Урок по литературному чтению (татарский) на тему: [т] авазы, Т, т хәрефләре (1класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Тема: [т] авазы , Т, т хәрефләре



Эшләде: Сәмигуллина Илһамия Раиф кызы

1 нче сыйныф укытучысы


Тема: [т] авазы һәм Т, т хәрефләре

Максат:

-балаларны саңгырау [т ]авазы белән таныштыру.Бу авазны

яңгырау пары [д ]тартыгы белән чагыштырырга өйрәтү.Өйрәнелә торган авазларны яңгыраулыкта-саңгыраулыкта аера алу юлларын гамәли өйрәтү.Укучыларны иҗек, сүз һәм текстларны укырга күнектерү;

- фонематик ишетү һәм авазларны дөрес әйтә белүне үстерү. Парлап бирелгән сүзләрне чагыштырып карау үрнәгендә, укучыларда фонеманың мәгүнә аеру функциясенә ия булуын аңлауны формалаштыру;

- уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

Материал: Әлифба-46-48 бит,"Кызыклы грамматика",төркемнәрдә эшләү өчен карточка

Җиһазлау: магнит хәрефләр,компьютер, серле тартма

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше:

-Хәерле иртә,балалар.Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

Әни телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Бик яхшы.Димәк сез белем алырга дип килгәнсез. Әлифба дәресләре ошыймы сезгә? Ни өчен?

-Алайса, бер-беребезгә карап елмаеп, уңышлар теләгез, утырыгыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

(1 нче слайд )-Ә Л О Ы Т У Н Ү Ө А Э Ә Н И

-Балалар, сез монда нәрсәләр күрәсез?(хәрефләр)Хәрефләрне уку.

Ә хәзер шулар арасыннан сузык аваз хәрефләрен генә укыгыз әле. (җавап).Ни өчен аларны сузыклар дибез?(аларны сузып, җырлап була)

Сузыклар нинди ике төркемгә бүленә?(калын һәм нечкә сузыклар)

-Тагын нинди аваз хәрефләре бар?(тартык аваз хәрефләре).

Алар турында нәрсә әйтә аласыз?(Алар яңгырау һәм саңгырау булалар.)

Балалар, авазларны без нишлибез?(әйтәбез, ишетәбез). Ә хәрефләрне?(Аларны күрәбез, язабыз,укыйбыз.) Балалар, игътибар белән карагыз әле, монда берәр сүз яшерелмәгәнме? (ун, әни,тун)

III.Яңа белемнәр формалаштыру.

  1. (2,3 нче слайд -төлке, торна)- Сез монда нәрсә күрәсез, әйтегез әле? (җавап).

Сүз башында нинди яңа аваз ишеттегез? (җавап). [ т ] авазы турында нәрсә әйтә аласыз?(тартык аваз, саңгырау).Димәк, бүгенге дәреснең темасы- [т] авазы һәм Т,т хәрефләре.

2) - Балалар, төлке белән торна кайсы әкият геройлары ,искә төшерик әле? (җавап).Әйе, Ә хәзер дәреслекне ачыйк..(Укучылар үзләре кирәкле битне ачалар).

-Рәсемгә туры килгән өзекнең эчтәлеген кем сөйли?( укучының сөйләве).Калган өлешне мин сөйләп бетерәм,игътибар белән тыңлагыз.

- Балалар, татар халкының "Кунак ашы-кара каршы" дигән мәкале

бар. Бу әкиятнең ахырында шуны әйтеп буламы?( була). Сез аны ничек аңлыйсыз?.(җавап ) Димәк, бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк.Син башкаларга карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, сиңа да шундый ук караш булыр.

-Бу төлке белән торна хәзер кабат дуслашканнар, хаталарын аңлаганнар. Сезгә үзләренең ялгышларын кабатламаска кушалар һәм безнең дәрескә килгәннәр. Аларның серле тартмалары да бар. Дәрестә кем актив катнашып утыра ,тырышып укый, шуларны билгеләп барачаклар. Дәрес ахырында сезгә әйтәчәкләр. Шулай булгач ,сынатмабызмы? (сынатмабыз.)

- Балалар, рәсем астындагы сүзне укыйк әле. (аваз анализы ясау).Торна схзендә т хәрефен ничек итеп укыдык? (калын итеп) Ни өчен? (калын[ о] сузык авазы бар).Ә төлке сүзендә ничек?( нечкә итеп) Ни өчен? (нечкә [ө]сузык авазы бар).

3)Т хәрефе белән таныштыру:

-саңгырау [ т ] авазын язуда Т, т хәрефләре белән белдерәбез. Ул нәрсәгә

охшаган?.... Алфавитта аның урыны кайда? Әйдәгез, "тере "т хәрефен ясап күрсәтик әле.

4)Өлге элементларыннан т, Т хәрефләрен төзү.

5)Кем күбрәк т хәрефе кергән сүз таба?-уен.

6)Абак белән эшләү-иҗек, кушылмалар төзү: ат, та, ут, эт, ти.(Бер укучы тактада магнитлы хәрефләр белән эшли)

7)Дәреслекнең 46 нчы битеннән тал, эт, тиен сүзләрен уку, аваз-хәреф анализы, иҗек санын билгеләү.

- Cхемадагы иҗекләрне уку.(күмәк)

8)Баганалап бирелгән сүзләрне уку.Сүзлек эше-торма, тутырма.

-торма сүзе янында нинди төстәге турыпочмаклык? (сары)

Димәк , нинди сүз өстәрбез?(билгене белдерүче сүз-ачы)

Тутырма сүзе янына нинди сүз өстәрсез?

Тәмле сүзе янына нинди сүз өстәрсез? (предметны белдерүче сүз) Ни өчен? (ал төстәге турыпочмаклык)

9)Төркемнәрдә эш-"Иҗекләрдән сүзләр төзү" уены(ике төркемдә):

1төркем 2 төркем

Ти-мер Төй-мә

Тарт-ма Тү-тәл

Тыр-ма Та-тар

Сүзләрне уку. 4 нче слайд буенча тикшерү.

Физкультминутка

10) -Балалар, рәсемдә кемне күрәсез?(җавап). Малай нишли? (малай эт белән уйный.) Әйдәгез, шушы җөмләне модель берәмлекләре ярдәмендә төзик әле.(җөмлә төзү). Эт нинди?(Эт нәни, матур.) Хәзер шушы җөмләне төзибез.

-Текстны уку. Бу текстта т хәрефен ничә тапкыр очраттыгыз? (җавап).

IV.Үткәннәрне ныгыту.

1)-Үткән дәрестә без нинди аваз һәм хәреф белән таныштык?( [ д ] авазы , д хәрефе белән.

-Ул нинди аваз? (яңгырау тартык ) Бүген без өйрәнгән [т] авазы аның иптәше-саңгырау пары .Аларны парлап әйтик әле. Алар бер -берсенә охшаганнармы?

-48 нче биттәге парлап бирелгән сүзләрне уку.Аваз-хәреф анализы.Ни өчен Дания, Талия сүзләрендә аваз саны күбрәк? (я хәрефе ике аваз белдерә)

2) -Балалар, без нинди телдә сөйләшәбез, укыйбыз? (җавап) Без кайсы милләттән? (җавап). Нинди республикада яшибез? Без- татарлар, туган телебез- татар теле.Хәзер шул турыда укыйк.

-Текстны күмәк уку.

3) "Тылсымлы таяк" шартлы билгесе белән бирелгән сүзләрен уку.

-Ал төс белән бирелгән юлдагы сүзләрнең сере нәрсәдә? (бер генә аваз белән аерылып тора) Ә зәңгәр юлдагылары? ( икенче сүзләр бер авазга артык) Сүзлек эше.

V. Йомгаклау.

-Балалар, бүген без нинди аваз һәм хәреф белән таныштык? (җавап). Дәрес сезгә ошадымы? (җавап). Ә хәзер әйдәгез серле тартманы карыйк әле, ул кемне мактар икән? Аңа кемнең дәрестә катнашуы ошады икән? ( Балалар чиратлашып тартманы килеп карыйлар, тартма эчендәге көзгедән үзләрен күрәләр.)

-Кемне күрдегез?....Димәк, сез бүген барыгыз да мактауга лаек. Афәрин, булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә.




© 2010-2022