1нче сыйныфта татар теле дресеә

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Нотфуллина Сәлимә Хәмит кызы

Алабуга шәһәре, 8 нче мәктәп

Тема :Т авазы, т хәрефләре 1 класс Хәйдәрова Р.З.дәреслеге буенча

Максат: - [т] авазы һәм Тт хәрефләре белән таныштыру;

-татар сүзләрендә т тартык хәрефенә туры килгән авазны

дөрес итеп әйтергә һәм иҗекләп, кушып укуга өйрәтү;

-йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү һәм аларның кеше

тормышында әһәмиятен аңлату;

Дәрес тибы : яңа белем бирү

Җиһазлау : Кисмә хәрефләр, компьютер, ат рәсеме, дәреслек, Алабуга ипподромы "Презентация",

"Ат" , Колын" Ә. Бикчәнтәева, Н. Нигъмәтуллин "Гомер аты" җыры

1.Оештыру өлеше. Исәнләшү.

Дәресне Госман Садәнең "Әссәләмегаләйкем"җыры белән башлап җибәрү. Дежур укучы белән әңгәмә. Бүгенге һава торышы турында сөйләү.

Укытучы: Укучылар ,бүген безнең дәрескә Алсу исемле курчак килде.Дәрестә матур итеп утырган, яхшы эшләгән укучыларга аның бүләкләре бар.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

а) сузык авазлар һәм аларның хәрефләре

[Ө], [А] , [Ә] , [ У] ,[И] , [ Ы] ,

Укытучы сузык аваз хәрефләрен тактага элеп бара, ә укучыларга үзлектән укып барырга куша.

Укытучы: Хәзер шул хәрефләрне укыгыз, калын сузык аваз

хәрефләрен укыгыз, нечкә сузык аваз хәрефләрен укыгыз. б) тартык авазлар һәм аларның хәрефләре [Л], [Н] ,[ С],[ Ш] ,[ М] ,[ Ч] ,[ Р]

Укытучы тактага тартык аваз хәрефләрен куя бара.

-Бу хәрефләрнең исемнәрен укыгыз ЭЛ, ЭН, ЭС, ША , ЭМ,

ЧЭ ,ЭР

-Яңгырау тартык аваз хәрефләренә кул чабу,саңгырау

тартык аваз хәрефләренә матур утыру.

Йомгак :-Болар нинди авазлар? Ни өчен сузыклар? Ни өчен тартыклар?

Укытучы : Бүген без дәрестә Т авазы белән танышырбыз, аны

дөрес итеп әйтергә өйрәнербез, бирелгән сүзләрне иҗекләп

укырбыз.Т авазы язуда нинди хәрефләр белән билгеләнгәнен әйтербез.

3.Психологик халәт тудыру.

Укытучы : Ә хәзер балалар , мин сезгә бер табышмак укыйм, җавабын кем әйтер икән?

Үзе кешни,

Үзе бик нык эшли.

Кышын тарта чана,

Җәен тарта арба. Бу нәрсә?

Укытучы: Әйе, дөрес атӘйтегез әле, ат сүзендә без моңарчы өйрәнмәгән нинди аваз бар ? Укучыларның җаваплары. Әйе, дөрес [ т] авазы .

4.Яңа теманы аңлату. Т авазы белән танышу 1) АТ, УТ, КӨТ,ТОТ - сүзләре нинди авазга бетә? 2)ТАЙ,ТАШ,ТАУ,ТАЛ - сүзләре нинди аваздан башлана? [Т ] Укытучы: Ә кем шул аваз кергән сүзләр әйтер икән? [ Т] авазын укучылардан әйттереп карау,сез нинди үзгәрешләр сиздегез, ничек әйтәбез. Димәк, бу тартыкмы,сузыкмы? Укучыларның җаваплары.

Укытучы : Ә ни өчен тартык дип уйлыйсыз? Укучылар : җырлап булмый. Т авазы яңгыраумы,саңгыраумы? (саңгырау) Без аны сузыклар янынамы яки тартыклар янына куябыз? (тартыклар янына)

Укытучы [ т] авазын тартыклар янына куя . Йомгак : Димшк, т хәрефе сүз башында, уртасында һәм ахырында язылырга мөмкин.

3.Дидактик уен " Кушымчаларга хәреф өстәп уку" (төркемнәрдә) Әйдәгез әле,укучылар, т хәрефе белән үтелгән сузыкларны кушып кушылмалар төзибез. ТА,ТУ,ТИ,ТЫ,ТО. Ә хәзер, шушы кушылмаларга хәреф өстәп сүзләр төзибез (1-2 сүз)

1 рәт - 1төркем ТА+Л,Ш

2 рәт - 2 төркем ТУ+Н,Л

3 рәт- 3 төркем ТЫ+Н,Ш

Укучылардан тагын бер кат сүзләрне хор белән укыту.

Физкультминут (тел ярдәмендә хәрәкәтләр белән күрсәтү)

-Атлар чаба

-Тел футбол уйный

-Тел буяучы

5. Дәреслек белән эшләү

1)-рәсем буенча әңгәмә

-сез рәсемдә кемнәрне күрәсез?

-малайлар нишлиләр?

-әйдәгез әле, малайларга т хәрефе кергән исемнәр бирегез , ягъни исемнәр кушыгыз.

Мәсәлән: Ренат,Таһир,Тәлгать һ.б.

2) дәреслек белән эшне дәвам итү

-укытучы сүзләрне укый, укучылар хор белән сүзләрне иҗекләргә бүлеп укыйлар.

-т хәрефе кергән сүзләрне табып уку

-кушылмаларны табып уку

-укучылардан укыту, хаталарын төзәтү (1-2 укучы укый )

3)текстны укытучы җөмләләп укый

-(җөмләләрдә кеше исемнәре бармы) үзлектән уку

- ни өчен алар баш хәреф белән язылган

- җөмләләп уку (3 җөмләне куллар ярдәмендә (чәбәкләп ) иҗеккә бүлү,

- җөмләдә ничә сүз бар, икенче сүз ничә иҗектән тора

4)Укытучы, без сезнең белән атлар турында сөйләшүне

дәвам итәбез.

  • Сез атлар яратасызмы?

  • Ни өчен яратасыз?

  • Ат нинди хайван?

  • Ат нинди файда китерә? Нигә кирәк?

  • Сез атларны кайда күргәнегез бар?

Әйе, дөрес, укучылар. Безнең Алабуга шәһәрендә дә атлар ипподромы бар. Анда төрле атларны күрергә була.

Интерактив такта "Алабуга ипподромы" - презентация

  • Ә сез анда барганыгыз бармы?

  • Һәрбер хайван үзенә генә бер тавыш бирә.

  • Ә атның тавышы ишеткәнегез бармы?

Укытучы: Әйдәгез әле, балалар , атлар һәм алар кешнәгәнен тыңлап үтик (интерактив такта кулланыла )

Укытучы: Әйтик сыерның бозауы була, ә атның? (колыны)

Әйе, дөрес,укучылар. Атлар турында бик күп кенә җырлар,

шигырьләр бар Дөньяда нинди генә атлар юк! Шайр токымлы атларның авырлыгы 1200 килограммга кадәр җитә, Дино исемле инглиз айгырының ялы озынлыгы - 3 метр 4 сантиметр, ә Кушма Штатлардагы бер атның ялы 5,4 метрга җиткән. Безнең тормышыбызда гына түгел, ә гороскоп

буенча да ат елы бар, ул 12 елга бер генә килә. Мәсәлән 2013

ел- ат елы иде. Ат ул тырыш , эшчән хайван.

Йомгак.

Атлар турында шигырьләр, җырлар тыңлау.

"Ат" , Колын" Ә. Бикчәнтәева

6. Йомгаклау.

Укытучы:

-Укучылар,без бүген дәрестә нинди аваз һәм хәреф белән

таныштык?

-Ә нинди сүзләрдә [ т ] авазы исегездә калды?

-Ат турында нәрсәләр белдегез?

Алсу бүләкләр тапшыра

7. Өй эше

Дәрестә үтелгәнне кабатларга.

Укытучы: Бүгенге дәресебезне җыр белән тәмамлыйсым килә.

Н. Нигъмәтуллин "Гомер аты"

Әйе,укучылар бу җырда да атның гомер буе эшләп ,тир түгеп эшләүе күренә. Кешенең гомере дә ат чабышы белән чагыштырыла. Бу җырда атның гомере озын, чөнки атлар озак яшиләр ,гомер буе эшлиләр, кешеләргә хезмәт итәләр. Шуның өчен безгә атларны яратырга кирәк.

Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Саубулыгыз.


© 2010-2022