Внеклассное мероприятие к празднику 8 Марта

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Әниләр өстәл артында утыралар.

« Тылсымлы сүзләр» җыры янгырый.

Укучылар вальс бииләр.

1.Киң Рәсәй иленең

Башкортостан җиренең

Барлык балаларыннан

Кадерле әниләргә

Бездән ялкын сәлам !

2.Һәр ел саен килә бу бәйрәм.

Һәр көн чыккан кояш шикелле

Еллар саен данлый бу бәйрәм

Гүзәл Кеше, әни кешене!

3.Әни! иң кадерле сүз

Анда җылылык, якты

Шуңа да без бәхетле

Безнең әниләр яхшы

4.Нидни генә сүзләр сайласакта

әйтеп булмас кебек уйларны

эшегез белән бизисез

сез тормышны, барлык дөньяны.

5.Әни! Шушы гади сүздә

Яши безнең матур балачак.

Әниләр, сезгә баш иябез

Баш иябез сезгә алмашлап.

Алып баручы: Хәерле көн , әниләр, балалар. Бүген бездә зур бәйрәм.Бу бәйрәмдә без хуҗа да, кунак та. Безнең очрашу шушы күркәм өстәлләр артында үтер.Очрашуыбызны «Зәңгәр учак» дип атарбыз. Без сезгә төрле уеннар, кызыклы конкурслар, җыр һәм бию тәгъдим итәрбез. Һәрбер өстәл -

бер команда булыр. Өстәлдәге буш вазаларга очко урынына чәчәкләр бирелер.

Беречне конкурсыбыз башлана.

1 конкурс: «Команда исемен уйлагыз»

Һәр команда үзенең исемен уйлый һәм эмблемасын ясый.

Концерт номеры:

2 конкурс: «Девиз»

Һәр командага сүзләр бирелә, шул сүзләрдән үрнәккә карап мәкаль төзергә һәм өскә күтәрергә.

Мәкальләр:

Әни җылысы - кояш җылысы.

Әнкәм йорты - алтын бишек.

Ата - ана теләге утка - суга батырмас

Әткәм - шикәр, әнкәм - бал.

Концерт номеры:

3 конкурс: «Әнием - матурым»

Конкурста 4әни, 4малай катнаша. Әниләренә яулык яки бантик бәйләргә һәм бергә биеп алырга.

Концерт номеры:

4 конкурс: «Телеңне йотарлык»

Әниләр пешкән ризыкның рецептын өйрәтәләр.

Концерт номеры:

5конкурс: «Туфли»

Һәр командадан 3малай чыга. Алар туфли киеп йөгерәләр.

Концерт номеры:

6 конкурс: «Кызыклы хәлләр»

Һәр командадан бер әни үзенең яки гаиләсендә булган кызыклы хәлне сөйли.

Концерт номеры:

7 конкурс: «Җырла - җырла»

Командаларга таныш җырларның сүзләре бирелгән. Көен ишетү белән җырлый башларга кирәк.

8 конкурс: «Өй эше»

Балалар алдан эшләп һәм язып килгән открыткаларын укыйлар.

Йомгаклау сүзе:

1.Әниләргә һәм кызларга бүләкләр тапшыру.

2.Конкурсларга нәтиҗә ясау.

3.Җыр.Музыкаль открытка.

4.Чәй эчү.

Түбән Карыш башлангыч белем бирү мәктәбе





Внеклассное мероприятие к празднику 8 Марта

Әниләр көненә багышланган кичә.


Внеклассное мероприятие к празднику 8 Марта




Төзеде: Мөнирова Р.Р


© 2010-2022