Таблицалы тапкырлауны ныгыту

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МАТЕМАТИКА

ТЕМА: Таблицалы тапкырлауны ныгыту

МАКСАТ: Таблицалы тапкырлауга мисаллар,мәсьәләләр чишү

күнекмәсен ныгыту

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Игътибарлылык,мөстәкыйльлек,активлык тәрбияләү

Материал: дәреслек

Җиһазлау: математик пирамида,перфокарта,компьютер презентациясе,

математик фигуралар



Дәрес барышы

I Оештыру өлеше

1.Сәламләү

Исәнмесез,укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә.

2.Бүгенге көн турында әңгәмә

3.Игътибарлылыкны туплау.Игътибарлы бала дәрескә әзер була.Мин сезгә геометрик фигуралар күрсәтәм.Сез аларны истә калдырырга тиеш. Төрле төстәге 5 данә фигуракүрсәтелә(өчпочмак,турыпочмаклык, түгәрәк, түгәрәкнең бер өлеше,турыпочмаклы өчпочмак).- Нинди фигуралар бар иде?

4.38 саны турында сөйләү һәм матур язу (38 саны 3һәм 8 цифрларыннан тора,күршеләре 37 һәм 39,җөп сан ,икеурынлы сан)

5.Телдән исәпләүне ныгыту.Төркемнәрдә эш .100 эчендә кушу -алуга математик пирамида төзү.

II. Төп өлеш.

1.Без алдагы дәресләрдә тапкырлау таблицасын өйрәнеп бетердек.Хәзер белемнәребезне тикшереп карыйк.Перфокарта буенча эш.(тапкырлау табли-цасы)

2.Математик диктант (1 укучы яшерен тактада эшли)

100-(9х5) 2х6+6х8

8х9-66 8х8-7х6

3.Дәреслек буенча эш

№2 67 нче бит Мәсьәләләрне шарт төзеп чишәргә

Компьютер слайдларын буенча тикшерелә

4. Компьютер буенча эш.Мәсьәләләр чишү

5.Мәйдан берәмлекләрен искә төшерү:см ,дм

6.Мәйдан табу.

Бакчаның буе-9м,иңе 4 м.Мәйданын табарга.

7.Бирелгән фигураның мәйданын табарга.(һәр укучыга төрле үлчәмдәге турыпочмаклыклар бирелә)

8.Дәреслек буенча эшне дәвам итү

№6 67нче бит.Аңлатмаларны чишәргә

1,2багана -телдән, 3,4 багана-язмача.

III. Йомгаклау.

1.

9х5=45 Ә

7х8=56 Н

90:9=10 И

35:7=5 Е

24:6=8 М

8х5=40 !

2.Өй эше. Индивидуаль карточка буенча эш.Мәсьәлә.

3.Нәтиҗә ясау.Тапкырлау таблицасы тормышта бик кирәк.



© 2010-2022