Методическая разработка урока на тему Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе (3 кл)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Цикылдагы алтынчы дәрес

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү( ЛГКК)

дәресенең планы


Тема: Дәрдемәнднең "Өч ул" хикәясе

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес максатлары:

1.Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-исемнәрнең төшем килешендә төрләнүен кабатлау;

- хикәяне сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү;

- дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

Үстерү максаты( дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

- кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

- үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү.

Тәрбия бирү максаты ( дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

- өлкәннәр һәм яштәшләрең белән итәгатьле аралашу өстендә эшне дәвам итү.

2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- хикәяне сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү;

- дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү;

-исемнәрнең төшем килешендә төрләнүен кабатлау.

Җиһазлау: дәреслек (57нче бит); методик ярдәмлек (41нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З.Хәйдәрова "Татарский язык в таблицах»

Дәрес барышы


I. Оештыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру;

2.Дежур укучы рапорты.

II. Өй эшен тикшерү.

IIIАктуальләштерү. 1.Слайдлар аша әдәпле сүзләрне искә төшерү( при встрече, при приглашении к столу, при просьбе); исемнәрне төшем килешенә кую, алар белән җөмлә төзи белү. Кемне? Нәрсәне? (Чәчәк...,өстәл...,бакча...,әти...,малай...,кыз...).

2. Үткән дәрестә өйрәнгән яңа сүзләрнең тәрҗемәсен һәм дөрес әйтелешен искә төшерү. Орлыклар-[орлоклар] Ярты алма- [йарты алма] Алма- [алма] Алмагач- [алмагъач]

3. Сүзләрнең антоним парларын табу.

кечкенә- тәрбияле-

тәмле- яхшы-

баллы- акыллы- 4. Проблема куеп ,яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст өстендә эш

  1. Текстны укытучының үрнәк укуы.

  2. Укучыларның кычкырып укуы (берничә кабат укырга мөмкин)

V. Ныгыту, ягъни текстның эчтәлеген аңлау, сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану. 1. Найди в тексте предложения, где говорится о том,что: (слайд ярдәмендә). -Папа принёс с базара три яблока . -Старший сын взял семена и посадил в огород. -Второй сын съел яблоко и сказал папе спасибо. -Гали половину яблока отдал другу, потому что он болеет. 2. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш. 1) Сез бу раслаулар белән килешәсезме? 1)Бер кешенең өч улы бар икән. Бер кешенең биш улы бар икән. 2) Кечкенә малайның исеме Гали. Кечкенә малайның исеме Вәли. 3) Әтиләре базардан өч алма алып кайтты. Әтиләре кибеттән өч алма алып кайтты. 2) Сорауларга җавап бирегез? - Бер кешенең ничә улы бар иде? - Кечкенә малайның исеме ничек? - Кем базардан өч алма алып кайтты? - Кем ярты алманы гына ашады? - Олы малай нишләде? - Икенче малай нәрсә диде? - Гали алманы кемгә бирде? Ни өчен? 3. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куй, дәфтәреңә яз (дәреслек белән эш.Мөстәкыйль эшлиләр). 1)Беренче малай алманы ... .2) Икенче малай алманы ... , әтисенә рәхмәт .... 3) Өченче малай ярты алманы ... , ярты алманы Вәлигә ... . 4. Диалогларны парларда сөйләшегез. - Әни, мин Катяларга барам. - Нигә (почему?) - Ул авырый. - Катяга нәрсә аласың? - Алма, сок алам. - Ярый, кыым, бик яхшы. 5. Ишетеп аңлау күнегүе белән эш. Прослушайте и закончите предложения. 1) -Алмаларыгыз кайда?- диде ... . - Әти, мин алманы ашадым. Орлыкларны бакчага чәчтем, - диде ... . - Мин дә алманы ашадым, әтигә рәхмәт әйттем, -диде ... . - Әти, мин ярты алманы ашадым,- диде ... . - Ә ярты алма кайда? - диде ... . - Мин аны Вәлигә бирдем, чөнки ул авырый, -диде... .

VI. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. -Без бүген дәрестә нишләдек? - Дәреснең темасы нинди иде? - Нинди максат иде? - Максатка ирештекме? (үзбәя кую).

VII Өй эше.

  1. Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә.

  2. Текст эчтәлеге буенча диалог төзергә.

© 2010-2022