Конспект занятия Гав мәче баласының күңелле көне

Раздел Основы безопасности жизнедеятельности (ОБЖ)
Класс 13 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Гав мәче баласының күңелле көне.

Максат: Балаларның ел буена үзләштергән белемнәрен ныгыту. Ата-аналар һәм балалар бакчасы арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту

Тәрбия бурычы: Алган куркынычсызлык кагыйдәләрен тормышта куллана белү күнекмәләрен тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Гөлләр турында эзлекле итеп чагыштыру хикәясен искә алып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, табигать объектлары, табигатьтәге бәйләнешләрне күрә белү мөмкинлекләрен арттыру.

Белем бирү бурычы: чәчелүчән җисемнәрнең күләмен үлчәргә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, сөйләм, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату,әңгәмә, мөстәкыйль эш

Җиһазлау:, проектор, УМК мультфильмы

Сүзлек өстендә эш: чәчелүчән җисемнәр, күләм

Алдан эшләнелгән эшләр: бер- берсе белән әңгәмәләр алып бару,

ЭШЧӘНЛЕК ТӨЗЕЛЕШЕ:

Хәерле иртә агачлар
Хәерле иртә кошлар
Хәерле иртә табигать
Хәерле иртә дуслар


  1. Видео карау "Гав мәче баласының күңелсезлекләр көне"

  • өзектә зур мәче нәрсә ди?

  • кечкенә балалар берүзе урамда йөрергә тиешме?

  • Урамга сез кемнәр белән чыгасыз? Ни өчен?

  • Әйдәгез әле сез зур абый апалар булыгыз мәчегә, һәм аны урамнардагы күңелсез хәлләрне күрергә аларны төзәтергә өйрәтик.

2. Гав бездән алдан чапты. Нинди хата ясады?

Алай эшләргә ярыймы?

Ә кайсы вакытта чыгарга кирәк?

Шушы очракта нинди мәкальне әйтергә була "Ашыккан ашка пешкән" Ул юлда бер әбиебезнең сумкасындагы предметлары таратты җыеп тартмасына салыйк. геометрик фигуралар турында белемнәребезне күрсәтергә туры киләчәк.


"Дөресләп тез",

Игьтибар белән карагыз да әйтегез әле куелган предметлар ничек урнашканнар.

Димәк Гав ка урамга чыккач, юлда бигрәк тә зурлар белән генә йөрергә кирәк!

Безнең алда кибет


  1. Балалар менә саный белмәсән кибеттән ашыйсы килгән ризыгыңны да ала алмыйсын сезнең өстәлләрдә акчалар бар әйдәгез әле иртәнге аш өчен ярма сатып алыйк ул 10 сум . ниниди акчаларны биреп була сатучыга (5,5,2,2,2,1,1,1,1,1)

Уен: " Кибет"

5+5, 5+2+2+1 һ.б

Мискеләрегездә сызык куелган шул сызыкка кадәр дөге ярмасы салырга кирәк. Менә хәзер мин аны сезгә күрсәтәм. Шартлы үлчәү минем нәрсә булды? Ә хәзер Ничә кашык ярма кирәк булыр икән? ( Салабыз , үлчибез)


  1. Бу нинди манара : Казанның спас манарасы сәгате белән ни булган ниндидер цифрлары төшкән - кайсылары юк: Уен "Төшеп калганны ата" (3-ф, 5-и, 8-к, 10-у, 12-с) хәрефләренә алмаштырылган алам 1 рәткә тезәм Бу нәрсә? ф- хәрефе, хәрефне без күрәбез, авазны без ишетәбез

Хәрефләрдән нәрсәләр төзелә (иҗекләр)

Иҗекләрдән нәрсәләр төзелә (сүзләр)

  • сүзләрне иҗеккә бүлү ( өс-тәл, эт, ка- ран- даш, а-шам-лык-лар)

  • сүзләрдән нәрсәләр төзеп була (җөмләләр төзеп алу ?,! хикәя)

  • фикус сүзен укыйк нинди сүз чыкты, ул нәрсә?

  • "Тере модельләр" уены бу сүздә 2сузык аваз, 2 кырыс тартык аваз, 1 ягымлы аваз бар

5. Бу кактус, ә бу фикус гөле. Кактус тәбәнәк, шар формасында, ә фикус озын. Кактусның яфраклары энәле, сабагы урынында түгәрәк шар. Ул анда дым саклый, чөнки ул чүлдә, су аз урында үсә. Ә фикусның яфраклары зур, калын, сабаклары озын булып үскән. Ул дымлы урыннарны ярата. Кактусны комлы туфракка утыртырга, суны аз сибәргә кирәк, ә фикус үссен өчен су күп кирәк.

6. Сәгатьнең цифраларын куябыз?

Уен "Сәгать ничә?"

7. Бу паркта бик сәер агач үскән. Әйдәгез әле аңа карап мәсәләләр төзеп карыйк

Әнисе улына кибеттән ит, май, сабын, шырпы алырга куша. Улы кибеттән шикәр, сабын, ит ала. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсәне артык алды?

Куянның 6 кишере бар иде. Аның янына дусты керпе килде һәм ул аңа 3 кишерен бирде. Куянның барлыгы ничә кишере калды?

Коймада 3 чыпчык утыра. Алар янына тагын 4 чыпчык килеп утырды. Барлыгы ничә чыпчык булды?

8. график диктант

Конспект занятия Гав мәче баласының күңелле көне

9. кактус сүзен язу уку Өй эше : балалар! Бүген шөгыльдә нинди яңалык алдыгыз үзегезгә. чәчелүчән җисемнәрнең күләмен үлчәргә өйрәндек

Ә менә без кактусны нинди туфракка утыртыла дидек әле.

  • Комлы туфракка

  • Менә бу кактусның савыты хәзер кечкенә аны икенче савытка күчерергә кирәк миндә туфрак бар ләкин ком юк сез иртәгә 3 кашык ком алып килерсез әле



Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы.



Гав мәче баласының күңелле көне

( ФЭМП һәм Грамотага өйрәтү интегральләшкән шөгыль)



Актаныш авылы гомуми үсеш

бирүче №2 балалар бакчасы

югары

категорияле тәрбияче

Лотфуллина Л.Г

.

Актаныш 2016 ел


Конспект занятия Гав мәче баласының күңелле көне


к у с

© 2010-2022