Кружковое занятие “Чәчәкләр – тормыш бизәге”. Роза чәчәге ясау

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Чәчәкләр - тормыш бизәге". Роза чәчәге ясау

Максат: кисеп ябыштыру алымы белән роза чәчәген ясарга өйрәтү; чәчәкне ясаганда төгәллек, пөхтәлек, игътибарлылык сыйфатларын үстерү; кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү, чәчәкләргә сакчыл караш тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • Кисеп ябыштыру ысулы белән чәчәк ясый белү

Шәхси УУЭ. -күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү -нәтиҗә ясый белү -эш урынында тәртип саклау гадәте булдырырга
Регулятив УУЭ.
  • Максат куя белү
  • Эшне планлаштыра һәм план буенча эшли белү
  • Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Танып-белү УУЭ.
  • Кисеп ябыштыру ысулын үзләштерү
  • Бакча һәм болын чәчәкләрен тану

Коммуникатив УУЭ.

  • үз фикереңне булдыру
  • төркемдә хезмәттәшлек итү
  • бердәмлекне булдыру

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, сынлы сәнгать Эш формасы: индивидуаль, төркемләп, фронталь.

Җиһазлау: төсле кәгазь, клей, кайчы, рамка, үрнәк эш, проектор,экран.

Барышы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

  1. Эшкә кызыксыну тудыру.

1.Хәерле көн, балалар!

Хәерле көн, кунаклар!

Имин үтсен көнегез!

Һәр эшегез уң булсын,

Ерактан көлеп торсын!

2.Уңай психологик халәт тудыру.

-Әйдәгез, бар эшебез дә уңай булсын өчен, бер-беребезгә елмаю бүләк итик!

2. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Табышмак әйтү. (КУУЭ)

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

Алар нәрсәләр?

3.Уку мәсьәләсен кую.

"Чәчәкләр - тормыш бизәге", - диләр. Ни өчен шулай дип әйтәләр икән. Укучылар, сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (РУУЭ)

Сез дә чәчәкләр үстерергә яратасызмы? Бакчаларыгызда нинди чәчәкләр үстерәсез?

Чәчәкләр шулай ук, болында, кырда, урманда үсә. Аларны өзәргә ярамый, чәчәкләрнең күбесе Кызыл китапка кертелгән.

-Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә ясарбыз дип уйлыйсыз?

Әйе, бүген без сезнең белән шушы гүзәллекне кәгазьдән эшләргә өйрәнербез: роза чәчәге ясарбыз. (әзер эшне күрсәтү)

Сез ничек уйлыйсыз, чәчәк нинди алым белән ясалган?

4. Уку мәсьәләсен чишү.

1."Роза" чәчәген ясау серләре белән танышыйк. Презентация карау. (ТБУУЭ)

1.Кирәкле төсләрне сайлау (слайд)

Чәчәк өчен кызыл, яфракка яшел, җирлекне кара төстән алырбыз. Ни өчен?

2.Шаблон ярдәмендә детальләр төшерү (слайд)

Без нинди кагыйдәне үтәргә тиеш?

3.Детальләрне кисү (слайд)

Кайчы белән эшләгәндә нинди кагыйдәне үтибез?

4.Детальләрне бөгәбез, түгәрәклибез (слайд)

Бу очракта нинди кагыйдә буенча эшлибез?

5.Детальләрне тоташтыру (слайд)

Клей белән эш итү серләре.

6.Таякчык белән эшләү (слайд)

Нинди кагыйдәне үтәргә?

6.Әзер детальләрне ябыштырып, чәчәк төзү (слайд)

Чәчәк детальләрен беркеткәндә нинди кагыйдә буенча эшләрбез?

Чәчәкләрне нинди тәртиптә ябыштырырга?

7.Чәчәкне ясау өчен нәрсәләр кирәк булды?

5.Физминутка.

Розалар уяндылар,

Елмайдылар торгач та.

Җил сыйпады иңнәреннән,

Нурын сипте кояш та.

Як-ягына борылдылар

Сәламләп дус-ишләрен.

Бераз гына чайкалдылар

Таратып хуш исләрен.

Күбәләкләр сокландылар

Розаларның төсенә.

Хәерле көн тләделәр

Алар да бер-берсенә.


  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Ә хәзер төркемнәргә бүленеп, роза чәчәген ясыйбыз. Төркемдә эшләвебезнең максаты - бер-беребезгә ярдәм итү

Практик эш.(ТБУУЭ)

План буенча эшне башлыйбыз.

  1. Эш урынын әзерләү.

  2. Кирәкле төсләрне сайлау.

  3. Шаблон ярдәмендә детальләр төшерү, номерлау

  4. Детальләрне кисү.

  5. Детальләрне бөгү, түгәрәкләү

  6. Детальләрне тоташтыру

  7. 1 нче детальдән башлап, әзер детальләрне ябыштырып, чәчәк төзү


  1. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

-Барыгызның да чәчәкләр килеп чыктымы?

- Бер-беребезгә ярдәм итеп башкаргач, эшебез уңышлы килеп чыкты. Ә хәзер чәчәкләрдән картина ясыйк.

-Эшегез уңышлы чыкты дип уйлыйсызмы?

-Укучылар, бу картинаның тормышта әһәмияте бармы?

-Без чәчәкләрдән картина ясадык. Розаларны тагын кая урнаштырып була?

8. Рефлексия.

Максат: нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.(РУУЭ)

-Эшегез уңышлы чыкты дип уйлыйсызмы? Нәтиҗәсе булдымы?

Мин, сез роза чәчәген ясау технологиясен аңлагансыз һәм өйдә әниләрегез, апа-сеңелләрегезгә дә өйрәтерлек итеп үзләштергәнсез, дип ышанам



- укучыларның җаваплары

- Мәктәп яны бакчасы яздан көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Искиткеч гүзәллеккә сокланабыз. (слайд)

- Чәчәкләрне бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бүләк итәләр. (слайд)

- Өйне матурлау, бизәү өчен дә кулланалар. (слайд)

-Без бакчаларда лалә, астра, дәлия, роза, миләүшә чәчәкләре үстерәбез.

- укучыларның җаваплары

-Кисеп ябыштыру алымы.

-Кызыл төс кара белән яраша.

-Детальләрне төшергәндә мөмкин кадәр экономия ясарга.

-Кайчыны кирәк вакытта гына алабыз. Бер-беребезгә сабы белән бирәбез. Эш беткәч, кайчыны ябып, урынына куябыз.

-Кайчыны ябык килеш кулланабыз.

-Клейне кирәк вакытта гына алабыз. Клей күзгә, борынга, авызга кергәндә куркыныч.

Сак эш итәргә

Чәчәкне саклык белән пөхтә итеп ябыштыру

-Беренче детальдән башларга

-Төсле кәгазь, карандаш, кайчы, нечкә таякчык, клей, рамка


Укучылар хәрәкәтләр ясыйлар

Укучылар 3 төркемгә бүленә


  • Укучылар план буенча эшлиләр.


-әйе

Чәчәкләрдән картина төзү.

-әйе

-Бар. Бу картинаны бүләк итеп һәм өйне яки класс бүлмәсен бизәү өчен куеп була.

-Чәчәкләрне сапка беркетеп, вазага утыртырга да мөмкин.

-укучыларның җавабы



© 2010-2022