Текст

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле

Тема: Текст.

Максат: Максат: 1)укучыларнаң текст турында белемнәрен тирәнәйтү.; 2) логик фикер йөртү сәләтен үстерү; 3)сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; 4)Укучыларның сүзлек запасларын баету5)Укучыларда татар теленә хөрмәт хисе уяту.

Танып белү УУГ: -белемнәр системасында ориентлашырга; - информация чыганагы белән эшләргә (дәреслек һәм эш дәфтәре);

Коммуникатив УУГ:

-үзеңнең позицияңне башкаларга җиткерергә (язма һәм телдән сөйләмдә фикерне җиткерү);

-башкаларны тыңларга, аңларга;

-дәрестә фикер алышырга, әңгәмәдә катнашырга;

-биремнәрне парлашып эшләргә .

Регулятив УУГ:

-укытучы белән берлектә уку проблемасын ачыклау, тәгъбир итү;

-укытучы белән диалогта эшеңнең уңышлылыгын билгеләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, дәреслек

Дәрес тибы: яңа матеиалны үзләштерү.

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

(ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану.

  1. Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;
  • Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:
  • Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
  • Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
  • Кайда булдың? (кул уйнату)
  • Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
  • Син килдең! (кулларны җәю)
  • Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

2. Дөрес язу күнегүләре. Дәреслекнең матур язу үрнәге буенча №13 нче күнегү.Шигырьне хор белән уку, дәфтәрләргә күчереп язу. Язганда дөрес һәм матур утыру кагыйдәләре искә төшерелә.

II. Актуальләштерү.Структура "ЗУМ ИН".

Укучыларга карточкаларда текст бирелә. Текстны укыйлар. Текст. Актырнак ис, күләгә төсл, карт артыннан калмыйча йөри.Бервакыт болан картның күзеннән югалды. Ләкин артан килә торган Актырнак шул вакыт картның аягына төртте. Карт артына әйләнеп караса, ни күзе белән күрсен, өч көннән бирле азапланып эзләп йөргән саргылт төсле яшҗ болан баласы карттан берничә генә адымда агач астында тора. Ул әле яшьбер - ике атналык кына булыр. (Садри Җәләл) МИКС ПЭА ШЭА(музыкага йөрү, пар табу) ТАЙМД ПЭА ШЭА (Timed- Pair-Share) структурасы. (Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.)- парларда җавап бирү.Сорайлар: Текст ничә җөмләдән тора? Текста сүз нәрсә яки кем турында бара? Текст авторы матурлау өчен нинди сүз төркемнәре кулланган?Текстның авторын атагыз.

III. Яңа материалны үзләштерү.

а)Бүгенге дәрес темасын билгеләү өчен без сезнең белән кроссворд чишербез.(тактада)

1.Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?(Тел)

  1. Бер байлык бар − янмый,
    Карак та урлый алмый,
    Төшеп тә югалмый.(Белем)

  2. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.(Мәктәп)

  3. Бер чыгарып җибәрсәң,
    Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.(Сүз)

  4. Агач түгел − яфраклы,
    Тун түгел − тегелгән.(Китап)

Хәзер укыйк әлке нинди сүз чыкты? Текст. Бик дөрес.

Димәк дәресебезнең темасы: Текст. Безнең алда нинди максатлар тора?(җаваплар)

б)Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге 114 нчы күнегү өстендә эшләп алыйк.

Җөмләләрне укыгыз. Күнегүнең биреме буенча эшләү.

Ә хәзер 115 нче күнегүне карап китик. Бу текстмы? Аның һәр өлешен, бәйләнешле текст булырлык итеп, тиешле тәртиптә урнаштырырга. Укучылар, урыннардан тордык.Урындыкларны этеп куегыз. Физминутка.(

структурасы (ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР)

IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту

115 нче күнегүдән файдаланып Туган ягың, авылын турында текст төзергә.

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. 116 нче күнегү, 74 бит, Күнегүне бирем буенча эшләргә.



© 2010-2022