Татар теле Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше 3 класс

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Татар теле. Тема. Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.Сүзлек диктанты. Максат. 1. Зат алмашлыклары турындагы белемнәрен тирәнәйтү;берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен аңлату; 2. Аларны сөйләмдә дөрес куллана белүгә ирешү, укучыларның игътибарлылыгын, ишетү сәләтен үстерү;

3. Укучыларда информацион технологияләр аша эстетик зәвык, әдәплелек, әхлаклылык хисләре тәрбияләү,белем алуга кызыксыну уяту. Җиһазлау., компьютер, карточкалар, тест,презентация. Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәтү. Методлар: әңгәмә, индивидуаль эш, эзләнү.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру моменты.

Уңай халәт булдыру.

-Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Тәрбияле,матур гадәтле.

Дөрес,матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик. (Слайд)

Иң башта танышып китик, мин -Венера Рафаиловна булам. Бүген сездә дәресне мин алып барачакмын.

-Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

2.Актуальләштерү.

Укучылар монда бирелгән хәрефләргә күз салыйк әле.(Слайд)

Ачкычы: татар телендә генә очрый торган хәрефләр.

Ә А Л Ө М Ү А Җ Ш Ң Л Һ Ы К (АЛМАШЛЫК)

-Нинди сүз килеп чыкты? (АЛМАШЛЫК)

-Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (Бүгенге дәрестә АЛМАШЛЫК турында сөйләшәбез) -Бик дөрес. Сорауларга телдән җавап бирелә.

  1. Алмашлык сүзе нинди сүздән барлыкка килгән? (алмаштыру)
  2. Ә нинди сүз төркемнәрен алмаштыра соң ул? (Исемне)

3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Шигырь уку.

1) Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә? (Н.Дәүли)

-Бу шигырьдә нинди алмашлыклар бар?(Син,синең)

2) -Сез тагын нинди алмашлыклар беләсез? (Мин,син,ул,без,сез,алар) - Сөйләүче зат кайсысы? (мин )

  • Тыңлаучы затны әйтегез. ( син )

-Ул турында нәрсә әйтә аласыз? (Ул сөйләмдә катнашмый )

(Мин,син,ул,без, сез,алар) нинди алмашлыклар?

(Зат алмашлыклары )(Слайд)

1з.алмашлыклары - мин,без.

2з.алмашлыклары - син,сез.

3з.алмашлыклары - ул,алар.

4. Проблема кую.

-Укучылар нинди сүз төркеме килешләр белән төрләнде?(Исем)

Башта килешләрне искә төшереп китик әле. Алар ничә һәм ниндиләр?

Сезнең алдыгызда карточкалар, алардагы сүз төркемнәренең исемнәрен килеш белән төрләндерегез. Тикшерәбез.(1 вариант - исем,2 вариант - алмашлык)

Б.к. нәрсә? исем алмашлык

И.к. нәрсәнең? исемнең алмашлыкның

Ю.к.нәрсәгә? исемгә алмашлыкка

Т.к. нәрсәне? исемне алмашлыкны

Ч.к. нәрсәдән? исемнән алмашлыктан

У.в.к.нәрсәдә? исемдә алмашлыкта (Слайд)

4)Берлек сандагы зат алмашлыкларын әйтегез? (Мин,син,ул) Дөрес.

Бүгенге дәрестә без Мин, син һәм ул алмашлыкларының да килешләр белән төрләнешен, аларның җөмләдә кулланылышын карарбыз, сүзлек составын баетырбыз.Карточкаларда вариантлап мин, син алмашлыгын төрләндерү.

Ул алмашлыгын бергәләп төрләндерү.

Б.к. кем? мин син ул

И.к.кемнең? минем синең аның

Ю.к. кемгә? миңа сиңа аңа

Т.к. кемне? мине сине аны

Ч.к. кемнән? миннән синнән аннан

У-в.к. кемдә? миндә синдә анда (Дәфтәргә язу)

(Кайсы зат алмашлыгы төрләнгәндә үзгәрә?)

-Зат алмашлыклары төрләнеше белән исемнәрнең төрләнеше арасында аерма бармы? (Иялек һәм юнәлеш килешендә)

5.ФИЗМИНУТКА

6.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сүзлек диктанты.

Кеше,мин,дус,син,әни,ул,укучы,без,апа,сез,әби,алар.(Бүген өйрәнгән алмашлыклар астына сызыгыз)Афәрин,балалар!

Тикшерү. (слайд) МИН,СИН,УЛ.

-Ә хәзер шул сүзләр белән бик матур җөмләләр уйлап карагыз.

(Иртә белән торгач әти-әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтәсез?)

Әйе,укучылар бик дөрес.Яхшы сүз ул - җанны җылыта,аны ишеткәннән соң кеше көне буе сөенеп,рәхәтләнеп йөри.Ә начар сүз күңелне әрнетә.Начар сүз әйткәнче башта уйларга кирәк.Бер кешене дә рәнҗетергә ярамый.

7.Тест белән эшләү 1.Алмашлыклар җөмләдә нәрсәне алмаштырып килә? а) исемне алмаштырып килә б) предметның билгесен белдерә в) предметны белдерә

2. Миннән алмашлыгы нинди килештә килгән?
а) иялек килеше
б) чыгыш килеше
в) баш килеш

3. 2 зат алмашлыклары рәтен билгелә

а) мин,ул

б)алар,син

в)син,сез

4.Өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәндә,нинди алмашлыкны кулланырга кирәк:

а) син

б)Сез

в)сиңа

8.Йомгаклау.

Балалар, сезгә бүгенге тема аңлашылдымы?

Нәрсәләр турында өйрәндек?

Дәрес ошадымы?

Молодцы!Рәхмәт!

© 2010-2022