Разработка урока математики Кушуның урын алыштыру законы (1класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Актаныш муниципаль районы

Шәрип башлангыч мәктәбе


Математика 1 класс

Тема: Кушуның урын алыштыру законы


Укытучы: Гарипова Ләйсән Котдус кызы.

2013 ел

Тема: Кушуның урын алыштыру законы


Максат: Яңа белем бирү:

  • Балаларны кушылучыларның урынын алыштыру законы белән таныштыру.
  • Телдән һәм язма исәпләү вакытында бу законны куллана белергә өйрәтү.
  • 1дән 10 кадәр саннар нумерациясен ныгыту. Исәпләү күнекмәләрен камилләштерү ; мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү
Белем һәм күнекмәләрне үстерү:
  • Телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту;
  • Логик фикерләү сәләтен үстерү;
  • Үз фикерен әйтә белү;
  • Фәнгә кызыксыну уяту;
  • Уйлау,танып-белү активлыгын, күзәтүчәнлек һәм игътибарлылыкны арттыру
  • Үз эшен бәяли белү
Тәрбияви максат:
  • Төгәллек, җаваплылык, кызыксынучанлык тәрбияләү
  • Уңай психологик халәт тудыру.
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә

Җиһаз : компьютер, дәрескә презентация, карточка.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру моменты. 3-4слайд - Әйдәгез, бергәләп укып алабыз.

Бер, бер, бер генә

Безнең туган ил генә.

Ике нәрсә дисәгез -

Әти һәм әниебез.

Өч, өч, өч кенә

Яшьтә энем, кечкенә,

Дүрт, дүрт, дүрт тула

Киләсе елда аңа.

Аннан инде 5 тула,

Аннан 6 да була.

Җиде яше тулгач та,

Ул укучы булгач та,

Сәгать сигезгә һәркөн

Мәктәпкә барыр энем.

Сәгать тугызга калмас,

Икелеләр дә алмас

Һәм санарга өйрәнер

Ул бердән унга кадәр:

1,2,3,4,5,6,7,8,9,10

10,9,8,7,6,5,4,3,2,1.

II Телдән исәпләү

1. Тәрәзә артында нинди саннар яшеренгән?(слайд-5)

Тикшерү-(Слайд 6)

  1. Математик диктант.

1). 2 саны 4 саныннан ничәгә кече

2). 5 саныннан соң нинди сан килә?

3). 5 санын 2гә зурайт

4). 6 белән 2нең суммасы ничәгә тигез?

5). 8 белән 3нең аермасы ничәгә тигез?

6).7 санының күршеләрен әйт.

3

5

1

1

5

3

2

2

3. Мин сезгә карточкалар таратам. Карточкада күрсәтелгән саннар ярдәмендә кушуга карата мисаллар төзибез (такта янында эш):

1

III.Яңа тема өстендә эш.

1.-Әминәнең рәсеменә кайсы мисал туры килә?

(слайд 7.8.9) 2. Дәреслек белән эш 26 бит №1 Карточкаларда күрсәтелгән саннар белән кушуга карата мисаллар төзибез. (дәфтәрдә эш) Суммалар нәрсәгә тигез булды? Син нәрсә искәрдең? 3. Дәреслекнең 26 биттә №2 мәсьәлә чишү -беренчесен кычкырып укыйбыз, җавап алына.(5+2=7) -икенчесен укыйбыз , көтелгән җавап алына(2+5=7) Бу мәсьәләләр нәрсә белән охшаш? Нәрсә белән аерылалар? Нинди җаваплар килеп чыкты? Ни өчен? ( Балалар уйлый, фикер йөртә нәтиҗә чыгара) Бу мәсьәләне чишкәндә безнең саннарның урыны гына алышынды. Ә нәтиҗә үзгәрмәде. Шуннан чыгып без түбәндәге нәтиҗәгә киләбез . (Слайд 10) Кушылучыларның урынын алыштырудан сумма үзгәрми! 2+5=5+2 Математика фәнендә без бүген яңа бер закон ачтык. 4. Дәреслек 27 бит №3 исәпләмичә генә сумманы чагыштырыгыз. 5. (Слайд 11) -ни өчен безнең һәрберсендә дә тигезлек килеп чыкты. (көтелгән җавап алына, чөнки кушылучылырның урыны гына алышынган (12 слайд буенча тикшерелә) IV Яңа теманы ныгыту 1. Дәреслектә 27 бит №4 мөстәкыйль башкарыла. Анализ ясала. V Физ.минут VI Теманы ныгыту 1. Бу мисалларның кайсы Әмирнең рәсеменә туры килә? (Слайд 13-20) 2.Эш дәфтәрендә 34 бит №1 Безгә ботинкаларның парларын табарга кирәк. Аларның җаваплары бер төрле булырга тиеш. Без беребез дә аякның икесенә ике төрле ботинка киеп йөрмибез бит. Шулай булгач яшел ботинканың парын табып , аны яшел төскә буяп куябыз, калганнарын да шул тәртиптә эшлибез. 3.Эш дәфтәре №2 Төшеп калган саннарны һәм рәсемнәрне ясарга. -Ничек эшләдең? Аңлатып бир. 4. Мәсьәлә чишү: Эш дәфтәре №4 -Мәсьәләне уку -Шартын билгеләү, кимрәк төшенчәсен аңлату. -Дәфтәрдә күрсәтелгән сызым белән чагыштыру. -Чишү юлларын эзләү. -Мәсьәләне чишү. -Җавап язу. Мәсьәлә: (Слайд 21-23) Балалар, Әминәгә ярдәм кирәк. Җил аның язмаларын туздырып ташлаган. Һәр аңлатмага туры килгән җавапларны табып үз урыннарына урнаштырырга 5.Яшерелгән сүзне табу №5 Бирелгән мисалларның җавапларыннан чыгып, яшерелгән сүзне табу, уку. 6. Логик фикерләүгә мәсьәлә: -Бер килограмм мамык авырмы, әллә бер килограмм тимерме? Кем ничек уйлый? -(Слайд-24 ) *Кәрзиндә 5 алма бар иде. Биш бала һәрберсенә берәр алма алдылар, шуннан соң кәрзиндә тагын бер алма калды. Алай була аламы? Җаваплар тыңлана, анализ ясала. VII Йомгаклау Әйдәгез әле балалар, бүгенге дәресебез турында сөйлибез. Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез.

  • Мин бүген дәрестә ............. өйрәндем.
  • Кушылучыларның урынын алыштыру ни өчен кирәк?
  • (исәпләргә уңайлы булсын өчен)
  • Уңышка ирешү өчен, безнең һәрберебезгә дә нишләргә кирәк?
Алдагы дәресләрдә дә зур уңышларга ирешүегезне теләп, бүгенге дәресебезне тәмамлыйбыз. Рәхмәт! (слайд 25)










© 2010-2022