Открытый урок по родному (татарскому) языку в 3 классе

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Татарская гимназия с отделением искусств г.Белебея»

муниципального района Белебеевский район

Республики Башкортостан









Открытый урок по родному(татарскому) языку

в 3 классе

в рамках конкурса «Лучший учитель татарского языка и литературы 2015»

Учитель: Музипова Р.Р.



Тема : Исем темасын кабатлау.


Максат: исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алдагы дәресләрдә алган белемнәрен ныгыту, системалаштыру; чиста һәм дөрес язу, сөйләм күнекмәләрен үстерү, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану;туган җиргә, туган телгә ихтирам, ярату хисе тәрбияләү. Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет- укучылар исем турында белем һәм күнекмәләрен кулланып биремнәрне дөрес, төгәл үтәү; исемнәрне үз сөйләмнәрендә оста куллана белергә өйрәтү;сүзләрне сөйләмдә аңлы куллану һәм сүзлекләрдән файдалана белү; Метапредмет - дәрестә укучының үз эшчәнлеген оештыра белүе; Шәхескә кагылышлы - татар телен аңлы үзләштерүгә омтылыш булдыру.
Җиһазлау: проектор ,сәяхәт картасы- слайдлар, индивидуаль карточкалар, тестлар, Миассарова И.Х. "Татар теле" 3 сыйныф (2013) , 73 нче бит. Дәрес барышы :

I.Оештыру өлеше. Исәнмесез,диеп башлыйк әле 1 слайд

Дәресләр бит шулай башлана.

Исәнмесез,диеп безгә дәшкәч,

Күңелебез шундый шатлана.

Исәнмесез,укучылар!

-Бер-беребезгә карап елмаю бүләк итик һәм татар теле дәресебезне башлап җибәрик.

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз( Егерме икенче декабрь.Класс эше)

2. Матур язу күнегүен эшлибез (экранда): бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдергән сүзләрне генә сайлап языгыз.

Зәңгәр, урман, үсә, бәйрәм, песи, ява, куян, зур , абый.

(дөрес утыру, матур язу таләпләрен кисәтү) 2 слайд

-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? (кем? нәрсә? соравына җавап бирә, предметны белдерә)

III. Белемнәрен актуальләштерү ( 4 слайд)

Кроссворд чишү

Укучылар,хәзер елның кайсы фасылы?Кыш фасылына нинди үзенчәлекләр хас? Бүген көн нинди? Кар явамы?

Әйдәгез бергәләп кышка багышланган кроссворд чишеп алыйк әле.

л

и

җКышкы кроссворд чишү.

у

К

а

л

р

с

ы

е

ь

р

б

а

к

д

к

я

а

р

е

м

и

т



  1. Кулсыз, аяксыз тәрәзә кага.
  2. Кыш бабайның оныгы ул, үзе чибәр һәм сылу, ә исеме аның ...
  3. Кышның беренче ае.
  4. Кышын боздан шуабыз,
Җәен җыеп куябыз.
-Уртада нинди сүз килеп чыкты ? ( Исем ) Нигә мин бу сүзне аерып күрсәттем икән? Дәрескә нинди максат куярбыз? -Рәхмәт.Дәрестә исем турында белгәннәребезне кабатларбыз. 4 слайд

III. - Укучылар, Без бүгенге дәрестә Исем иле буйлап бераз сәяхәт итеп алырбыз, бер үк вакытта исем турында белгәннәребезне дә кабатларбыз.

Арабызда кемнәр көчле,
5 слайд
Әйдәгез сынап карыйк.

Белемебез ярдәм итәр,

Сәяхәтләргә барыйк .

А.1 тук.Беренче тукталышыбыз- Исем -сүз төркеме шәһәре

Укытучы: Ә хәзер шигырь юллары укып үтик (6 слайд)

Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда,

Ишек алды, урам ,түбә агарганда,

Ап-ак булып кайтып килә безнең бабай,

Безгә төрле-төрле уенчык алган да.( Г.Тукай)

-Бушигырь нәрсә турында? Кем язган бу шигырьне? Бу шигырь юлларында нинди исемнәр бар?

- Нинди исемнәр таптыгыз?

-Әйдәгез, исемнең кагыйдәсен искә төшереп китик. (укучылар кагыйдәне әйтә)

- Татар телендә кем? соравы нинди сүзләргә куела? (кешеләрне белдергән)

- Кем? соравына җавап булган сүзләр әйтү.

Б)Икенче тукталыш -«Исемнәрнең берлек һәм күплек саны шәһәре.

- Нинди күплек сан кушымчалары беләсез?

( -лар, -ләр, -нар, -нәр)

2 .Укытучы: - Укучылар, без сезнең белән сүзлек диктанты язарбыз, сез исемнәрне күплек санга әйләндереп язарга тиеш буласыз. Күплек кушымчалары өстәгәндә игътибарлы булыгыз. (Слайд № 5)

!!!!Сүзлек диктанты:Авыл, агач, чәчәк, әби, болын, укытучы, суган, аю, дус, урман.(Сүзлек эше кирәк Сүзлек белән эшләү)

Укытучы: - Эшләрне парларда тикшерәбез, дәфтәрләрне алышыгыз. Тик онытмагыз - иптәшегезнең хатасын каләм белән генә төзәтегез. (укучылар бер-берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр

Укытучы: - Ялганган кушымчалардан чыгып, нинди нәтиҗә ясый аласыз? (калын әйтелешле сүзләргә калын кушымчалар, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялганды) Кайсы сүзләр сезгә кыенлык тудырды? Ни өчен? Алар турында нәрсә әйтә аласыз? (борын авазына беткән исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялганды)

В.Физкультминут. ( 10Слайд )

Бу күз,бу күз,бу күзләр

Күзләр белән лып-лып-лып.

Бу кул,бу кул,бу куллар

Куллар белән чәп-чәп-чәп.

Бу аяк ,бу аяк,бу аяклар

Аяклар белән тып-тып-тып.

Укытучы: - Исем иле буйлап сәяхәтебезне дәвам итик: исемнәр нинди ике төркемгә бүленәләр? (ялгызлык һәм уртаклык исемнәр)

Г. Киләсе тукталышыбыз -Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр шәһәре

11 слайд

Укытучы: - Ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә? Алар ничек язылалар? (укучылар мисаллар китерәләр) Слайд 12

  • Ә хәзер мультфильм карыйбыз.Игътибар белән генә карагыз.Карап бетергәч,ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне әйтерсез. Слайд 13

  • (мульт. карап беткәч) Бу шигырь кем турында?

  • Гали белән кәҗә дусмы?

  • Гали кәҗәне нәрсә белән сыйлый?

  • Кәҗә ничек рәхмәт әйтә?

  • Ә хәзер ,ялгызлык исемнәрне әйтегез. ( Гали) Уртаклык исемнәрне санап китәбез.

Нәтиҗә ясау: бу мультфильм карап нәрсәгә өйрәндек?

Исемнәр кем? нәрсә? соравына җавап бирә. Ялгызлык исемнәр ничек язылалар?

Д .4тук .Килешләр шәһәре. Слайд 14

Килешләр турында эшне башлаганчы әйдәгез килешләрне искә төшерик.(1 укучы килешнең исемен атый,икенчесе соравын әйтә.) Слайд 15

Китаптан: 73 бит 135 күнегү

Дәреслектән күнегү эшләтү ( ребуслар-тун,кайчы ,йөзем)-килеп чыккан сүзләрне килешләр белән төрләндерегә(3 бала тактада эшли)

Нәтиҗә ясау: җөмләдә сүзләрне бәйләү өчен исемнәрне килешләр белән төрләндерә белергә кирәк.

Юлыбыз тәмам. Исем иле буйлап сәяхәт итү бергә-бергә бик күңелле булды.

Сәяхәтебезне җыр белән тәмамлыйбыз.( "Туган тел " җыры )

IV. Нәтиҗә ясау. Слайд 16

Укытучы: - Бу дәрестә без сезнең белән кайсы сүз төркемен кабатладык?(Дәрестә исем турында кабатладык. )

-Истә калдырдыгыз микән.

Тест эшләү.( карточкалар тарату) Слайд (17-18 )

Парларда дәфтәрләрне тикшерәбез.

V. Рефлексия

Дәресебез ахырына якынлаша. Сезнең өчен дәрестә иң кызыклысы нәрсә булды? Нинди кыенлыклар булды?

Сигнал карточкалар ярдәмендә үзебезгә бәя бирәбез.

Әфәрин! Дәрестә барыгыз да бик актив эшләдегез

VI. Өй эше:

Тиздән нинди бәйрәм җитә? Яңа ел бәйрәменә әзерләнү турында өйдә хикәя язып килергә. Нардуган бәйрәме турында да мәгълүмат эзләп карарсыз әле.

Татар телен аз белүче 1-2 балага - Яңа ел турында интернеттан 1-2 куплетлы шигырь язып алып килергә.



© 2010-2022