Внеклассное мероприятие на татарском языке

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа Чишмә җире - игенчеләр иле

Башлангыч сыйныф укучылары өчен авыл хезмәткәрләре белән очрашу кичәсе

Внеклассное мероприятие на татарском языке

Эшкәртмәнең авторы: ТР, Яңа Чишмә районы, "Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы"ның башлангыч сыйныфлар укытучысы Мусина Рузалия Харрасовна
Максат. Яңа Чишмә районын авыл хуҗалыгы буларак таныштыруны дәвам итү. Икмәкнең күп кеше хезмәте белән табылуын аңлату. Игенче хезмәтенә хөрмәт, сакчыллык тәрбияләү.

Кичәнең барышы: Сөлге өстенә куелган икмәк һәм тоз тотып татар милли киеме кигән малай һәм кыз чыга. Алар Э. Мөэминованың "Икмәк" шигырен укый. Яшәү чыганагы - кояш нурын, Җир җылысын саклап үзендә Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк Һәр табынның тора түрендә. Икмәк - игенченең җан җылысы Җир-ананың кадер хөрмәте. Яшәү тамыры ул бар йөрәкнең, Шуңа кадерлибез икмәкне. Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк! Бу сүзләрдә - тормыш мәгънәсе. Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме - Шул сүзләргә бәйлә һәммәсе! Укытучы. Икмәктән дә тәмлерәк, икмәктән дә туклылырак, икмәктән дә кадерлерәк ризык дөньяда юктыр ул! - Бүген без кыйммәтен башка берни белән дә тиңләп булмый торган икмәкне үстерүче Яңа Чишмә җиренең уңдырышлы кара туфрагында, иркен басу-кырларыбызда мул уңыш үстерүче игенчеләр белән очрашабыз. (Мәгълүматлар: бу ел уңышы:_____________; бодай:________________; арыш__________; һ.б.) Яңа Чишмә районы республикабызның авыл хуҗалыгы районы. Авыл хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгының төп тармаклары: терлекчелек һәм үсемчелек белән шөгыльләнә. Районда 109 мең гектар чәчүлек җирләр бар. Төп бөртекле культуралар: арыш һәм бодай игелә. Азык культураларыннан чөгендер үстерелә. Җыр. "Чайкала иген кырлары." (И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүзләре.) Уен. "Орлыкларны таныйсыңмы?" (Кечкенә пакетларга арыш, бодай, арпа, солы, борчак салынган, бала кулы белән нәрсә әйтергә тиеш.) Укытучы. Бүгенге очрашуның кунаклары белән танышырбыз. (Кичәгә чакырылган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре: укучыларның әти0әнисе, бабасы яки башкаларның хезмәт биографиясе турында сөйләнә.) Укытучы кунакларга сүз бирә. Әңгәмә. - Иген уңышы ничек үстерелә? - Кырдан җыеп алынган уңыш кая китә? - Игенче булыр өчен нинди булырга? - Агроном сүзе нәрсә аңлата? - Инженер, механизатор - кемнәр алар? - Нинди машиналар иген үстерергә булыша? Җыр. - Кунаклар хөрмәтенә "Буразналар" җыры башкарыла. (Г. Зәйнәшева сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы.) Укытучы. Иген игү - борын-борыннан иң изге, иң дәрәҗәле эш булып саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына салыр алдыннан әйбәтләп мунча кергәннәр, чиста киемнәр кигәннәр. Игенче бу көнне бәйрәм көткән кебек әзерләнеп көткән. Беренче бөртекләрне аксакаллар салган. Тәҗрибә кую. Төрле дымлылыктагы туфракка сайлап алып һәм сайланмаган орлыклар чәчү. Укытучы. Ә чәчү беткәч, гөрләтеп Сабан Туйлары үткәргәннәр. Ярыш. "Аркан тартыш." Укучы. Юмарт синең җирең, Яңа Чишмәм, Шуңа татлы, ахры, икмәгең, Баһадирлар күпме тир түккәннәр Мондый уңыш үсми тикмәгә. Тау актарып гәүһәр эзләгәндәй, Ул авырлык белән табыла. Күкрәгеңә терәп кискән чакта Хуш исләре аңкый табынга. Уен. "Мәкальне дәвам ит." - Чебиләрне көз көне (саныйлар). - Сабанда сайрашмасаң, (ындырда ыңгырашырсың). - Кышкы кар - (көзге икмәк). - Язның бер көне (ел туйдыра). Ярыш. "Кем күбрәк?" (Икмәк ризыкларын санау.) (Балалар тезелеп баса. Икмәк белән тоз тоткан бала алда.) Шигырь. Г. Рәхим. "Табындагы арыш икмәге." Алдыбызда ята кара икмәк, Телем-телем итеп киселгән. Өй эчләре шундый аңкып тора Яңа пешкән икмәк исеннән! Игенчеләр күпме тир түкмәгән Һәр бөртеге өчен аларның?! Ашауларын онытып, буразнада Үткәргәннәр күпме таңнарын. Һәр башакны саклап калган алар, Җил-давыллар ярсып килгәндә. Шулар иккән икмәк... Бөртеген дә Төшермәгез аның идәнгә. Онытмагыз аның алтыннардан Күп тапкырлар кыйммәт икәнен. Бәрәкәте белән тотыгыз сез Табындагы арыш икмәген. Исләремнән чыкмас беркайчан да Шул сүзләре газиз анамның: - Тәүфыйгы һәм бәхете күбрәк була Икмәк кадерен белгән баланың. Икмәкне кунакларга тапшыру. Укытучы. Балалар, дөньяда әле күпме сабыйлар бер кисәк икмәккә тилмерә, күпме кеше туйганчы ипи ашый алмый. Сугыш елларында "Ипи ашыйсым килә," - дип елап үлгән балаларны да йөрәк әрнеп искә алабыз. Сез, балалар, бик бәхетлеләр, чөнки һәр гаиләнең өстәлендә икмәк бар. Әниләрегез нинди генә икмәк ризыклары пешерми. Шул бәхетнең кадерен белегез. Бию. Татар халык бию көе. ("Бишле бию.") Чәчү, уру, җилгәрү хәрәкәтләре - малайлар башкара. Кул юу, он иләү, камыр басу, ипи әвәләү хәрәкәтләре - кызлар башкара. Бергә: шатлыклы дәртле хәрәләтләр башкарыла.

© 2010-2022