«Табигатьне саклыйк»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Темасы: Табигатьне саклыйк!

(Зурлар төркемнәре өчен экологик дәрес). Максаты: Ташландык әйбеләрнең кешеләр, үсемлекләр өчен нинди зыян китерүләрен, аларны кая куярга кирәклеген аңлату. Әңгәмә барышы: Тәрбияче: Балалар мин сезгә бик тә матур, ләкин бик тә кызганыч әкият сөйлим әле. Борын-борын заманда яшәгәндә ди киң болында кып-кызыл матур чәчәк. Аны тирә-яктагы чәчәкләр, үләннәр "Ут чәчәк" дип атаганнар ди. Чөнки ул төнлә дә, хайваннарга юл күрсәтеп янып утырган ди. Ут чәчәк иртән иртүк кояш белән уянып, таң чыклары белән юына икән. Аның матурлыгына тирә яктагы үсемлекләр таң калган, хәтта хайваннар да аны яныннан узганда, читләп кенә, басмаска тырышып узалар икән ди. Менә бервакыт көчле җил чыккан, җирдә яткан кәгазь, полиэтиленнар оча башлаган, шул вакытта кара төстәге полиэтилин очып килгәндә, Ут чәчәккә киелеп калган. Ут чәчәк ярдәм сорап, алга, артка борылган, кычкырып та караган, ләкин аны берәүдә күрмәгән дә ишетмәгән дә. Сулыш алырга авыр була башлаган, һава җитмәгән. Тәрбияче:-Балалар Ут чәчәкне нигә берәүдә күрмәгән? Әйе полиэтилен кара төстә була. Тәрбияче:-Ә нигә аңа һава җитмәгән? Дөрес, полиэтилен һава үткәрми. Ут чәчәк әкренләп сула, шиңә башлаган, бик тә талчыккан, ләкин җылы шифалы яңгыр суларының тавышын гына ишетеп тоган Ут чәчәк. Тәрбияче: -Ни өчен соң Ут чәчәк талчыккач яңгыр суы эчмәгән? Әйе балалар, полиэтилен су да үткәрми икән. Шулай итеп, Ут чәчәк сыгылып төшкән һәм үсүдән дә туктаган. Аның урынында кара җир генә калган. Тәрбияче: -Балалар ни өчен Ут чәчәк үсүдән туктады? (балаларның җаваплары тыңлана, бергәләп нәтиҗә ясала). Тәрбияче: -Аның үсүдән туктауына нәрсә гаепле булды инде? Дөрес, полиэтилен, ә аны нәрсә алып килде? Полиэтиленны җиргә кем ташлаган микән? Менә балалар, кешеләрнең мәрхәмәтсез, тәртипсезлеге аркасында кешеләр үзләре генә түгел, үсемлекләр, хайваннар да интегә икән. Ял итәргә кырга, урманнарга баргач, әниләегезгә, әтиләрегезгз, иптәшләрегезгз әйтегез, полиэтилен капчыкларны, капрон шешәләрне, консерва савытларын, сок савытларын ташламагыз. Аларны махсус чүп савытларына салыгыз!
Мөслим районы "Миләшкәй" балалар бакчасының югары категорияле өлкән тәрбиячесе: Ганиева Фәрсия Мөдәссир кызы

© 2010-2022