Язлар белән Тукай килә

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

« Көрәш Даны» Ордены тулы Кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович исемендәге

Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе»

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ



Язлар белән Тукай килә

Язлар белән Тукай килә

Класстан тыш чараны әзерләде һәм үткәрде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Зөлфия Фәрит кызы

2014ел, апрель
Тема: Язлар белән безгә Тукай кайта Максат: 1. Укучыларга Габдулла Тукай турында мәгълүмат бирү. 2. Сөйләм телен, игътибарлылыкны үстерү. 3. Татар халык шагыйре Габдулла Тукайга, аның әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү. Җиһазлау: портрет, китаплар күргәзмәсе, Г. Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе, чәчәкләр, күбәләкләр. Зал бәйрәмчә бизәлә. Кичә. 1 Алып баручы. Җирдә яз, яз исе, яз төсе. Матур теләкләр, күркәм гамәлләр белән килсен яз. Кояшның нурлары җирне җылыткан вакытта сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган. Язгы сулар тавышы белән күңелләребезгә Тукай килеп керә. 1 Алып баручы: Кайсы гына шагыйрьнең җылылык эзләп үз гомерендә 7-8 апага "әни" дип дәшеп караганы булды икән? Габдулла әнә шундый язмыш кичерә. 1 Алып баручы: Габдулла Тукайның гомере кыска булса да, иҗат ялкынында дөрләп торды. Ул үзеннән соң күпкырлы шигъри һәм публицистик мирас калдырды. Мәтәлчек ата-ата эт керә. "Кызыклы шәкерт" шигырен сөйлиләр. Малай: Әйдәле Акбай! Өйрән син, Арт аягың белән тор; Аума, аума! Туп туры тор, Төз утыр, яхшы утыр. Маэмай: Ник газаплыйсың болай син, Мин әле бик кечкенә. Мин туганга тик Ике айлап булыр, йә өч кенә. Юк , кирәкми, мин өйрәнмим, Минем уйныйсым килә: Шул болыннарда ятасым, Шунда ауныйсым килә. Малай: Ах, җүләр маэмай! Музыка яңгырый, күбәләкләр керә. "Бала белән күбәләк" җырын башкаралар. Бала: Әйт әле, күбәләк, Сөйләшик бергәләп. Бу кадәр күп очып, Армыйсың син ничек? Күбәләк: Мин торам кырларда, Болында, урманда: Уйныймын, очамын, Якты көн булганда. Бала: Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык? Күбәләк: Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы: Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе. ( Акрын гына музыка яңгырый). Дүрт укучы сәхнәгә чыга. 1 бала: Боз һәм кар эреде, Сулар йөгерде. Елап елгалар, Яшьләр түгелде, Көннәр озая Төннәр кыскара. Бу кайсы вакыт? Я, әйтеп кара? (Җаваплар әйтелә) 2 бала. Ашлыклар үсте, Башаклар пеште, Кояш пешерә, Тиргә төшерә Халык ашыга Китә басуга Урагын ура Бу кайчак була? (Җаваплар әйтелә) 3 бала.Кырлар буш кала, Яңгырлар ява, Җирләр дымлана Бу кайчак була? 4 бала. Һәр җир карланган Сулар бозланган, Уйный җил, буран, Бу кайчак туган?
"Гали белән кәҗә " шигырен сөйләү. Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.
"Эшкә өндәү" шигырен сөйләү. Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң кадерле нәрсә- эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Без кая килеп кердек соң, Сарык? Сарык. Мә-ә-ә! Белмим шул. Бу урманда, алан да түгел, Ә бу нинди балалар? Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Ах, уңмаган, надан Сарык! Язып куелган иде бит: "Бәрәзә урта мәктәбе", - диеп. Сарык. М-ә-ә! Болар бит сөекле Тукаебызның туган көненә җыелганнар! Нинди шатлык! Бәйрәм бүген! Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Надан Сарык, нәрсә басып торасың, кеше көлдереп. Бәйрәм булгач, ач капчыгыңны! Туган көнгә буш кул белән килмиләр бит! ( Капчыкта актарына башлыйлар) Сарык. Бүре башын гына чыгара күрмә! Балалар куркышып таралырлар. Бүген бит бәйрәм! Кәҗә. Кайгырмагыз бездә китап күп. Ул китап белән һәркайсыбыз булырбыз тук! Сарык. Менә бит Тукайның "Кәҗә белән сарык" китабы. (Капчыктан чыгара. Шул исемдәге китаптан бер шигырь укыла) Кәҗә. Менә бусы - "Бала белән Күбәләк" китабы. ( Сәхнәгә бала белән Күбәләк чыга. "Бала белән Күбәләк" җыры башкарыла) Сарык. Мә-ә-ә, менә бусы - "Су анасы" китабы ( капчыктан чыгара) "Су анасы" әсәреннән өзек.
2. Алып баручы. Кырлай, Кырлай диләр Шүрәлесе бар диләр. Шүрәлене күргәннәр, Кирәген дә биргәннәр.
Былтыр барган урманга, Утын төяп кайтырга. Шүрәле килеп чыккан, Былтырның коты очкан.
Былтыр тапкан әмәлен Булышырга боерган. Шүрәле риза булган, Бармак кына кысылган.
Былтыр утын төягән, Өенә дип юл алган. Шүрәле дуслар чакырып Урман эчендә калган.
Былтыр кебек хәйләкәр Була белергә кирәк. Шүрәле урманда очраса, Былтырдан алыгыз үрнәк.
Шүрәле сәхнәләштерү. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп. Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук, Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!. ( Былтыр утын кискән кыяфәт ясый. Сәхнәнең икенче ягында кычкыра-кычкыра Шүрәле карап тора). Былтыр: Сиңа миннңн ни кирәк? Шүрәле: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм. Мин әле күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм. Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, Яшь җегет! Килче уйныйк бераз кети-кети. (Былтыр Шүрәле янына килә) Былтыр: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.
( Сәхнә аша карана-карана тиз-тиз атлап малай үтә. Аның кулында алтын тарак. Малай артыннан сәхнәгә ашыгы-ашыга су анасы керә. Ул кычкыра: Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак! Ник аласың син аны ул бит минем алтын тарак! 1. Алып баручы. Болары, кемнәр булдылар, балалар? Алар кайсы әкияттән? (Җаваплар тыңланыла) Һәр көн, һәр мәдәни аталган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенә, Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгән кадәрле Тукай яшәячәк. Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Без кая килеп кердек соң, Сарык? Сарык. Мә-ә-ә! Белмим шул. Бу урманда, алан да түгел, Ә бу нинди балалар? Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Ах, уңмаган, надан Сарык! Язып куелган иде бит: "Чирмешән урта мәктәбе", - диеп. Сарык. М-ә-ә! Болар бит сөекле Тукаебызның туган көненә җыелганнар! Нинди шатлык! Бәйрәм бүген! Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Надан Сарык, нәрсә басып торасың, кеше көлдереп. Бәйрәм булгач, ач капчыгыңны! Туган көнгә буш кул белән килмиләр бит! ( Капчыкта актарына башлыйлар) Сарык. Бүре башын гына чыгара күрмә! Балалар куркышып таралырлар. Бүген бит бәйрәм! Кәҗә. Кайгырмагыз бездә китап күп. Ул китап белән һәркайсыбыз булырбыз тук! Сарык. Менә бит Тукайның "Кәҗә белән сарык" китабы. (Капчыктан чыгара. Шул исемдәге китаптан бер шигырь укыла) Кәҗә. Менә бусы - "Бала белән Күбәләк" китабы. ( Сәхнәгә бала белән Күбәләк чыга. "Бала белән Күбәләк" җыры башкарыла) Сарык. Мә-ә-ә, менә бусы - "Су анасы" китабы ( капчыктан чыгара) "Су анасы" әсәреннән өзек.
Кәҗә белән Сарык дус Мәктәптә укыдылар. Уку елы тәмамланды, Тотынды ЕГЭ лар.
Кәҗә начар укыса да, Сарыкка сиздермәде. Имтихан алдыннан гына Булышырга өндәде.
Сарыкның ачуы килде: Тырыш син, үзең инде. Тормышта надан кешеләр Кирәкми безгә инде.
Белемнең кирәк булуын Яши-яши аңларсың. Тагын ун ел үткәч кенә Сарык дусны мактарсың. Бергә җырлау. И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буена Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Сәхнәләштерү. Сәхнә күренеше. Авыл өе. Тәрәзә буенда кечкенә Габдулла китап укып утыра. Сәхнә артында микрофоннан укыла: "Бервакыт, көз көне өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде. Мин ян тәрәзә төбендә "Рисалаи Газизә" китабын укып утыра идем. Безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады." Тышта "тр-рр, малкай" дигән тавыш ишетелә. Юлчы ( керә). Әссәләмәгаләйкүм! Габдулла. Вәгаләйкүмәссәлам! Юлчы. Әти- әниең кайда? Габдулла. Ындырда. Юлчы. Бар, чакырып кайт. Габдулла чыгып китә, бераздан Сәгъди абый, Зөһрә апа белән әйләнеп керә. Сәгъди абзый. Бәрәкаллаһ, кунак бар икән. Юлчы. Бар шул. Ягез, йортка дога кылыйк ( дога кылалар). Сәгъди. Яхшы. Хуш. Ни хезмәт илә килдегез? Юлчы. Менә бу баланы алырга килдем. Сәгъди. Ничек ул? Ник алырга килдегез? Ник син алырга килдең? Юлчы. Мин - Кушлавыч кешесе. Бу бала - авылыбыз имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән хәбәрсез идек, менә хәзер таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе, каенесенең болай кара кешеләр арасында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була. Менә мин быел Җаектан, аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер алып китәм. Сәгъди. Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә вакытта аны өч-дүрт ел ашатып торыйк та, хәзер эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәш булса, ник аны әүвәлдә күрмәгән? Зөһрә апа ( авызын каплабрак). Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк! Юлчы. Юк, сез не имеешь право кеше баласын тотып торырга, мин хәзер урядникка әйтәм, әле без аны таба алмый йөрсәк, ул сездә икән. Мин сезне подсуд җибәрермен! Зөһрә апа. Я, атасы, бирик инде, ахры , кеше баласы безгә булмас, Алла сакласын, әллә ниләр күрербез (елап җибәрә). Юлчы. Күптән шулай диләр аны. Әзерләгез баланы. Сәгъди. Ярый, хәерле булсын. Я, улым, хуш, безгә рәнҗемә! Зөһрә апа. Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың! Укучы. Бу - 1895 ел. Габдулла озын сәфәргә чыга. Алда - Уральск (Җаек) каласы. Уральск - Урал суы буена утырган шәһәр. Анда татарлар шактый яши. Әтисе белән бертуган апасы Газизә монда бер сәүдәгәрдә кияүдә. Газизәнең ире Галиәсгар бай Габдулланы үзләренә тәрбиягә алырга ризалык бирә һәм аны Уральск каласына китертүне оештыра. Габдулла монда мәдрәсәдә укый, өч еллык русча укытыла торган школага йөри. 1. Алып баручы. Тукай исән! Җыры күңелләрдә, Яшәсәк тә үзен күрмичә. Тукай килә моңлы сазын уйнап, Шагыйрь тынгы бирмичә. Сәнгатебез күкләрендә- Кояшыбыз, аебыз, Бар Җиһанга күренерлек Кадерле Тукаебыз. Кулланылган әдәбият:

1. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - 271 б.)).

2. Г.Тукай Әсәрләр: 5 том: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар (1909-1913). - Казан: татар. кит. нәшр., 1985. - 400 б.).
Язлар белән Тукай киләЯзлар белән Тукай киләЯзлар белән Тукай килә







Язлар белән Тукай килә Язлар белән Тукай килә

Язлар белән Тукай килә






© 2010-2022