Конспект урока «Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект урока «Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар»Тема: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Максат: Чагыштыру дәрәҗәсенең нәрсәне белдергәнен , ничек ясалышынүзләштерү;

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру.

  2. Матур язу.

Дд,ддд,ууу,ЗЗЗ,ззз

Динар белән Дамир -дуслар.

  1. Өй эшен тикшерү.

-225 нче күнегүне тикшерү, үзбәя.

-Иҗади эшләрне тикшерү,үзбәя.

4. Актуальләтерү.

-Сыйфатның гади дәрәҗәсен ничек аерабыз?(Ул предметның гадәти билгесен белдерә) .

5.Уку мәсьәләсен кую.

- 4нче биремне укыгыз.

-Чагыштыру өчен нинди сыйфатны алырсыз?(Зәңгәр).

- Ике күлмәккә дә бу сыйфат туры килерме?(юк).

-Ә бер үк сүзне ничек кулларырсыз?

(Зәңгәр күлмәк-зәңгәррәк күлмәк.)

-Димәк , сез бу сүзләрне нишләттегез?

(Төсләрне чагыштыру өчен үзгәрттек.)

_Бу сыйфатның кайсы дәрәҗәсенә туры килә?(Чагыштыру дәрәҗәсенә)

-Димәк без бүген дәрестә нишлибез?

2. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.Нәтиҗәне укыгыз, ныгытыгыз.

Чагыштыру дәрәҗәсе моделе төзелә.

Гади дәр+рак;- рәк.

2.226 нчы күнегү.Парларда эш.Тикшерү,бәяләү.

Зуррак,кыскарак,карарак,җылырак,усалрак,юанрак,тозлырак,матуррак.

3.227 күнегү.(Төркемнәрдә эш. Тикшерү,бәяләү.)

-Дәфтәрдә,сүзләрне кызыл юлдан ,өтер аша языгыз,хәрәфләр саны шакмаклар санына туры килсен.

-Нинди кушымчалар өстәдегез?(-рак,рәк) .

-рак кушымчасын нинди сузләргә өстәдегез?

-рәк кушымчасын?

4.228 нче күнегү

-Биремне укыгыз.

-Әйдәгез, бергәләп тактада,дәфтәрләдә эшлик.

рак

рәк

ак

аграк

биек

Биегрәк

Суык

суграк

тәбәнәк

Тәбәнәгрәк

сыек

сыеграк

сирәк

сирәгрәк

Нәтиҗә: г.д ч.д

К - г

-.Дәреслектәге нәтиҗәне укыгыз,кабатлагыз.

5. 229 нчы күнегү(Мөстәкыйль эшләү, тикшерү, бәяләү)

- кайсы сыйфатларның дәрәҗәсе үзгәрмәде?(Кышкы, төнге)

- Димәк ,нәрсә әйтерсез?

3. Рефликисв кабатлау.

-Нәрсә белдек?

-Ничек белдек?

2. Моделләштерү.

-Бу белемнәрегезне моделләштереп куегыз.

3. Өй эше.

-Нәтиҗәләрне ныгытыгыз.,230 күнегү.



© 2010-2022