«Сөмбеләдә кунакта»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Сөмбеләдә кунакта»«Сөмбеләдә кунакта»«Сөмбеләдә кунакта»


К У Н А К Т А

«Сөмбеләдә кунакта»



Бу кичә өчен алдан ук зал бәйрәмчә бизәлеп,көзге уңышлардан күргәзмә өстәле әзерләнеп куела.

1.Алып баручы: Исәнмесез!

Хәерле көн! Җирдән мул уңыш алучы Батыр игенчеләргә, эшчән терлекчеләргә, төрле-төрле яшелчәләр үстерүчеләргә.

Бу уңышка хезмәт куйган

Тырыш җитәкчеләргә,

Тракторчыга, шофёрга һәм комбайнчыга

Егетләргә, кызларга, апаларга, абыйларга,

Һәм нәни сабыйларга,

Чын күңелдән, саф йөрәктән

Бергә: Бездән ялкынлы сәлам!

2.Алып баручы: Хезмәт илгә мәхәббәт,

Хезмәт йөрәк сафлыгы,

Хезмәт бәхет ачкычы да,

Хезмәт яшәү шатлыгы.

1.А.Б. Кирәкми байлыгың, кирәкми зиннәтең

Өстәлдә булмаса икмәгең.

Кешенең хәле дә, тормышның яме дә

Шул кара икмәкнең тәмендә.

2.А.Б. Онытмагыз кайчак алтыннан да

Күп тапкырлар кыйммәт икәнен

Кадерен белеп кенә тотыгыз сез

Табындагы арыш икмәген.

1.А.Б. Кара икмәк каткан димә

Икмәкне син хөрмәтлә

Ипинең аның агы да

Туа кара хезмәттә.

2.А.Б. Бер алтын да болай, моңлы сыман

Җемелдәмәс иде кеше кулында,

Шуңа күрә бездә борынгыдан

Җырлар туган икмәк турында.

1.А.Б. Ипи һәм тоз! Кеше гомер буе

Үз бәхетен күргән шуларда

Кылычлардан сабан-сука ясап,

Өмет белән чыккан кырларга.

2.А.Б. Алыштырмас идем икмәкне мин

Дөньядагы һичбер мөлкәткә.

Һичбер вакыт сугыш уты кабынмасын

Сабый тилмермәсен икмәккә.

1.А.Б. Эшләгез берләшеп, яшәгез гөрләшеп,

Өстәлеп торсын сөенеч һәм бәхет.
Әйе, менә безнең бүгенге бәйрәмебезгә дә сөенеч һәм бәхетләр алып, көз кызы Сөмбелә кунакка килгән. Әйдәгез аны кул чабып каршы алыйк.(Кулына икмәк тоткан көз кызы һәм аның дуслары яз, җәй, кыш кызлары керә). Сөмбелә: Исәнмесез,кадерле дусларым! сезне бүгенге олы бәйрәм белән тәбрик итәбез. Ә менә бу икмәкне мин сезгә, нәни дусларыма бирәм. Кабул итеп алыгыз аны.(Икмәкне укучыларга тапшыра). 2.А.Б. Рәхмәт сиңа Сөмбелә.Изге теләкләрең,табын нуры-икмәгең өчен. Ә хәзер дуслар, әйдәгез Сөмбеләнең дусларын тыңлыйк.

Яз : Ачам мин кар юрганнарын

Җәям мин яшел келәмнәрем,

Яфрак яра урманнарым

Яшәрә ефәк үләннәрем.

Гөлчәчәккә кырлар бизәлә

Сандугачлар талда тирбәлә.

Сиреннәр хуш исләр тарата

Яшәрәм яз килгәч,гйл сыман

Күңелем яз ямен ярата.

Җәй : Чәчкәләрнең китердем,

Хуш ислесен, гүзәлен.

Сары, ап-ак күбәләкләр

Сезгә минем бүләгем.

Сезгә минем теләгем

Эшчән - батыр булыгыз

Үстерсен матур чәчәкләр,

Сезнең алтын кулыгыз.

Сөмбелә : Йолдызлар якты,дәшә күкләр

Каурыйларга һава тулган чак,
Көз күзенә карап көзге гөлләр

Бар төсенә яна торган чак.

Хаттә яуган яңгырлар да

Шатлыктан елый сыман

Җилләр дә көзге байлыктан,

Муллыктан җырлый сыман!

Кыш (кар кызы) : Уең нинди - шундый төскә буя

Өр - яңадан дөнья агара,

Җир карасын,кыр карасын каплап

Өметләрне аклап кар ява.

Җир ябынды ак парчасын,

Акка төреп барчасын.

Күр, нинди сихри бер төскә

Керде кинәт бакчалар,

Ялангач калган агачлар

Ап-ак "чәчәк аталар".


1.А.Б. Кадерле дуслар, сез безгә бик матур теләкләр белән килгәнсез икән. Зур рәхмәт сезгә безнең бәйрәмгә килгәнегез өчен.Бүгенге бәйрәмдә безнең белән калыгыз.... .


1. Ә хәзер көзге бал кичәсен үзешчәннәр чыгышы дәвам итә...


2. Рекордлар китабына кертү өчен иң зур яшелчә, җиләк - җимешкә конкурс (күргәзмәләр өстәле буенча).


3. Ә хәзер яшелчәләр булып киенеп килгән укучыларыбызның киемнәренә бәя бирәбез, алар шул ук вакытта киемнәрен яклап,сүз (яки номер) дә әйтергә тиешләр.

Кичәнең соңгы өлеше чәй өстәле артында дәвам итә.

Т Ә М А М .

Кичәне караган комиссия составы :

1. Җирле үзидарә рәисе : .........

2. Мәктәп директоры : ..........

3. Китапханә мөдире : ..........


Үзешчәннәр концерты вакытында куелган төрле милләт биюләренә (биюләр җыр һәм шигырьләр б/н үрелеп бара) комиссия бәясе :

1. Татар егетләре биюе (А.Салават.) - балл.

2. Марый кызлары биюе (Фаттахова Г.) - балл.

3. "Каз канаты" биюе (күмәк) - балл.

4. "Сөлге чигәм" биюе (күмәк) - балл.

5. Башкорт кызлары биюе (Шәяхмәтова А.) - балл.

Комиссия әгъзалары :

1. ..................... .

2. ..................... .

3. ..................... .


© 2010-2022