игьтибар. Хәзер караячак мультфильмда сан кергән барлык сүзтезмәләрне дә язып барыгыз.

  • Кем сигез сүзтезмә язып алды? (иң күп сүзтезмә язып алган укучыдан укыттыра).

  • Ә кемдә иптәшегез әйтмәгән сүзтезмә калды?

  • Бирелгән сүзтезмәләргә сорау куегыз?


  • Бу саннар предметның нәрсәсен белдерәләр?


  • Әйе,предметның исәбен белдереп, ничә? соравына җавап бирә торган сан микъдар саны дип атала. Китапларыгызның 92нче битен ачыгыз.

(Бер укучыдан кагыйдәне укыта).

  • Ә без бүген сезнең белән микъдар саннарына тукталырбыз.

  • Әйдәгез әле сез караган мультфильм турында сөйләшеп алыйк. Ул ничек дип атала?

  • Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

  • Ә уңышка ирешер өчен сезгә нишләргә кирәк?


Эшлиләр.


Яңа сүзләрне язалар.


Мультфильм карыйлар, саннарны язып баралар.

(Иң күп сүзтезмә язып алган укучы укый).

  • Бер ир, бер хатын, биш ул, биш малай, бер бөртек, мең бөртек, ике тау, биш егет.



  • Ничә?



  • Исәбен.



Бер укучы укый.



  • Алтын бөртекләр.



  • Эш һәм хезмәтне яратырга, тырыш булырга. Тырышып эшләсәң генә уңышка ирешеп була.

  • Тырышып укырга.


Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Танып-белү эшчәнлеге: гомум уку эшчәнлеге - үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.













IV. Ныгыту.

Максат:алган белемнәрне ныгыту.

  • Дәфтәрләрегезгә өченче февраль, сыйныф эше дип язып куегыз. 92нче биттәге 3нче күнегүне язмача эшләгез.

  • Иптәшегезнең эшен слайд ярдәмендә тикшерегез.

(Слайдта дөрес җавап чыга).

  • Сез кибеттә һәм сезгә ашамлыклар сатып алырга кирәк. Сатучы белән сезнең арада нинди сөйләшү булачак? Уйлагыз. Бу бирем өчен 3 минут вакыт бирелә.

Уен "Башкача әйт".

  • Түбәндәге сүзтезмәләрне башкача ничек әйтер идегез?


Язалар.

Тикшерәләр.

Укучылар диалог сөйлиләр.

Җавап бирәләр.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Танып-белү эшчәнлеге: гомум уку эшчәнлеге - үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.


Физкультминутка.




Предметара бәйләнеш

  • Укучылар, 1дән 20гә һәм 20дән 1гә кадәр инглизчә һәм татарча санагыз.

3 укучы саный.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Танып-белү эшчәнлеге: гомум уку эшчәнлеге - үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

V. Тикшерү күнегүләре

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Бирем.

  • Хаталы сүзтезмәне табыгыз. Дәфтәрләрегезгә бары дөрес язылган сүзтезмәләрне генә язып алыгыз. (Бирем эшләргә 4 минут бирелә. Карточкалар тарата. Дөрес җавап слайдта).

Биремне эшлиләр.

Җавапларны тикшерәләр.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Танып-белү эшчәнлеге: гомум уку эшчәнлеге - үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.


VI. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия.

Карточкалар тарата.

Карточкаларны тутыралар.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек - танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Танып-белү эшчәнлеге: гомум уку эшчәнлеге - үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.


VII. Өй эше.

Слайд.

  • 93нче бит, 7нче күнегү(базис дәрәҗәдәге бирем);

  • Микъдар саны кергән 5 мәкаль табып килергә (базис дәрәҗәсендәге бирем);

  • Саннар кергән хикәя язарга "Минем гаиләмдә саннар"(югары дәрәҗәдәге бирем);

Өй эшен язып куялар.




Укытучы: Зиннурова Эльвира Рифкатовна, Зеленодол районы, 1нче лицей.

Татар теле, 5 б сыйныфы.

Дәреснең темасы: Сан турында гомуми төшенчә. Микъдар саны.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Максат: 1) сан темасын кабатлау.

2) Микъдар саны белән таныштыру

3) хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

УУЭ: шәхси, коммуникатив, регулятив һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү һәм камилләштерү.

Җиһазлау: ноутбук, интерактив такта, карточкалар, иллюстратив материал, документ-камера.

© 2010-2022