Открытый урок по сингапурской технологии Хәзерге заман хикәя фигыльдән билгеле үткән заман хикәя фигыль ясау

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес планы. Дәрес темасы: Хәзерге заман хикәя фигыльдән билгеле үткән заман хикәя фигыль ясау. Сыйныф: 2 Предмет: татар теле Дәрес тибы: яңа белем бирү Дәрес максаты: -Хәзерге заман хикәя фигыльдән билгеле үткән заман хикәя фигыль ясарга өйрәнү. - алган белемнәрне ныгытуны дәвам итү. - сөйләм телен үстерү, - татар телен өйрәнүгә теләк хисен тәрбияләүне дәвам итү. Җиһазлау һәм чыганаклар: Рус мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбияты укыту программалары; 2 сыйныф өчен дәреслек (Хәйдәрова Р.З. "Татар теле"-Казан: "Татармультфильм", 2013), компьютер, интерактив такта.

Укытучы зшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре (УУД)

I. Оештыру моменты

Бу этапның максаты: укучыларны мөһим дәрәҗәдә эшкә кушылулары.

-Исәнмесез, укучылар.

-...

-Хәерле көн

-...

-Рәхмәт, утырыгыз. Укучылар сезнең алда төрле смайликлар ята. Бүгенге көндә үзегезнең кәефләрегезне билгеләүче смайликны миңа күрсәтегез.

-Ни кадәр күп кояшлы смайликлар күренә. Рәхмәт, ә менә бу укучылар минем кәефем. Дәвам итәбез, укучылар җилкә күршегезнең хәлләрен сорашыгыз. (Мэнэдж мэт)

-...

Смайликларны сайлап алалар һәм үзләренең каефләрен күрсәтәләр.

Дежур укучы белән әңгәмә.

Планлаштыру.

Уку мәсьәләсен куйганнан алып көтелгән нәтиҗәгә кадәр чишү юлын планлаштыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү өлеше. Бу этапның максаты: яңа материалны өйрәнү өчен үткән материалны кабатлау һәм укучыларның индивидуаль эшчәнлекләрендә килеп чыккан авырлыкларны барлау.

- Укучылар, хәзер игътибарыгызны тактага юнәлтегез. (3 слайд)Бу рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? ( чәче озын кыз җавап бирә)

- ике кыз һәм ике малай.

- Дөрес, булдырдыгыз. Укучылар, ә менә бу малай нишли?( 1нче өстәл 1нче укучы җавап бирә)

- малай укый.

-Дөрес, бу кыз нишли? ?( 3нче өстәл 3нче укучы җавап бирә)

-кыз яза.

-Дөрес, бу малай нишли? ?( 4нче өстәл 2нче укучы җавап бирә)

- малай йөгерә.

-Дөрес, бу кыз нишли? ?( 3нче өстәл 4нче укучы җавап бирә)

-кыз бии.

- Афәрин, укучылар. Барыгызда дөрес җавап бирдегез. Бик дөрес, (4 слайд) шулай итеп, укый, яза, йөгерә, бии сүзләре нинди сорауга җавап булып киләләр?

- нишли? соравына җавап булып киләләр.

- Әлеге хәрәкәтләр кайсы вакытта башкарыла?

-хәзерге вакытта

-( 5 слайд) укучылар, ә бу очракта укый, яза, йөгерә, бии сүзләренә нәрсә булган? (уйларга минут бирелә) релли робин

-аларга -ды, де кушымчалары ялганган.

- Дөрес, шулай итеп сүзләрнең мәгнәсе үзгәрде. Алар нинди сорауга җавап булып киләләр?

- алар нишләде? Соравына җавап булып киләләр. (уйларга минут бирелә, йөзгә-йөз укучы белән бүлешергә) релли-робин

- шулай булгач әлеге эшләр кайчан булган?

- үткән заманда булган.

-Укучылар ничек уйлыйсыз, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Үткән заман турында сөйләшәчәкбез.

- Бик дөрес, шулай итеп бүген безнең дәреснең темасы : Хәзерге заман хикәя фигыльдән билгеле үткән заман хикәя фигыль ясау. ( 6 слайд)

Җавап бирү

Фигыльне таба белү

Дәрес темасын формулиравать итәләр Лексик белемнәре

Максатны формулировать итәләр

үткән заман кушымчаларын танып-беләләр

Көтелгән нәтиҗәне аның вакыйгаларын билгели алу.

Индивидуаль кыенлыкларны барлый алу.

Үз фикереңне әйтеп бирә алу; башкаларның фикеренәдә игътибар итү.

III. Яңа теманы проблемалы аңлату.

Бу этапның максаты: укучыларның яңа теманы аңларга, кабул итәргә һәм ныгытырга этәрү.

- Укучылар, сезнең алда сүзләр ята аларга кушымчалар ялгарга кирәк. Сүзгә нинди кушымча туры килә шул почмакка барып басарга тиеш буласыз. (укучылар почмакларга таралалар) конэрс

- Ә хәзер укучылар, без сезнең белән бик кызыклы күнегү эшләп алыйк. Менә сез биш төркемгә бүленгәнсез, һәр төркемдә бер - бер артлы түгәрәк буенча кушымчалар өстәгез, шуннан соң бер укучы чыгып сүзләргә дөрес кушымчалар ялгарга тиеш була, ә башка төркемнәр аларга бәя бирергә тиеш. (төрле төстәге түгәрәкләр ярдәмендә) (7 слайд) (уйларга минут бирелә) финк-райт-раунд робин укучылар чыгып дөрес кушымчалар өстәргә тиеш.

-(8 слайд) Афәрин, укучылар, дәвам итәбез. Шулай итеп укучылар, без -ды, -де,-ты, те кушымчалары белән билгеле үткән заман хикәя фигыль ясыйбыз. Сорау: кайсы очракта -ды, де кушымчалары ялгана?

-Сүзләр сузык авазга һәм яңгырау тартык авазга тәмамлансалар -ды, де кушымчасы ялгана. Мәсьәлән: куй-куйды, бир-бирде.

-Бик дөрес. ( челчок һәм русча тәрҗемәсе чыга)

-(9 слайд) Укучылар, кайсы очракта -ты, -те кушымчасы ялгана?

- Әгәр сүзләр саңгырау тартыкка тәмамланса -ты, -те кушымчасы ялгана. Мәсьәлән: ач-ачты, әйт-әйтте.

(10 слайд)

Ял минуты(Микс - пэа-шэа): бик яхшы, укучылар. Ә хәзер без бераз ял итеп алыйк !

Сүз тыңлау.

Укытучы әйтсә, бас (басалар)

Ул рөхсәт иткәч утыр (утыралар)

Сөйлисең килсә әгәр,

Кулыңны гына күтәр (кул күтәрәләр)

Укучылар 5 төркемгә бүленеп күнегү эшлиләр.

Эшкә анализ ясап бәя бирәләр.

Яңа теманың үзенчәлекләре белән танышалар

Ял итү минуты

Укучыларның үзләштерү һәм үзләштермәү дәрәҗәсен ачыклап бара белү.

Яңа белемне эзләп табу; өзекләрдән бер бөтен ясау;

Теманы аңлау өчен эзләнү.


IV. Беренчел ныгыту.

Бу этапның максаты: алган белемне ныгыту, булган ялгышлыкларны барла, төзәтү.

-укучылар, афәрин. Хәзер игътибарыбызны алдгы эшкә юнәлтәбез. Безгә җөмләләр бирелгән, өстәлдәге битләрдә төрле төсле каләмнәр белән эшлибез. (11 слайд) (уйларга минут бирелә) раунд тейбл

Бәя бирү төсле түгәрәкләр белән, командалап.

-Афәрин, укучылар, булдырдыгыз. Хәзер уен уйнап алабыз. микс-фриз-груп

-...

Интерактив тактада эш

Белемнәрен ныгыталар

Төркемләп бәя бирәләр

Индивидуаль эш алып барыла

Эшләнгән эшкә үз бәя

Көтелгән нәтиҗәләрне анализлаганнан соң килеп чыкмаган өлешнең сәбәпләрен билгеләгәч, төзәтмәләр кертү.

Үз фикереңне әйтеп бирә алу; башкаларның фикеренәдә игътибар итү.

V. нәтиҗә. (рефлексия)

Бу этапның максаты: укучыларның теманы аңлавы, үзләренә һәм сыйныфташларына бәя бирү.

-Шулай итеп укучылар без бүген дәрестә нинди заман турында белдек?

-үткән заман турында белдек.

- үткән заман ничек барлыкка килә?

- кушымчалар ярдәмендә.

- нинди кушымчалар ярдәмендә?

-.....

-шулай итеп укучылар, без бүгенге дәрескә куелган максатка ирештекме?( Удалось решить поставленную задачу?)

-....

- ничек ирештек без ул максатка?( Каким способом?)

-....

- нинди результат алдык?( Какие получили результаты?)

-...

- тагын нәрсә эшләргә кирәк?( Что нужно сделать ещё?)

-.....

- яңа белемнәрне кайда кулланырга мөмкин?( Где можно применить новые знания?)

-....

-укучылар, хәзер үзегезнең бүгенге эшегезгә бәя бирегез. Дәрес ахырына кәефләрегез үзгәрдеме икән, смайликларыгызны күрсәтегез әле.(Выберите смайлик своего настроения. Изменилось ли оно? Почему?)

- укучылар, без хәзер өй эшен язып куябыз. Вариантлар:

1. 60 биттәге 4күнегү.

2. Билгеле үткән заман фигыльләр белән җөмләләр төзү.

Сорауларга җавап бирәләр

Дәрескә нәтиҗә ясыйлар

Үз бәя аша эшләнгән эшкә бәя бирелә.

өй эшен язып куялар.

Үзбәя, үзара бәяләү, укытучының бәяләүе.

Ялгышлыкларга һәм уңышларга дөрес бәя бирә алу, аңлау.



© 2010-2022