- Преподавателю
- Начальные классы
- Конспект урока на тему Үткән заман хикәя фигыль (2 класс)
Конспект урока на тему Үткән заман хикәя фигыль (2 класс)
Раздел | Начальные классы |
Класс | 2 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Рахматуллина М.Х. |
Дата | 17.12.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
ДӘРЕС ТЕМАСЫ : Билгеле үткән заман хикәя фигыль. -ды/-де, ты/-те кушымчалары.
МАКСАТ:
-
Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес ялгау, сөйләмдә дөрес куллану; иптәшеңнең, үзеңнең эшләгән эшләреңне билгеле үткән заманда әйтә белү.
-
Укучыларның хәтерен, фикерләү сәләтен, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белүне, әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белүне үстерү.
- Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
-
ДӘРЕС ТИБЫ: ГКК
Дәрес барышы:
I . Оештыру.
Исәнләшү.
"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын җырлау
II. Фонетик күнегү.
-Укучылар, әйдәгез әле тизәйткечне искә төшереп алыйк.
Кара карга кунган карга
Карга кунган ак карга
III. Актуальләштерү.
1. Ишетеп аңлау күнегүләре
- Укучылар, ә хәзер мине игътибар белән тыңлагыз.
1. Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.
Язды, сикерде, килде, бара, утырды, кайтты.
-
Ни өчен шулай уйлыйсыз?
-
Ә калган сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?
-
Нишләде? соравына җавап биргәндә сүзләргә нинди кушымча ялгана?
2.Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нишләде?
Бара, язды, эшләми, кайта, китте, килде, утырды, баса, сикерде.
IV.Уку мәсьәләсен кую
Ә хәзер, укучылар, тактага игътибар итегез әле.
Тактада нәрсәләр бар? (өйләр)
Өйләрдә нәрсәләр яши? (аффикслар)
Нинди кушымчалар ? (-ды/ -де, -ты/ -те)
К чему добавляются эти аффиксы? (к команде)
1) - Найдите для каждой команды свой домик
Утыр! Бас! Эч! Яз!
Аша! Кил! Кайт!
Кара! Укы! Йөз!
Булыш! Сикер! Кит!
- Инсафка индивидуаль бирем
Выдели окончания у глаголов.
Барды, сикерде, язды, кайтты, йөгерде, уйнады.
Аның эшен Е. Полина тикшерер.
2)Хаталар бармы? Әйдәгез төзәтик.
- Укучылар, сез бу биремдә нәрсә эшләдегез?
3) Әйтегез әле, сүзләргә кайчан -ды /-де, ә кайчан -ты/ -те кушымчаларын ялгыйбыз? (Скажите: когда прибавляем -ды /-де, а когда -ты/ -те?)
Көтелгән җаваплар:
-ды; -ты - к твердым словам
-де; -те - к мягким словам
-ты; -те - после глухих согласных
-ды; -де - после звонких согласных и гласных
-
Димәк, укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәбез?
- Дәфтәрләрне ачып числоны язабыз, берничә җөмләне дәфтәрдә дә языйк.
Барды, сикерә, укый, язды, карый, килә, яза, басты, эшли, кайтты, йөгерде, уйнады.
VII. Өй эше: Өй эшен үзегез сайлап алыгыз (выберите): 1 в) 39 нчы бит, 5 нче күнегү 2 в) 40 нчы бит, 6 нчы күнегү VIII. Дәресне йомгаклау.
- Рефлексия.
- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсә исегездә калды? (Что важного из изученного на уроке вы запомнили?)
- Үткән заман хикәя фигыль кушымчалары нинди?
- Кушымчаларны нәрсәгә ялгыйбыз? (К чему прибавляем окончание прошедшего времени?)
- Үзбәя.