Әдәби уку дәресенэ технологик карта, Без шәһәрдә яшибез темасы буенча 3 нче сыйныф рус төркеме

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәби уку дәресенә технологик карта.

Укытучы: Зәйнуллина Ләйсән Фәритовна

МБОУ "Гимназия №75"

Класс: 3

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова "Күңелле татар теле", 2 нче кисәк

Тема: Без шәһәрдә яшибез.

Максат."Безнең шәһәр" темасын өйрәнүне дәвам итү, Кая? Кайда? Кайдаан? сорауларын кабатлау, туган шәһәребезнең матурлыгын күрә белү, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Рус телле балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау.

  2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

  3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту.

Дәрес төре: катнаш (яңа материалны ныгыту, үткән темаларны кабатлау)

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда.

УУГ формалаштыру.

Шәхси УУГ: шәхескә хас әхлакый-рухи сыйфатларны аңлый, үзеңә күчереп карый белү.

Танып-белү УУГ: укыганны, тыңлаганны аңлап әйтеп бирү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне җиткерә белү.

Регулятив УУГ: үз фикереңне раслау өчен фикерләр сайлый белү.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

  1. I. Яңа белем үзләштерүгә омтылыш булдыру.

  1. 1. Оештыру.

Максат: укучыларның фикерен дәрескә туплау.

Эшчәнлекне мотивлаштыру

Дәрес исәнләшү, укучыларның хәлләрен белү, һава торышы белән кызыксынудан башлана.

Укучылар игътибар тыңлыйлар, сорауларга җавап бирәләр

ТбУУГ,

КУУГ.

  1. 2. Өй эшенең үтәлешен контрольгә алу.

Текстның эчтәлеге сөйләтелә.

Текстның эчтәлеген сөйлиләр

КУУГ

  1. 3. Фонетик зарядка

Бирелгән бер аваз кергән сүзләрне дөрес укырга өйрәтү

[и] авазы кергән сүзләр укыла: ипи, әни, песи, ил, итек.

Авазларны дөрес әйтеп, сүзләрне укыйлар

ШУУГ, ТбУУГ

  1. II. Актуальләштерү.

Максат: белгәннәрдән чыгып белмәгәнне ачыклау.

Авыл турындагы тексттан нәрсәләр истә калдырулары, нәрсә белүләре тикшерелә.

Авыл нинди була?

Авылның урамнары нинди?

Авылда нинди йортлар бар?

Нинди транспорт йөри? сорауларына җавап алына.

Шәһәр турындагы сорауларга тулы җавап бирәләр.

ТбУУГ,

КУУГ

  1. III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: чишәсе проблеманы ачыклау.

Без кайда яшибез?

Казан нәрсә ул? сорауларын бирү

Авыл һәм шәһәр арасында нинди аермалыклар булуын ачыклау. (Презентация файдаланыла)

Презентация карыйлар, сорауларга җавап бирәләр.

ШУУГ, КУУГ

Физкультминутка

  1. IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: проблеманы чишү буенча эш.

дәреслектән текстны уку (37 нче бит 3 нче күнегү)

Текст дәреслектән укыла

Текстны дәреслектән укыйлар.

КУУГ

Текстны анализлау.

  • Текстта кем турында сүз бара?

  • Дима кайда яши?

  • Шәһәрдә ничә катлы йортлар бар?

  • Шәһәрдә нинди транспорт йөри?

  • Дима мәктәпкә нәрсә белә?

(38 нче бит, 4 нче күнегү)

Текстны укып эчтәлеген сөйлиләр. Сорауларга җавапны тексттан табып укыйлар.

ТбУУГ, КУУГ

Казан турында сөйләнелә.

Килгән кунакка Казанның истәлекле урыннары күрсәтелә. Казан шәһәре турында сөйләнелә.

Кунак белән танышалар. Аңа шәһәребез турында сөйлиләр. Истәлекле урыннарны экрандагы рәсемнәр белән күрсәтәләр.

ШУУГ, КУУГ

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын искә төшерү.

Карточкаларда бирелгән җөмләләр белән эшләү.

Җөмләләрне тәрҗемә итеп, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә дөрес кушымча ялгыйлар.

РУУГ, КУУГ

  1. V. Рефлексия.

Максат: сорауларга җавап биреп, үз эшчәнлекләренә бәя бирү.

Укучыларның фикерләрен

әйттерү, нәтиҗә ясату.

Җөмләләрне язып бетерергә.

  1. Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

  2. Укытучы тараткан кәгазь битләренә әлеге дәрес турында фикерләр языла.

Мин бүген дәрестә ... өйрәндем.

Кызыклы булды:

Кыен булды:

Мин ... билгесенә лаек.

1)Дәрестән нинди яңалык алулары турында сөйли.

2)Үз хезмәтен бәяли.

РУУГ, КУУГ

  1. VI. Өйгә эш.

Максат: 1) дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау;

2)үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремнәрне сайлап алу.

Ике төрле бирем бирү

  1. Бирелгән җөмләләргә сорау куерга.

  2. Диалогны тулыландырырга

Үз мөмкинлекләреннән чыгып, иремнәрне сайлап алалар.

ШУУГ



© 2010-2022