Пожар һәм шартлауларга характеристика

Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МОУ "Лицей № 26»















Тема : " Авария һәм катастрофаларның

нәтиҗәләре"























Казан 2014

Максат:

1) укучыларны авария һәм катастрофа нәтиҗәләре белән таныштыру;

2) аларга саклану чаралары һәм коткару эшләрен аңлату;

3) әйләнә - тирә мөхиткә игътибарлы караш булдыру.

Җихаз: такта ,акбур, таблица.

Дәрес барышы:

1. Оештыру.

2. Актуальләштерү.

3. Яңа тема аңлату.

4. Йомгаклау.

5. Ныгыту

6. Өйгә эш.


























Исәнмесез балалар. Бүген без авария һәм катастрофалар турында өйрәнүне дәвам итәбез.Ә хәзер үткән дәрестәге теманы кабатлыйбыз.

Беренче сорау: Нәрсә ул авария?

Икенче сорау: Нәрсә ул катастрофа?

Өченче сорау: Авария һәм катастрофага мисаллар китерергә.

Авария һәм катастрофалар нәтиҗәсендә килеп чыккан вакыйгалар.

Кеше һзенең тормышын яхшыртам дип кайчагында эшенә салкын караш белән карый, һәм технологик процессны контрольдән югалта, үзенә һәм әйләнә - тирәдәге башка кешеләрне үлем куркынычы астына куя.Шундый куркынычларның берсе химик матдәләрнеә һавага чыгуы. Бу матдәләрнең кисәкчәләре кеше һәм хайван оррганизымына эләгеп (һавадан ,судан, азыктан) анда җыела һәм үзләренең җимерү эшләрен алып баралар. Производствода агулы газ чыгу белән бәйләнгән ситуацияләр бик күп. Көндәлек тормыш һәм промышленность калдыкларын эшкәртү һәм күмү бөтен дөнья проблемасы булып тора. Шулай итеп производстводагы аварияләр һәм катастрофалар нәтиҗәсе бәхетсезлек, кайсы претпреятиедә булган шуңа карйы. Әгәр дә ул АЭС булса анда әйләнү - тирә мөхитнең радиоактив матдәләр белән , ә химия промышленносте булса КТИАМ(көчле тәэсир итүче агулы матдәләр) , авыр металл белән пычрануы була.

Үткән дөрестә дөньяда зур авария һәм катастрофаларны карап үттек.

1. Италиянең Севезо шәһәрендә химик реактордан көчле агулы матдә- диоксинның һавага чыгу белән булган бәхетсезлек нәтиҗәләре:

-зарарланган зонадан кешеләрне күчерү;

- 40 мең баш хайван зарарланган була;

- бу райондагы барлык үсемлекне бетерәләр;

- агулы болыт үзе белән көчле дерматоз тарата. Хәзерге көнгә кадәр агуланган кешеләрне врач күзәтүе астында тоталар.

2. Коми республикасында 1994 елның көзендә 14 мең тонна нефть җиргә һәм суга ага.

Коткару эшләре транспортта , производствода һәм бәхетсезлек очрагы булган районнарда алып барыла. Аларның максаты - бәхетсезлеккә дучар булган кешеләрне эзләп табу, беренче медицина ярдәме күрсәтә, һәм эвакуа- цияләү. Коткару эшләре үз эченә нәрсәләрне ала соң ?( Слайд)

1. Разведка ясау , маршрутның радиоактив матдәләр белән зарарлануын тикшерү, юлга билгеләр кую.

2.Качу урыннарын эзлиләр, зарарланган җирдә калган кешеләр белән элемтә урнаштыралар, җимерү характерын билгелиләр, янгын чыгу һәм таралуны булдырмау , кешеләрне эвакуацияләү маршрутын төзиләр.

3. Янгын сүндерү белән беррәттән күчермәү поласалары өстиләр.

4. Кешеләрне табу һәм коткару эшләре бәхетсезлек булган бөтен территорияләрдә үткәрелә. Яңадан бәхетсезлек килеп чыгуны булдырмау чаралары эзлиләр. Газны , электрны , суны өзәләр.

5. Җимерекләр астында калган кешеләрне коткаралар.

Укучыларга рекомендацияләр:

- тирән сулыш аларга , ихтияр көчен югалтмаска;

- кеше сусызлыкны һәм ачлыкны озак вакытлар кичерә алалар;

- коткару һәрчактада булачак;

- тавыш чыгаруны китереп чыгару(мәсәлән трубалар буенча тавыш үтә);

- чыгу урынын эзләү;

- әгәрдә һава аз булса , ут яндырмау(янганда кислород тотыла)

Йомгаклау.

Өйгә эш: конспектны уку, сорауларга җавап әзерләү.








МОУ "Лицей № 26»






Тема: "Пожар һәм шартлауларга характеристика."













Казан 2014

Максат:

пожарга һәм шартлауга кыскача характеристика ;

аларның килепчыгу сәбәпләрен аңлатырга;

әйләнә - тирә мөхиткә игътибарлы караш тәрбияләү;

Җихаз: таблицалар.слайдлиар




Дәрес барышы:


1. Оштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Яңа теманы аңлату.

4. Йомгаклау.

5. Ныгыту.

6. Өйгә эш.

7. Билге кую.






Исәнмесез балалар! Бүген без сезнең белән пожар һәм шартлаулар турында өйрәнүне дәвам итәбез.

Иң элек өй эшен кабатлап китик.

Сораулар:

1. Катастрофа һәм аварияләрнең нәтиҗәләре нинди булырга мөмкин?

2. Авария һәм катастрофаларга мисал китерергә.

3. Коткару эшләре турында сөйләргә.

4. Әгәрдә җимереклек астында калсаң ничек үз - үзеңне тотарга ?

Яңа тема.

1. Пожар һәм шартлауга кыскача характеристика.

Пожар - ул кешенең контрольдән югалткан уты. Алар бик күп зыян һәм бәла - каза китерәләр . Пожар транспорт белән янучан матдәләрне йөртүдән дә килеп чыга. Үз - үзеннән скипидар , камфара , нафналин янып китәргә мөмкин. Пожар төрле җирдә булырга мөммкин. Мәсәлән: предприятиеләрдә, авыл хуҗалыгында, уку йортларында, балалар бакчаларында һәм торак йортларда. Статистика буенча безнең илдә һәр 4-5 минут саен пожар була. Һәр сәгать саен янгында кеше һәлак була , 20 гә якын пешү һәм җәрәхәт ала . Ел саен бик күп суммада әйберләр көлгә әйләнә.

1990 елда гына 27 мең янгын чыккан. Ул вакытта 10 мең кеше (шуларның 2800 бала) һәлак булган. Тагы да күбрәге зәгыйф һәм пешкән кешеләр.

Кагыйдә буларак пожар һәм шартлауны белеп бетертеп булмый. Кайчагында шартлаулар янгын китереп чыгаралар. Янгында углеводород газлары (метан, этан, пропан) күп кулланган җирдә дә килеп чыга. Котеллар , газ аппаратлары , химия заводларыны , химия заводларының продуктлары, бензин парлары һәм башка кушылмалар шартлый. Янгын чыгу куркынычын тегермәндә он , элеваторда тузан, шикәр заводында шикәр, агач эшкәртү заводында агач тузаны бөртекләре, шахтада җыелган газ китереп чыгарырга мөмкин. Сугыш кирәк - яраклары складлары да шулай ук шартлыйлар.

Шулай ук шартлау торак йортлардада булырга мөмкин. Кешеләр газны сүндерергә оныталар , ашарга пешергәндә игътибар итмиләр. Су газны сүндереп , газ әкренләп җыела. Кухняга кереп ут кабызгач (включательдә һәрвакыттада очкын чыга) бик көчле шарлау булырга мөмкин . Бу вакытта кешеләр һәлак була, бина җимерелә , әйберләр яна. (слайдлар)

Пожар башлансын өчен 3 шарт кирәк.

- янучан материалның булуы;

- кислород(яну өчен кирәк);

-ут.

Характеры буенча пожарны локаль эре масштаблы һәм катастрофалыга булеп йөртәләр.

Локаль - бу вакытта янгын бинаныә бер өлешендә барлыкка килә һәм аны 1 яки берничә сәгать эчендә сүндерергә мөмкин.

Эре масштаблы бу вакытта янгын бер үк вакытта предприятиенең берничә цехында , берничә өй , нефть складында да булырга мөмкин. Янгын бик күп суммада зыян китерергә һәм берничә көннәр дәвам итәргә мөмкин. Мисал өчен АамАЗда пожар бер атна дәвам итте.

Катастрофаны - бу вакытта күп кеше һәлак булырга мөмкин.

Мисал : 1989 елгы Башкириядә катастрофа.

2. Килеп чыгу сәбаплары.

Килеп чыгу сәбаплары бик күп. Агач, кумер, алюминий, он , мамык , киндер тузаннары шулай ук куркыныч тудыра. Салкын караш, игътибарсызлык аркасында 1985 елның җэендә "Космос" кунакханәсендә янгын чыга. Бик күп кер юу аркасында кер юу бүлмәсенең мамык вентеляция шахтасын томалый. Эшчеләр аныә дары кебек кабынып китүен онытып ,мамыктан ут белән котылмакчы булалар. Яндырып җибәрүгә бик шартлау була.8 кеше пешү, янгыннан 45 мең сум(1991 ел күрсәткече буенча) зыян килә.

Җәй көне урманнарда , кырларда торф җирләрендә, ә кыш - торак йортларда, предприятиеләрдә янгын күп була. Торак йортларда янгын кешеләрнең дициплинасызлыгы, игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә чыга. Төпчекләрне , шырпыны идәнгә ташларга, төзек булмаган электр приборлары белән эш итәргә ярамый. Бер розеткага берничә электр әйберләре тыгарга ярамый. Төзек булмаган электр приборларын кулланырга ярамый. Машина двигателен бензин белән юарга ярамый.

3. Янгын һәм шартлауны булдырмау чаралары.

Янгыннан саклануның төп принциплары:

1) Янгыннан саклануга күп кешене тартырга.

2)Янгыннан саклануны йдә, транспортта, эштә кыскача џһәрвакытта төгәл үтәргә кирәк.

Моны һәрвакыт истә тотарга кирәк:

- Янгынны сүндерү чараларын белергә кирәк.1минутта - 1 чокыр; 2 минутта - 3 чиләк су кирәк булса, 3 минутта инде су тонналап та җитмәячәк;

- Электр җылыту, газ приборларыбелән эш итә белергә кирәк;

- Газ балонын бервакыттада чормада, подвалда тотмаска;

- Җиләтелми торган бүлмәдә газ җылыткычларын эшләтмәскә;

- Газ һәм электр җиһазын специалистка урнаштырттырга кирәк;

- Үтүкне, электр плиткаларын, мичләрне мебельләрдән һәм чормалардан 60 см читтә урнаштырырга кирәк;

- Розетканы су тидермәслек итеп урнаштырырга кирәк;

- Шәмнәр белән сак эш итәргә.

Гаражда.

1.Ябык гаражда эшли торганторган машина тотарга ярамый.

2. Әгәр бензин яки май акса аны туктатырга, бу урынны киптерергә.

3. Гаражда тиз кабынучан матдәләр саклсмаска .

Җәмәгать урынында.

1.ТӘмәкене ярый торган урында гына тартырга.

2. Авариядән чыгу урыннарын томаламаска.

3. Кибеткә, кинотеатрга, ресторанга кергәч запас чыгу урыннарын барларга.

Йомгаклау.

Ныгыту

Билгеләр кую.

© 2010-2022