Разработка по правилам дорожного движения

Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Исән-имин йөрим, дисәң, бел син юл йөрү кагыйдәсен. Разработка по правилам дорожного движения

Максат: юл хәрәкәте билгеләрен, кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту, светофор төсләрен аера белүләрен, светофорга карап, ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү, укучыларның аң дәрәҗәсен үстерү, эзлекле уйларга, чагыштырырга, карар кабул итәргә өйрәтү, балаларда мөстәкыйльлек, ярдәмчеллек сыйфатлары, игътибарлылык, сәламәт яшәү рәвеше, тирә-яктагы кешеләрнең гомере өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: юл билгеләре,светофор макетлары, уенчык автомобиль һәм кеше рәсеме.

Көтелгән нәтиҗә: юлда йөрү кагыйдәләрен белү, автомобиль хужаларына һәм җәяүлеләргә ихтирам хисе тәрбияләү, үз фикереңне әйтеп бирә белү, аралашу әдәбе булдыру.

Җыр "Хәерле көн"

1. Оештыру. Бер елмаю тирә-якны җылыта, бер-беребезгә елмаеп, җаннарны җылытып алыйк.

2. Табышмакка җавапны кем белә?

Җәен, көзен, яз,кышын,

Иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

бик тиз аңлыйлар үзен.

Нәрсә ул светофор? (иминлекне саклаучы прибор)

-Светофор кайда була? Ни өчен кирәк?(балалар җавабы)

(Балалар светофор булып киенеп керә)

Кызыл: Иң усалы кызыл ут,

Ул яна икән -тукта.

Юлың киселде шунда-

Һәммәсенә дә юл ябык.

Сары: Тыныч чыгыйм, дисәң юлны

Киңәшебезне тыңла да

Көт. Хәзер сары ут яна

Светофор уртасында.

Яшел: Аның артыннан яна яшел ут

Балкыр күзең алдында.

Әйтер ул: киртә юк хәзер,

Курыкмыйча алга атла.

Дәреснең темасын һәм максатын кем әйтә ала?( Балаларның җавабы тактага язылган тема белән чагыштырыла). Разработка по правилам дорожного движения

(Ишек шакыйлар. Убырлы карчык керә)

У.К.: Зинһар, гафу итегез. Мин ишек артыннан тыңлап тордым, сез табышмакка җавап бирдегез. Мине дә өйрәтегез әле. Бүген чак кына автомобиль астына кермәдем. Механик Рәвил абый ачуланды да: "Б ар мәктәпкә, өйрән, автомобиль йөртүчеләргә кайгы, кыенлык китермә",- диде. Мине дә кертәсезме дәрескә?

-Рәхим ит, бергә-бергә күңеллерәк тә булыр әле.

Укытучы: Сез нинди светофорлар беләсез?

-транспорт өчен 3 төсле

-җәяүлеләр өчен 2 төсле

-сукырлар өчен тавышлы

-кеше рәсеме ясалган 2 төсле

-тимер юл аша үтү өчен (семафор)

Ни өчен кызыл төс куркыныч сигналы дип атала? (ерактан күренә)."Тыючы" һәм "Кисәтүче" сигналлар да кызыл кайма белән алына. Яшел төс яшәү төсе ул.

"Светофор" җырын садиклар башкара.

Булат светофор тарихы белән таныштыра.

Беренче светофор моннан 100 елдан да алдарак Лондонда барлыкка килә.Ул шәһәр уртасында 6 метрлы багана өстендә тора һәм 2 төсле уты була- кызыл һәм яшел.Махсус куелган кеше кирәкле төстәге түгәрәкләрне бау ярдәмендә күтәреп торган.Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929 елда куелган. Анда 3 төс кулланыла һәм көйләүче кеше укны кирәкле төскә куеп тора. Аннан электрлылары барлыкка килә. Җәяүлеләр өчен Санкт-Петербургта 1937 елда куела. Грек теленнән "ут ташучы" дигәнне аңлата.

Укытучы: юл һәм урамнарның үз законнары бар. Бу законнар юл телен бик яхшы белүне таләп итәләр. Шушы телдә барлык илләрнең дә юллары, урамнары, чатлары сөйләшәләр. Ә җәяүле? Белемсез җәяүле ничек урамга чыгар? Юл сөйләгәнне , куркыныч турында кычкырганны аңламас. Аннан ни булыр? Юл телен белмәү бик куркыныч бит. Кайбер наданнар хәтта үз гомерләре белән саубуллашалар. Кеше укырга өйрәнгәндә аңа хәреф өйрәтәләр, хәрефләрдән сүзләр, аннан җөмлә төзиләр.Юл теленең дә үз хәреф-билгеләре бар. Ләкин алардан сүз җыярга кирәкми. Бер билге-юл сигналы.

Разработка по правилам дорожного движения

Юл билгеләренең ни аңлатканын искә төшерик.(Плакат буенча эш)

-Кисәтүче -өчпочмаклы, ак төсле, кызыл каймалы.Куркынычка килеп җитүне белдерә (плакаттан күрсәтү)

-Өстенлек билгеләре-төрле төстә һәм формада (плакаттан карау)

-Тыю- түгәрәк, ак яки зәңгәр төскә буялганнар, кызыл кайма бар, ниндидер чикләүләр кертә (күрсәтү)

-Боеру- түгәрәк, зәңгәр төстә, символлар ак.

-Махсус күрсәтмә билгеләр аерым хәрәкәт тәртибен кертә я бетерә.

-Мәгълүмат билгеләре

-Сервис билгеләре

-Өстәмә мәгълүмат билгеләре

-Практик эш вакытында сезнең игътибарыгыз тикшереләчәк. Үзебезне шәһәр урамында юлда дип күз алдына китерик. (Балаларның кайсы автомобиль, кайсы җәяүле була)

Җәяүле бала кайдан, ә автомобиль кайдан бара? Юл аркылы каян чыгасыз? Бу билгеләр нәрсәне күрсәтә? (тамгалар куелган). Сезгә юлдан чыгарга нәрсә ярдәм итте? Велосипедта ничә яшьтән юлда йөрергә ярый? Нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

-Шәһәрдә светофор да, зебра да, куркынычсызлык утраулары да бар. Без бит авылда яшибез. Авыл да автомобиль саны ягыннан хәзер шәһәрдән бик калышмый. Авыл юлында һәм көйләнелмәгән юлда үзеңне ничек тотарга? (кагыйдәләр әйтү)

Ә нигә бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк соң?

Булат укырга килгәндә нинди юлдан килә?-сөйләү.

Шигырь тыңлап китик. Мондый хәл булырга мөмкинме?

1 укучы.Урамда шау-шу,бик җанлы урам.

Анда кешеләр, машина тулган.

Үтә МАЗлар да,

Зур КамАЗлар да,

Жигулилар йөри урамда.

Күңелле йөрү утырып атка,

Мотоцикллар выж да выж чаба,

Велосипедлар кош кебек оча.

2 ук. Әнә теге агайга сез игътибар итегез.

-"Светофорда кызыл ут,

Бераз гына көтегез!"

Киңәш бирә олысы,

киңәш бирә кечесе,

Ә ул туктамый, бара,

Инде хәзер нишлисе?

-"Төкерәм светофорга,

Мин ирекле кеше",-ди,

"Урамда йөрү һәркемнең үз эше".

Күрегезче шоферны-агарды да, күгәрде,

Күрү белән тормозга ярый басып өлгерде.

3 ук. Әгәр әйтсә шофер да:

"Төкерәм тәртибенә,

Йөрим үземчә генә!"

Постовой посттан китсә,

Трамвай йөртүче дә

Кагыйдәләрне бозса?

Ничек тели һәр кеше

Шулай йөрсә һәм узса?

Алай булса, дисеңме,

Дускаем, ниләр булыр?

Син яшәгән бу урам

Мең хикмәт белән тулыр.

Менеп бара машина

Троллейбус өстенә.

Кереп киткән трамвай

Сөт кибете эченә.

4 ук. Була алмый андый хәл,

Тәртип саклый постовой,

Кырыс, уяу светофор,

Тәртипле шофер абый!

-Таблицалар белән эш.(Рәсемнәрне карау, ни күргәнне сөйләү һәм шигырь уку)

1) Буратино, Буратино,

Машина астына керәсеңме?

Җәяүлеләр өчен бик күп

Юл барын син беләсеңме?

2) Куянкай!

Таудан юлга шуып төшмә.

Юлда машина күп-

Шәфкать-рәхим көтмә.

3) Тегеннән дә чыкты тавык,

Моннан да чыкты тавык.

Ә хәзер атлавы да авыр-

Инде мескен көтеп торыр.

4) Уенчылар шайба куа,

Юлда гудок тавышы.

Уен ни белән бетә-

Докторлар аларны көтә.

5) Самокатта нәни аю.

Уе-гел өйдән чыгып таю.

Маңгае аның күпкән,

Самокатын тапты чүплектән.

6) Безнең белән көт,дускай,

Сак булыйк.

Бар сырлы-сырлы утраучык,

Машина үткәч кенә аннан чык.

Разработка по правилам дорожного движения

Бу картиналарда кайсылары яхшы гамәлне күрсәтә?

Тыңлаусыз бала белән ни булганын без җыр аша карыйк. ("Котёнок" һәм "Мактанчык үрдәк" җырларын сәхнәләштереп күрсәтү).

Разработка по правилам дорожного движения

Убырлы карчык: Мин күп нәрсә белдем.Рәхмәт. Мин сезгә табышмаклар әйтим әле.

-Барам, барам, очы юк (юл)

-Кылга асылына, тимергә таяна, утыртып чаба теләсә кая (трамвай)

- 4 дөбердек, 2 елтырык, 1 ыжгырык .(машина)

- 2 аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез (велосипед)

- Без йөрибез юлда, дөресрәге (тротуарда)

-Хәвефсез булсын әле,дип

Юл йөрү барысына да,

Көн-төн алар яналар:

Яшел, сары һәм кызыл (светофор)

-Кызык эш,эх, көнләштерә.

Теләгәнчә сызгырта да

Таягын болгап тора (юл көйләүче)

-Сырлы таяк ничек атала? (жезл)

Булдырдыгыз, юлда йөргәндә дә хәвеф-хәтәрсез йөрегез, тирәгездәге кешеләргә дә игътибарлы булыгыз, ярдәм кулы сузыгыз.

Разработка по правилам дорожного движения

Әйдәгез, "Капкалы" уенын уйнап алабыз. Кем капкада кала, билет ала һәм җавап бирә.

Сораулар:

  1. Җәяүлеләр ....буенча гына йөри.

  2. Юл аша чыкканда башта ... якка, ә юл уртасына җиткәч, ...якка кара.

  3. Транспортта баручыга иминлек каешлары нигә кирәк?

  4. Син юл аша каян чыгасың?

5)Җәмәгать транспортында үзеңне ничек тотарга?

6) Бу тамгаларны ата.

Разработка по правилам дорожного движения

  1. «Развивающая игра» уенында парын тап

3.Йомгаклау. Дәрес ахырында үз белемегез турында ниләр әйтә аласыз?

Юлда йөрсәң,бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

Нәрсә өчен светофорның

Сиңа күзен кысканын.

Нәрсә өчен инспектор

Өскә таяк сузганын.

Юл читендә ни аңлаткан

Рәсем басып торганын-

Барысын белергә тырыш.

Дусларыңнан сораштыр,

Зур теләк белән өйрән син,

Өлкәннәрне карап тор.

Машина узганын көтми-

йөгермә син тизрәк,

Моны белү һәр балага,

Кайда йөрсә дә кирәк. Разработка по правилам дорожного движения

Укытучы Әти-әниләрегезне дә, нәни дусларыгызны да кисәтегез, өйрәтегез. Юлда хәвеф-хәтәргә юлыгып, якыннарыгызны кайгы утына салмагыз. Юлда имин йөрим , дисәң, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!

Җыр "Бәхет өчен"

© 2010-2022