Тема: Музей йортына сәяхәт. Р. Миңнуллин “Йорт агачлары”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Музей йортына сәяхәт. Р.Миңнуллин "Йорт агачлары"

Максат: ТБУУГ: укучыларны рәсем сәнгате серләренең үзенчәлекләре

белән таныштыру; әдәби әсәр белән картина арасында

тема һәм фикер уртаклыгын табарга өйрәтү; сәнгатьле уку

күнекмәсен үстерү;

РУУГ: шигырьне һәм картинаны анализларга өйрәтү; үз

эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ

формалаштыру;

КУУГ: үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү,

күршең белән хезмәттәшлек итү;

ШУУГ: Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; тарихи үткәннәргә

ихтирамлы сак караш тәрбияләү;

Җиһазлау: презентация, экран, проектор, магнитофон, һәр балада

рамкалар, лупалар;

Материал: Г.М.Сафиуллина Әдәби уку дәреслеге 2 класс, 53-54 бит,

Әдәби уку дәреслек-хрестоматия 47 бит, мөстәкыйль эш

дәфтәре 46 нчы бирем.

Дәрес барышы

I.Дәресне оештыру.

- Укучылар, әйдәгез, бер-берләрегезнең кулларыннан тотып иптәшләрегезгә матур теләкләр әйтегез. (Бер-берләренә теләкләр әйтәләр)

- Ә хәзер миңа да теләкләрегезне җиткерегез. (Укытучыга уңышлар телиләр.)

- Укучылар, бүген көн нинди? (Болытлы булса, кояшны чакыру такмагы әйтәләр). Елның нинди фасылы? Нинди ай? Иң беренче нинди кошлар кайта? Әйдәгез, каргаларга тизәйткеч әйтик әле.

- Карга, кара, кара,карга

Каррык, каррык каркылдама.

II. Актуальләштерү.

1. "Нәни песи баласының урамга сәяхәте" әкият-хикәяләрен укыйлар. слайд 2

2. Өй эшләрен бәяләү, билге кую.

3. Дөнья белән танышуның иң гади ысулларын искә төшерү.

СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә. слайд 3

- Бүген дөнья белән танышуны дәвам итәбез.

III. Уку мәсьәләсен кую (РУУГ)

1. Роберт Миңнуллинның шигырьләрен искә төшерү.

2. Магнитофоннан Р.Миңнуллинның " Йорт агачлары" шигырен тыңлау. слайд 4 ( дәреслек 53 бит) (аудиоязма)

3. Сүзлек өстендә эш: үгисетелгән, барсын, каралты.

4. Укучыларның бер-бер артлы укулары.

5.Дәреслектәге рәсем белән чагыштыру.

6.Төс белән бирелгән җөмләләрне кабат уку.

- Бу шигырь сездә нинди хисләр уятты? (Күңелсез, һәм б.)

- Элек бу урын нинди булган? Кешеләр киткәч, бу җир ничек үзгәргән?

- Ә безнең авылда кеше тормый торган иске йортлар бармы? слайд 5,6,7

Физкультминутка. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР слайд 8

Алып баручы бала төрле хәрәкәтләр күрсәтә, калган балалар аның артыннан кабатлыйлар.

- Ә хәзер музей йортына барып, Евгений Каневның "Әле пьедесталда" картинасын табыйк.

Дәреслектән пьедестал сүзенә аңлатма уку. слайд 9

IV.Уку мәсьәләсен чишү.(РУУГ) слайд 10

1.Картинаны игътибар белән карау, беренче тәэсирләр белән уртаклашу.

- Ничек уйлыйсыз, ни өчен картина шулай аталган? (Пьедесталга җиңүчеләрне бастыралар.Чөнки әле йорт ташландык хәлдә түгел. Аның кайбер өлешләре сәнгатьчә матур итеп бизәлгән.)

- Ул йортта кеше яшиме? Ни өчен шулай уйлыйсың?( Анда кеше яшәмәсә дә, йортны кемдер карап тора, саклый)

- Йортның иске икәнлеген каян белеп була? (Лупа белән карау). Йорт нәрсәләрне хәтерли һәм нәрсә турында хыяллана ала? ( Хуҗаларын, күрше йортларны. Бәлки өйгә яңа хуҗалар кайтыр, дип хыяллана)

- Кулыңа "рамка" ал. Йортны саклап калу өчен нинди эш башкарылган? (Матур итеп койма корылган) Шул урынны "рамка"лап күрсәт. Янәшәдәге йорт белән чагыштыр. Аның турында нәрсә әйтеп була?

V. Дәрес материалын беренчел ныгыту.(ТБУУГ)

- Ни өчен рәссам игътибарын бу йортка юнәлтә?(Бу йортта кайчандыр бай, зыялы хуҗалар яшәгәндер. Һәм аларның туганнары бу йортны сакларга тырышалар.)

- Синеңчә бу йортны саклау кирәкме? (Бу - тарихи истәлек. Без үзебезнең үткәнебезне белергә, сакларга тиеш.)

- Р.Миңнуллин шигыре белән картина арасында нинди уртаклык һәм аерма бар? (Шигырьдә йорт җимерелеп беткән, ә картинада сакланган)

Мөстәкыйль эш (РУУГ) .

1. Рәшит Бәшәрнең "Иске өй" шигырен эчтән укып чык.

  • Иске йортка кем хуҗа? ( Аның тарихы хуҗа.)

2. "Малай нинди хәзинәләр табар дип уйлыйсыз?" соравына җавап әзерлә. (Ул бу йортның тарихын белер, туган якка мәхәббәте артыр)

Ныгыту.(ТБУУГ)

1. Мөстәкыйль эшне тикшерү, белемнәрен бәяләү (үзбәя, укытучы бәясе).

- Иске йортлар безгә ниләр сөйли? Нинди хисләр уята?

- Борынгы әйберләр тагын кайда саклана? Аларны ни өчен саклыйлар?

(Музейларда, Шушмабаш мәктәбе музее, әби-бабайлар булган өйләрдә. )

2. Сүзлек өстендә эш (чорма, киндер, киле, гөбе, талкы, калып, тәрәш)

слайд 11

IX. Йомгаклау. Рефлексия. (РУУГ, ШУУГ)

-Димәк, иске йортлар, борынгы әйберләр - безнең үткәнебез, алар анда яшәүчеләр турында кызыклы, гыйбрәтле истәлекләр саклыйлар.

- Сезнең алда төрле кәефтәге смайликлар. слайд 12. Дәрес сезгә ошадымы, әллә берәр нәрсә сезгә аңлашылып җитмәдеме, яки сезгә бу дәрес кызыксыз булдымы, алдыгыздагы түгәрәкләргә үзегезнең кәефләрегезне ясап куегыз һәм чыгып тактага ябыштырырсыз.

Өй эше.

1 вариант. Вәсимә Хәйруллинаның " Чормада" шигырен ятларга.

( дәфтәрдәге 46 нчы бирем)

2 вариант. "Чормада" шигырен сәнгатьле итеп укырга, биремне үтәргә.

© 2010-2022