2 сыйныфта татар теле дэресе

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башлангыч сыйныфлар укытучысы:

Гафурова Дилара Мирхазифан кызы

2 сыйныфта татар теле дәресе.

Тема. Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәре белән таныштыру.

Максат:сүзләрнең нәрсә белдерүләрен, сораулар куеп, төркемнәргә бүленүен аңлау

һәм сөйләмдә аларның төрле формаларын танып белү күнекмәсе формалаштыру;

төркемләп эшләү күнекмәләрен ныгыту; игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау: аваз модельләре, сүз төркемнәре моделе, мультимедиа

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

"Иртәнге комплимент" энергизаторы: укучылар 2 түгәрәк ясап, бер-берсенә карап, парлап басалар.Башта эчке түгәрәк каршыда торган иптәшләренә мактау сүзләре әйтә, эчтәгеләр тик тора ,тыштагылар 1 адым уңга күчә һәм тагын мактау сүзләре әйтәләр.

II.Актуальләштерү:

1.Сыерчык сайраган тавыш ишетелә.

Укытучы:

-Балалар,ишетәсезме, безнең дәрескә кунак килгән. Кем белә, нинди кош икән ул?(сыерчык)

-Бик дөрес, ерак илләрдән туган ягыбызга сыерчык кайткан.

(экранда сыерчык рәсеме чыга).

2.Сыерчык сүзен иҗеккә бүлдерү, аваз моделен төзетү(индивидуаль эш).

Укытучы сыерчык турында сөйли:

-Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. Ата сыерчыклар иртәрәк килә. Сыерчыклар башка кошларның тавышларын истә калдыралар һәм бик төгәл итеп башкаралар. Сыерчыклар 1сәгать эчендә 30-35 тапкыр җим алып кайталар.Басу бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып, сыерчыклар кешеләргә зур файда китерәләр

Сыерчык сүзенең моделен тикшерү

III.Яңа тема өстендә эш:

1.Төркемнәргә бүленү.

-Сыерчык сезгә бүләкләр дә алып килгән. Күп итеп кояш нурлары алып кайткан. Сез ничек уйлыйсыз, нурлар кайчан яктылыкны, җылыны күбрәк бирер?(бергә булганда)

- Димәк, сезгә төркемнәргә берләшергә туры киләчәк. Әйдәгез 3 төркемгә берләшик.(Нурлар артындагы сүзләрнең мәгьнә карап төркемләшү)

1т.Яз, кояш, кар, тамчы, балалар

2т.Ямьле, җылы,якты, зәңгәр, күңелле

3т.Җитте,эри,тама,көлә,шатлана

-Сүзләрне нинди мәгънәләренә карап төркемләдек?(мәгънәләренә карап)

-Димәк, бүген без сүзләрне мәгънәләренә карап төркемләргә өйрәнербез. Эшебез нәтиҗәле булсын өчен һәр төркемгә җитәкче сайлап куйыйк.

2.Төркемнәргә 1нче бирем:

-Сүзләрне нинди билгеләренә карап берләштердегез(фикер алышу, җавап бирүчене сайлау).

1т.Бу сүзләр предметны белдерәләр, кем?нәрсә? соравына җавап бирәләр.

2т. Бу сүзләр билгене белдерәләр, кем? нәрсә? соравына җавап бирәләр.

3т.Бу сүзләр эшне белдерәләр, нишли? Нишләде? соравына җавап бирәләр.

3.-Һәрбер предметның, күренешнең исеме булырга тиеш, әйдәгез без дә үзебез төзегән сүз төркемнәренә исемнәр бирик. Экранда сезгә 3 сүз тәкъдим ителщ, үзегезгә туры килгәнен сайлап алыгыз.

Экранда исем, сыйфат, фигыль сүзләренең аңлатмалары бирелә.

Һәр төркем бу исемне ни өчен сайлап алганын әйтә.

Экрандагы модельләргә карап кагыйдәләрне кабатлап чыгыйк:

-хор белән

-бер-берсенә

Уен-энергизатор "Гәүдә өлешләре белән язу.

IV. Ныгыту.

  1. Сыерчык турында сөйләү:

1т.сыйфатлар белән

2т.фигыльләр белән

3т.исемнәр белән

Үзбәя кую.

2)Иҗади эш:

1т.-сыерчык турында шигырь

2т.-хикәя

3т.-табышмак уйлый.

Эшләрне бәяләү.

V.Йомгаклау.

-Бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Дәрес сезгә ошадымы? Әйдәгез кояш нурларын дөрес итеп урнаштырыйк. (кояш моделенә нурларны кую) Кояшыбыз ясалып беттеме?Димәк алдагы дәресләрдә без нәрсә эшләргә тиеш?(калган сүз төркемнәрен өйрәнеп бетерергә)

Бәяләү.

Өйгә эш бирү:1в. Сыерчык рәсеме

2в. Хикәя язарга.

Сыерчык(тизәйткеч

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык,

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык,

Анаңныкы булмаса,
Бабаңныкын киеп чык.

Җылы яклардан

Сыерчык килде.

Мин куйган яңа

Ояга керде.

Бик тә җентекләп

Тикшереп йөрде

Яз җитә.

Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

Яз-яз-яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар

Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар,

Яшькелт кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

© 2010-2022