Поделитесь с коллегами:
Тема: Хайваннарның күптөрлелеге.
Максат: Җир йөзендәге хайваннарның күптөрлелеге белән таныштыру.
Бурычлар: -
Укучыларда хайваннар дөньясы турында күзаллау формалаштыру.
-
Хайваннар дөньясының төркемнәргә бүленешен өйрәтү.
3) Яңа белем «ачтыру» Материал: А.А.Плешаков дәреслеге (89-95 битләр), «Великан на поляне» китабы, компьютер, слайдлар, хайваннар рәсемнәре.
Дәрес планы.
- Актуальләштерү.
Үсемлекләр турында белемнәрне тикшерү (тест).
- Яңа материал өстендә эш.
- Дәрес темасын билгеләү (89нчы биттәге рәсем буенча эш).
- Слайдлар буенча хайваннарның күптөрлелеге белән танышу.
- Физкультминут.
- Дәреслектәге рәсемнәр буенча эш.
- Парларда уен. (Хайваннарның өйрәнгән һәр төркеменнән 2-3 хайванны әйтергә).
- Сүзлек эше.
- Белемнәрне ныгыту.
«Хайванны таны» уены. (Слайдлар күрсәтелә).
- Рефлексив бәяләү.
Өй эше бирү. - Киләсе дәрескә проблема - уку мәсьәләсе кую.
Дәрес конспекты.
I. Оештыру өлеше. II. Үсемлекләр турында белемнәрне тикшерү.
Тест.
- Серкәләнгәч чәчәк урынында нәрсә барлыкка килә?
а) чәчәк б) җимеш в) нектар г) кислород. - Кайсы үсемлек Кызыл китапка кертелгән?
а) ромашка б) умырзая в) бака яфрагы. - Кешеләр кайсы үсемлектән тукыма ясыйлар?
а) песи үләне б) карабодай в) меңьяфрак г) җитен. - Үсемлекләрнең юкка чыгуына нәрсә сәбәпче була алмый?
а) кешеләрнең хуҗалык итүе б) экология начарлану в) букетлар ясау г) кыргый хайваннарның ашавы. - Табигатькә чыккач нишләргә ярамый?
а) сукмак буенча йөрергә б) сирәк очрый торган үсемлекләрне казып алырга в) агач ботакларын сындырырга. III .Яңа материал өстендә эш.
Уку мәсьәләсен чишү. - Дәрес темасын билгеләү.
- Укучылар, дәреслекнең 89нчы биттәге рәсеменә карап бүгенге дәреснең темасын билгеләргә тырышыгыз әле. (Бүген без дәрестә бик күп төрле хайваннар турында өйрәнербез).
- Хайваннарның күптөрлелеге белән танышу.
- Җир йөзендә нинди генә хайваннар юк. Алар турындагы фән зоология дип атала. Галим-зоологлар хайваннар патшалыгын күпсанлы төркемнәргә бүләләр. Без шушы төркемнәр белән танышырбыз. Рәсемле слайдлар күрсәтелә. 1 слайд. Суалчаннар. 2 слайд. Моллюсклар (әкәм-төкәм, лайлач, сигезаяк, кальмар). 3 слайд. Энәтирелеләр (диңгез йолдызлары, диңгез керпеләре, диңгез лилияләре һәм диңгез кыярлары). 4 слайд. Кысласыманнар (кыслалар, краблар, креветкалар). 5слайд. Үрмәкүчсыманнар (үрмәкүчләр, чаяннар). 6 слайд. Бөҗәкләр (коңгызлар, күбәләкләр, энә караклары, бал кортлары, чебеннәр). 7 слайд. Балыклар. 8 слайд. Җир-су хайваннары (бакалар, гөберле бакалар, тритоннар). 9 слайд. Сөйрәлүчеләр яки рептилияләр (кәлтәләр, еланнар, ташбакалар, крокодиллар). 10 слайд. Кошлар. 11 слайд. Җәнлекләр яки имезүчеләр.
- Бу төркемнәрнең һәрберсе хайваннарның күп төрләрен берләштерә.
- Физкультминут.(Хәрәкәтләр ясау,кошлар тавышын тыңлау)
- Дәреслектәге рәсемнәр буенча эш.
- Рәсемнәргә карагыз һәм һәр төркемгә кергән хайваннарның үзенчәлекләрен билгеләгез. - Кайда яшиләр? - Нәрсә белән тукланалар? - Тышкы кыяфәтләрендәге үзенчәлекләрен әйтегез.
- Парларда уен.
- 1 укучы хайваннар төркемен әйтә, ә икенчесе шул төркемгә кергән 2-3 хайван исемен әйтә.
- Сүзлек эше.
- Без бүген нинди яңа сүзләр белән таныштык? (Зоология, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, имезүчеләр). Әлеге сүзләрне сүзлекчәгә язып куегыз.
IV.Белемнәрне ныгыту. «Хайванны таны» уены. - Без бүген дәрестә бик күп төрле хайваннар белән таныштык. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез анда сурәтләнгән хайванны танып, исемен әйтегез.
V.Рефлексив бәяләү. - Рефлексив кабатлау.
- Без дәрестә хайваннар дөньясын нинди төркемнәргә бүләргә өйрәндек? - Сезнең өчен нинди мәгълүмат яңалык булды? -Нәрсәне кабаттан өйрәнергә кирәк дип саныйсыз? - Өй эше бирү.
1нче дәрәҗәдәге бирем: «Великан на поляне» китабыннан «История с пиявкой» хикәясен укы. Бу хайваннарга карата кешеләр нинди мөнәсәбәттә? 2нче дәрәҗәдәге бирем: Теләгән укучылар төрле төркемгә кергән хайваннар турында өстәмә материал табып, чыгыш әзерли алалар. - Киләсе дәрескә проблема-уку мәсьәләсен кую.
Алдагы дәрестә барлык тереклекне бәйләп торучы күзгә күренмәс җепләр турында өйрәнербез.