Рабочая программа по татарскому языку 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Каралган

Башлангыч сыйныфлар МБ җитәкчесе:

__________ Шигапова А.Х.

Беркетмә №1, "25" август 2015 ел

Килешенгән

Уку-укыту эшләре

буенча директор урынбасары:

______ Гаязов Р.Р.

Раслыйм

Мәктәп директоры:________ Ахметзянов И.А.

"26" август 2015ел.

121№ лы приказ

Эш программасы


Татар теле 1а сыйныф

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

"Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе"

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Хаматгалиева Гүзәл Ринат кызы


2015-2016 нчы уку елы




Педагогик киңәшмәдә кабул ителгән

2015 нче елның 25 нче августы,

беренче номерлы беркетмә

Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде :

  • "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (Приказ №794, 25 нче октябрь, 2013 нче ел);
  • Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты (ФГОС 2009),
  • Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы "Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең 1-9 класслар өчен укыту планы 2015-2016 нчы уку елына (Приказ №121, 26 август 2015 ел) .
  • Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы "Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең 1-9 класслар укыту планында 2015-2016 нчы уку елында (Приказ №121, 26 август 2015 ел) 4 сыйныфларга татар телен өйрәтү өчен атнага өчәр сәгатьтән елга 99 сәгать дәрес каралган.
Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнде. Эш программасының төп идеясе - татар теленнән белем бирү процессын планлаштыру, оештыру һәм идарә итү өчен шартлар булдыру. Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбәрәт:
  • Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
  • Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:
а) фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү; б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү;
  • Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
Актуальлелек: "Перспектив башлангыч мәктәп" системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата. Курсның максаты: укучыларны татар теленең график системасы төзелеше закончалыклары белән таныштыру нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.

Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.


Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

  • баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;
  • басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, авазларга таркату, иҗек санын сузык авазларга мөнәсәбәтле итеп билгеләү;
  • сүз басымын ишетеп билгеләү;
  • предмет, эш-хәрәкәт, билге атамалары булган сүзләрне сораулар куеп аера, төркемләштерә белү, аларның сөйләмдәге ролен гамәли аңлау;
  • җөмләне сүздән, сүзтезмәдән аера белү, язганда җөмләнең башын һәм азагын күрсәтү;
  • җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта (өндәү, сорау) куеп язу;
  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;
  • әйтелеше белән язылышы туры килгән 3-5 сүзле җөмләне ишетеп язу;
  • беренче сыйныфта өйрәнгән күләмдә авазларга характеристика бирү;
  • сүзне, җөмләне, текстны схема яки модель итеп күрсәтә белү;
  • укытучы һәм сыйныфташлар белән кара-каршы әдәпле итеп сөйләшү;
  • балаларның яшь үзенчәлеләренә туры килгән табышмакларның җавабын табу, кыска мәкаль-әйтемнәрне сөйләмдә куллану.
1 нче сыйныфны тәмамланганда, укучылар татар алфавитын яттан белергә, татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш.

Укыту тематик планлаштыру

Бүлек һәм темаларның исеме

Барлык сәгатьләр

1 Әзерлек чоры

6

2 Төп чор

55

2.1 Сузык аваз хәрефләре

12

2.2 Тартык аваз хәрефләре

35

2.3 Я,е,ю,ё хәрефләре

7

2.4 ъ, ь хәрефләре

1

3 Йомгаклау чоры

2

4 Алфавит

3

5 Җөмлә

2

6 Сүзләр

4

6.1 Предметны, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр

1

6.2 Предметның билгесен белдергән сүзләр

1

6.3 Өстәмә предметны белдергән сүзләр

1

6.4 Ярдәмче сүзләр

1

7 Телдән һәм язма сөйләм

3

7.1 Телдән һәм язма сөйләм. Басым

2

7.2 Исем, фамилия, елга, күл, шәһәр исемнәрендә, хайван кушаматларында баш хәрефләр

1

8 Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

2

9 Сузык аваз хәрефләре

10

9.1 Калын һәм нечкә сузыклар

3

9.2

Э - е хәрефләре.

1

9.3

Ө - е хәрефләре.

1

9.4

О - ы хәрефләре.

1

9.5

Я хәрефе.

1

9.6

Ю хәрефе.

1

9.7

Е, е хәрефләре.

1

9.8

Сузык аваз хәрефләрен ныгыту

1

10

Тартык аваз хәрефләре

8

10.1

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

10.2

Парлы һәм парсыз тартык авазлар.

1

10.3

Й хәрефе.

1

10.4

В хәрефе.

1

10.5

К,г хәрефләре.

2

10.6

М, н, ң хәрефләре.

1

10.7

Тартык авазларны ныгыту өчен күнегүләр.

1

11

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту

4

11.1

Контроль күчереп язу.

1

11.2

Сүзләрне юлдан юлга күчерү, иҗеккә бүлүне кабатлау өчен күнегүләр.

1

11.3

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен ныгыту.

1

11.4

Барлык өйрәнгәннәрне кабатлау.Йомгаклау дәресе

1


Барлыгы

99

Программаның эчтәлеге


Әзерлек чоры. Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Алгоритм буенча сызык элементлары язу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру. Төп чор. Дөрес утыру һәм язу әсбаплары дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү. Өлге элементларыннан язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләрнең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Язуда өч төрле (өске, урта, аскы) тоташтыру алымы белән танышу. Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку, үрнәк буенча язу, укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре. Йомгаклау чоры.Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту. Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу, әйтеп яздыра торган текстны язу. Алфавит. Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавиттагы хәрефләрнең урынын белү. Сүзлекләр төзүдә алфавитны белүнең әһәмиятен аңлау.

Җөмлә. Җөмлә турында беренче төшенчә белән таныштыру, андагы сүзләрнең һәрберсенең үз урыны булуын күзәтү. Төрле тавыш (интонация) белән әйтелгән җөмләләрдән соң куела торган тыныш билгеләре, аларны дөрес итеп кую. Телдән сөйләм белән язма сөйләмнең аермасын күрсәтү. Сүзләр. Предмет атамасын белдергән сүзләр - исемнәр белән таныштыру, сорауларын әйтү. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр һәм аларның язылышы. Ярдәмче сүзләр - бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән танышу. Предметның билгесен белдергән сүзләр, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру. Телдән һәм язма сөйләм. Телдән сөйләмнең үзенчәлекләре (интонация, сүз басымы). Язма сөйләм үзенчәлекләре (җөмлә башында, ялгызлык исемнәрдә баш хәреф). Әзер тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә эшләү. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. Бүлекнең төп эчтәлеге: Сүзләр иҗекләргә бүленә. Иҗекнең үзәген сузык аваз тәшкил итә. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү иҗекләп башкарыла. ъ, ь, й хәрефләре булган сүзләрне иҗеккә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Сузык аваз хәрефләре. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Рус теленнән кергән сүзләрдәге сузыкларның әйтелешендәге аерманы күрсәтү. Э-е, ө-е, о-ы, я, ю, е хәрефләренең дөрес язылышы кагыйдәләре. Тартык аваз хәрефләре. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Й хәрефенең язылу урынын истә калдыру. В хәрефенең ике төрле сүзләрдә кулланылуы, рус сүзләрендә бу хәрефне уку. К, г хәрефләренең калын һәм нечкә сузыклар булган сүзләрдә төрлечә укылуы, ң хәрефенең сүз башында килә алмавы, аның баш хәрефе булмау кагыйдәләре. Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту. Дәреслек ахырындагы әкият геройлары биргән сораулар һәм биремнәрне үтәү. Контроль күчереп язу. Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау.

Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

  • туган ил, халкың һәм тарих өчен горурлык хисе кичерү; үзеңнең милли һәм этник яктан кая керүеңне аңлап, рухи кыйммәтләр булдыру;

  • дөньяга, аның табигать, халык, мәдәният, дин бергәлегенә карата тулы, социаль юнәлештәге караш формалаштыру;

  • башка фикерләргә дә хөрмәт белән карарга өйрәнү;

  • башкаларның хис - тойгыларын аңлау, борчылу, кайгы - шатлыгын уртаклашу;

  • үзең өчен җавплылык хисе һәм мөстәкыйллелекне үстерү;

  • өлкәннәр һүм яшьтәшләрең белән төрле социаль ситуацияләрдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү; бәхәсле ситуацияләрдән чыгу юлын табу сәләтен булдыру;

  • куркынычсыз, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, материаль һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл караш формалаштыру

Метапредметлы нәтиҗәләр:

  • укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм формалаштыру;

  • иллюстрация белән эш вакытында үзеңнең фикереңне, күзаллауыңны әйтергә өйрәнү;

  • укытучы тәкъдим иткән план буенча эшләргә өйрәнү;

  • дәреслек белән эшләү күнекмәсе булдыру;

  • шигырьне сәнгатьле уку һәм хикәяне эзлекле сөйли алуга ирешү;

  • үз фикерләреңне телдән һәм язмача белдерергә өйрәнү;

  • уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;

  • информация табу өчен төрле эзләү төрләре , җыю, эшкәртү, анализ, оештыру, тапшыру куллану;

  • "Татар теле " дәреслеге эчтәлеге буенча материаль һәм информацион мөхиттә эшли алу

Предметлы нәтиҗәләр:

  • телнең милли аңның нигезе булуы турында беренчел белемнәр формалаштыру;

  • дөрес сөйләм һәм язма телгә уңай караш булдыру;

  • татар теленең нормалары турында башлангыч белем күнекмәләре алу;

  • сүзләрне дөрес, аңлап уку;

  • телнең төзелеше, системасы турында белемнәр булдыру; телнең төп берәмлекләрен, аларның билгеләрен, аермалы якларын өйрәнү;

  • телнең төп берәмлекләрен, грамматик категорияләрен танырга һәм анализларга өйрәнү, тел берәмлекләрен дөрес итеп куллана белү.


Универсаль уку гамәлләре формалаштыру


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • дәреслектә ориентлаша белү;
  • шартлы билгеләрнең телен белү;
  • рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
  • төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
  • алфавитта тамгаларның(хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү;
  • материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;
  • дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
  • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  • тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
  • дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
  • үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;
  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
  • үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
  • мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
  • тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • күршең белән хезмәттәшлек итү

Календарь-тематик планлаштыру

Дәрес темасы


Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План

Факт


1

Нокталар кую һәм туры сызыклар. ТБУУГ:интервалны саклап нокталарны дөрес итеп кую, ручканы дөрес тоту Башкара алырга тиеш: нокталар куюны һәм туры сызыклар сызуны ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

2.09

2

Астан элмәкле туры сызыклар. КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу. РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

4.09

3

Өстән элмәкле туры сызыклар. ТБУУГ:дәфтәрләрдә эшләү кагыйдәләрен, авышлыкны дөрес итеп бирүне КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

5.09

4

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү.Овал формасындагы язу ТБУУГ:сүзләрне иҗекләргә бүлү ысулларын, овал формасындагы фигураларны дөрес итеп ясый белүне КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли белү. ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

9.09

5

Овал формасындагы язу ТБУУГ:дәфтәрләрдә эшләү кагыйдәләрен, авышлыкны дөрес итеп бирүне,өстән элмәкле туры сызыклар сызану КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү

10.09

6

Баш хәреф элементларын язу ТБУУГ:интервалны саклап нокталарны дөрес итеп кую, ручканы дөрес тоту,нокталар куюны һәм туры сызыклар сызуны ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

11.09

7

Авазлар. Хәреф һәм аваз турында төшенчә ТБУУГ:дәфтәрләрдә эшләү кагыйдәләрен, авышлыкны дөрес итеп бирүне, өстән элмәкле туры сызыклар сызану КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү

16.09

8

Юл а хәрефен язу. КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү. ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.

17.09

9

Баш хәреф

элементлары.

Баш А хәрефен язу. ТБУУГ:А,а хәрефләрен график дөрес язуны, тоташтыра белүне РУУГ: "Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?" дигән сорауга җавап бирү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

18.09

10

Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү. Ә,ә хәрефләрен язу. ТБУУГ:баш һәм юл хәрефләренең язылышын, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу; КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу. РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

21.09

11


Аваз һәм хәрефне аеру. Ы, ы хәрефләрен язу. ТБУУГ:аваз һәм хәрефне аера,м баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу; КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

23.09

12

Сузык һәм тартык авазларны аеру. Юл э хәрефен язу. ТБУУГ:сузык һәм тартык авазларны аера, э хәрефен график дөрес язу, тоташтыра белү, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; РУУГ: "Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?" дигән сорауга җавап бирү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

25.09

13

Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү.Кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү. Баш Э хәрефен язу. ТБУУГ :Э,э хәрефләрен график дөрес яза белүне, җөмлә яза белүне КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу. РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

28.09

14

Нечкә сузык авазлар. Юл и хәрефен язу. ТБУУГ :и хәрефен график дөрес язуны, кушылмаларны яза белүне РУУГ: "Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?"дигән сорауга җавап бирү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

30.09

15

Калын һәм нечкә сузык авазлар. Баш И хәрефен язу. ТБУУГ:И,и хәрефләрен график дөрес язуны, кушылмаларны яза белүне; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

1.10

16

Сузык аваздан гына торган сүзләр. Юл у хәрефен язу. КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу. РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

2.10

17

Калын сузык авазлар, аларның хәрефләре. Баш У хәрефен язу. РУУГ:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән үзара бәйләү булдыру. РУУГ: "Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?"дигән сорауга җавап бирү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

5.10

18

Калын һәм нечкә сузыклар, аларны хәрефләр белән белдерү. Юл ү хәрефен язу. ТБУУГ хәрефен һәм кушылмаларны график дөрес яза һәм укый белүне, сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү. РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

7.10

19

Бер яки берничә авазы белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру.Баш Ү хәрефен язу. ТБУУГсүзләрне авазларга таркату; бер яки берничә авазы белән аерыла торган сүзләрне чагыштыруны, Ү,ү хәрефләрен график дөрес яза белүне ТБУУГ:хаталарны төрләргә аера белү. РУУГ: "Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?"дигән сорауга җавап бирү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

9.10

20

Овал формасында-гы язу. Юл о хәрефен язу. ТБУУГ:о хәрефен, сүзләрне, җөмләләрне график дөрес язуны КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу. РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

12.10

21

Калын сузык авазларны ишетү һәм язу. Баш О хәрефен язу. ТБУУГ: авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру. РУУГ:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән үзара бәйләү булдыру.

14.10

22

Дөрес язу кагыйдәләре һәм аларның кулланылышы белән таныштыру: о, ө хәрефләренең татар сүзләренең беренче иҗегендә генә язылуы . Юл ө хәрефен язу. ТБУУГ:сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; ө хәрефен, сүзләрне, җөмләләрне график яза белүне КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу. РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

16.10

23

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның роле. Баш Ө хәрефен язу. Белергә тиеш:калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның ролен Башкара алырга тиеш:Ө хәрефен, сүзләрне тоташ яза белү КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү РУУГ:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән үзара бәйләү булдыру.

19.10

24

Сузык һәм тартык авазлар. Әйтелгән сүздән аерым сузык яки тартык авазны ишетеп, аерып алу. Юл н хәрефен язу. ТБУУГ: сузык һәм тартык авазларны аера, н хәрефен, сүзләрне тоташ яза белүне РУУГ: "Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?"дигән сорауга җавап бирү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

21.10

25

Сүзләр арасында буш ара. Баш Н хәрефен язу. ТБУУГ:сүзләр арасында буш урын калдыру кебек график чараның функциясен аңлый Башкара алырга тиеш:Н,н хәрефләрен график дөрес язуны РУУГ: көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү. КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

23.10

26

Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү. Юл л хәрефен язу. ТБУУГ: л хәрефен график дөрес язуны, басма, кулдан язылган хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу; ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү. РУУГ: "Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?"дигән сорауга җавап бирү.

26.10

27

Сүз һәм җөмләне аеру. Сүзләрнең аерым язылуы. Баш Л хәрефен язу. ТБУУГ; Л,л хәрефләрен график дөрес язу, Яңа авазның тамгаланышын аңлату, язарга өйрәтү;алдагы дәресләрдә өйрәнелгән хәрефләрнең язылышын искә төшерү, ныгыту; өйрәнелгән хәрефләр белән сүзләр, җөмләләр язу КУУГ: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

28.10

28

Басымның лексик мәгънә билгеләүдә әһәмияте. Юл м хәрефен язу. ТБУУГ: хаталарны төрләргә аера белү, м хәрефен график дөрес язуны ШУУГ: үз фикереңне әйтә белү.

30.10

29

Сүзләрне әйтеп яздыру һәм тикшерү алгоритмы кертү.

Баш М хәрефен язу. ТБУУГ:кеше исемнәрен һәм җөмләләрне язу кагыйдәсен Башкара алырга тиеш:М хәрефләрен график дөрес язуны, сүзләрне ишетеп язу һәм тикшерү алгоритмын

9.11

30

Сүзләрдә басымлы һәм басымсыз сузык авазларны табу. Юл р хәрефен язу.


ТБУУГ: юл р хәрефләрен график дөрес язу, шул хәреф кергән сүзләрне язуны, авазларны сүздәге тәртиптә әйтүне ШУУГ: дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү. КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

11.11


31 Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү. Баш Р хәрефен язу ШУУГ: танып - белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу. РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру. ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.

13.11

32

Дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген үзләштерү. ң хәрефен язу. ТБУУГ:дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли белү. ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

16.11

33

Й хәрефе булган сүзләрне дөрес уку һәм күчереп, ишетеп язу. Юл й хәрефен язу. ТБУУГ:й хәрефен график дөрес язуны, й кергән калын һәм нечкә сүзләрне яза белүне кирәкле информацияләрне дәреслектән, дәфтәрдән таба белү; хаталарны төрләргә аера белү. ШУУГ: үз фикереңне әйтә белү.

18.11

34

Баш Й хәрефен язу. Җөмлә белән эш: аерым сүзләрне табу, аларның урнаштыру тәртибен үзгәртү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу. ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.

20.11

35

Сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген билгеләү. Я хәрефенең кулланылышы. Юл я хәрефен язу. ТББГУ: юл я хәрефен график дөрес язуны, шул кергән сүзләрне ишетеп дөрес язуны, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

23.11

36

Я хәрефенең сүздә дөрес язылышын гамәли үзләштерү.

Баш Я хәрефен язу. КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу. РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

25.11

37

Ю хәрефенең үзенчәлеген гамәли үзләштерү. Ю хәрефенең кулланылышы. Юл ю хәрефен язу. ТБУУГ:ю хәрефенең үзенчәлеген белү. РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

27.11

38

Җөмләнең башын һәм азагын дөрес күрсәтү. Баш Ю хәрефен язу. ТБУУГ:җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч нокта куеп язу, баш Ю хәрефен график дөрес язуны, калын һәм нечкә сүзләрдә ишетеп дөрес язуны КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

30.11

39

Е-ё, ю, я хәрефләренең кулланылышы. е хәрефенең үзенчәлеген гамәли үзләштерү. Юл е хәрефен язу. ТБУУГ:Е-ё, ю, я хәрефләренең кулланылышын. ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү. РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

2.12

40

Баш Е хәрефен язу.

Янәшә тартыклы сүзләр. ТБУУГ:е хәрефенең үзенчәлеген белү. РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

4.12

41

Яңгырау авазларны аеру, аларның парларын билгеләү. Д, д хәрефләрен язу.


ТБУУГ: яңгырау авазларны аера юл Д, д хәрефләрен график дөрес язуны, басмачадан күчереп язуны ШУУГ: үз уңышларың яки уңышсызлыкла-рыңның сәбәпләре турында фикер йөртү. РУУГ: процессның киләчәген фаразлау, ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү.

7.12

42

Баш Т,т хәрефләрен язу.Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне ишеткәнчә язу. Башкара алырга тиеш: баш Т, т хәрефләрен график дөрес язуны, әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне ишеткәнчә яза белүне ТБУУГ: яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны таба белү. РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.

9.12

43

Җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен дөрес кую. Юл з хәрефен язу. ТБУУГ: җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен куюны. РУУГ: "Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?" дигән сорауга җавап бирү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

11.12

44

Ялгызлык исемнәре булган җөмләләрне тактадан уку һәм күчереп язу.

Баш З хәрефен язу. ТБУУГ: "Парлы яңгырау-саңгырау" тартыклар төшенчәсе формалаштыру, капма-каршы куя белү. КУУГ: күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

14.12

45

Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү. С,с хәрефләрен язу ТБУУГ: С,с хәрефләрен график дөрес язуны ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

16.12

46

Бер яки берничә хәрефе белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру. Юл г хәрефен язу. Сүзләрне ишетеп язу. ТБУУГ: г хәрефен график дөрес язуны, шул кергән сүзләрне яза белүне, бер яки берничә хәрефе белән аерыла торган сүзләрне чагыштыруны КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу. РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

18.12

47

Баш Г хәрефен язу. Кеше исемнәрендә баш хәреф. ТБУУГ: баш хәреф белән языла торган сүзләрне , баш Г хәрефләрен график дөрес язу, шул кергән сүзләрне яза белү ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, орфоэпик нормаларга туры китереп уку, тормыш тәҗрибәсен куллану

21.12

48

Татар телендәге кайбер хәрефләрнең ике авазга билге булып йөрүе. Юл к хәрефен язу. ТБУУГ:К,к хәрефләре белән таныштыру; икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү. КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү. ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.

23.12

49

Елга исемнәрендә баш хәреф. Баш К хәрефен язу. ТБУУГ: баш К хәрефләрен график дөрес язуны , тактадан дөрес күчереп яза белүне РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, яңа информацияне таба белергә күнектерү. КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү

25.12

50

Юл в хәрефен язу. Сүзләрне ишетеп һәм әйтеп язу. Башкара алырга тиеш: юл в хәрефен график дөрес язуны, ишетеп язуны ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү. КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.


51

Җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аеру, аларның охшаш һәм аермалы якларын аңлау. Баш В хәрефен язу ТБУУГ: "хәреф -аваз билгесе" төшенчәсе булдыру, сүзләрнең схема--модельләрен карау. КУУГ: үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.



52

Юл ф хәрефен язу.

Сүз басымын ишетеп билгеләү. ТБУУГ: юл ф хәрефен график дөрес язуны, шул кергән сүзләрне әйтә һәм яза белүне, сүз басымын ишетеп билгеләүне РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. КУУГ: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.


53

Шәһәр исемнәрендә баш хәреф. Баш Ф хәрефен язу. ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәөләнешне ачыклау. РУУГ: эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү.


54

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру. Юл б хәрефен язу. ТБУУГ: модель төзү, текстны тамга-символик телгә күчерү. КУУГ: уртак эшчәнлектә үзеңә инициатива алу.


55

Парлы һәм парсыз авазларны билгеләү. Баш Б хәрефен язу. ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәөләнешне ачыклау.


56

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү билгесе кую. Юл п хәрефен язу. ТБУУГ:п хәрефен график дөрес язуны, п хәрефе булган сүзләрне укый һәм яза белүне ШУУГ: танып - белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу. РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.


57

Сузык һәм тартыкларны аера белү. Баш П хәрефен язу. ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату. ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.


58

Юл ж хәрефен язу. Сүзләрне ишетеп һәм әйтеп язу. КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли белү. ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.


59

Баш Ж хәрефен язу. Текстны хатасыз күчереп язу. ТБУУГ: авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.


60

Иҗек, иҗек калыплары.Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү. Юл ш хәрефен язу. ТБУУГ: сүзләрне иҗекләргә бүлү кагыйдәсен ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.


61

Кеше исемнәрендә баш хәреф. Баш Ш хәрефен язу ТБУУГ: баш ш график дөрес язуны, тоташтыруны, шул хәреф кергән сүзләрне язу ны ШУУГ: танып - белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу. РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.


62

Юл җ хәрефен язу. Калын һәм нечкә сүзләр. Башкара алырга тиеш: юл җ хәрефен график дөрес язуны, шул хәреф кергән сүзләрне ишетеп язуны КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу. РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.


63

Баш Җ хәрефен язу. Җөмләнең башын һәм азагын дөрес күрсәтү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.


64

Юл ч хәрефе. Предметны атаган сүзләрне язу. ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү. КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.


65

Шәһәр, урам исемнәрендә баш хәреф. Баш Ч хәрефен язу. ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату. ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.


66

Юл х хәрефен язу.Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне ишеткәнчә язу. ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү. РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.


67

Шәһәр исемнәрендә баш хәреф. Баш Х хәрефен язу. ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату. ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.


68

Әйтелеше язылышына туры килгән сүзләрне ишетеп язу. Юл һ хәрефен язу. ТБУУГ:һ хәрефен график дөрес язуны, һ хәрефе кергән сүзләрнең язылышын КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү. ШУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.


69

Гигиена нормаларын саклап, хәрефләр, иҗекләр, сүзләр һәм җөмләләр язу.

Баш Һ хәрефен язу ТБУУГ: авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.


70

Сүзне, җөмләне, текстны схема яки модель итеп күрсәтү. Юл щ хәрефен язу


Белергә тиеш: щ хәрефе кергән сүзләрнең язылышын истә калдыра Башкара алырга тиеш:щ хәрефен график дөрес язуны, сүзне, җөмләне, текстны схема яки модель итеп күрсәтүне ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү. КУУГ: күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.


71



Баш Щ хәрефен язу. Текстны хатасыз күчереп язу алымнары. ТБУУГ:баш щ хәрефен график дөрес язу, басма, кулдан язылган хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу; ШУУГ: танып - белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу. РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.


72

Авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү.Ц, ц хәрефләрен язу. ТБУУГ:Ц,ц хәрефләрен график дөрес язуны, авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирүне РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.


73

Нечкәлек ь билгесенең кулланылышы. Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга иҗекләп дөрес күчерү РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тьәмамлау. ТБУУГ: җыелган мәгълүматны бербөтен итеп туплау.


74

Калынлык (ъ) билгесенең кулланылышы.Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү ТБУУГ: модель төзү, текстны тамга-символик телгә күчерү. КУУГ: уртак эшчәнлектә үзеңә инициатива алу.


75

Алфавит. Алфавиттагы хәрефләрнең исемен дөрес әйтү, аларның урнашу тәртибен белү. ТБУУГ:алфавиттагы хәрефләрнең исемен дөрес әйтә, аларның урнашу тәртибен ,алфавитны грамоталы график дөрес күчереп язуны ШУУГ: танып - белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу. РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

76

Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. ТБУУГ: җөмлә төшенчәсен,җөмлә төзеп язуны, җөмлә ахырында тыныш билгеләре куюны . ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.


77

Предметны белдергән сүзләр. ТБУУГ:ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау;сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү. КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли белү. ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.


78

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр. ТБУУГ:эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне аера,эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану һәм язу ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү. КУУГ: күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.


79

Билгене белдергән сүзләр. "Сүзләр" темасы буенча кабатлау. ТБУУГ:билгене белдергән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану һәм язу ШУУГ: танып - белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу. РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.


80

"Сүзләр" темасы буенча аңлатмалы диктант. ТБУУГ:әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый җөмләләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу; РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу; куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.


81

"Сүзләр" темасы буенча хаталар өстендә эш. ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү. РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.


82

Ярдәмче сүзләр. РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау. ТБУУГ: кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү. КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.


83

Телдән һәм язма сөйләм. ТБУУГ:ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау; сүзләрдән җөмләләр,ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү. РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.


84

Ялгызлык исемнәр. ТБУУГ:ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау;сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү. КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли белү. ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.


85

"Калын һәм нечкә сузыклар, аларны хәрефләр белән белдерү " темасын кабатлау Башкара алырга тиеш:калын һәм нечкә сузык авазларны аера белү, аларны хәрефләр белән белдерүне, сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; ШУУГ: танып - белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу. РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.


86

Иҗек.Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. ТБУУГ::иҗекләргә бүлә белүне, сүзләрне юлдан юлга күчерүне ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү. РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.


87

Тартык аваз хәрефләре. Башкара алырга тиеш:тартык аваз хәрефләрен төркемли белүне ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату. ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.


88

Сузык аваз хәрефләре. ТБУУГ:сузык аваз хәрефләрен төркемли белүне ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү. РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.


89

Э-е хәрефләренең сүздә дөрес язылышын гамәли үзләштерү. Белергә тиеш: э-е хәрефләренең сүз башында һәм сүз уртасында язылу кагыйдәсен Башкара алырга тиеш: э-е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язуны ШУУГ: танып - белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу. РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

90

Ө-е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы.


Белергә тиеш: ө-е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышын. Башкара алырга тиеш: ө-е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу ТБУУГ:е хәрефенең үзенчәлеген белү. РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

91

О-ы хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы. ТБУУГ: о-ы хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышын РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

92

Я хәрефенең сүздә дөрес язылышын гамәли үзләштерү. Я хәрефе. РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау. ТБУУГ:я хәрефенең үзенчәлеген белү, ь,ъ тан соң язылышына игътибар итү.


93

Ю хәрефе булган сүзләрдә аваз һәм хәреф билгеләнешен билгеләү. Ю хәрефе. ТБУУГ:ю хәрефенең үзенчәлеген белү, ь,ъ тан соң язылышына игътибар итү. РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.


94

Е-ё хәрефләренең кулланылышы.

Е, е хәрефләре.


Белергә тиеш: Е-ё хәрефләренең кулланылышын Башкара алырга тиеш: е хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу ТБУУГ:я хәрефенең үзенчәлеген белү; "аваз" төшенчәсе формалаштыру, модельдә күрсәтү.

95

Парсыз яңгырау тартыклар.

Й хәрефе. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау. РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу. ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.


96

Татар телендәге кайбер хәрефләрнең ике авазга билге булып йөрүе. В хәрефе. ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату. ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.


97

К, г хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм ишетеп язу. ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату. ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.


98

Борын авазлары.

М, н, ң хәрефләре. сүзлек диктанты Белергә тиеш: борын авазы хәрефләрен Башкара алырга тиеш:борын авазы хәрефләрен сүзләрдә дөрес язу ШУУГ: танып - белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу. РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу


99

Йомгаклау ."Авазлар һәм хәрефләр" темасы буенча кабатлау.


Башкара алырга тиеш:тартык аваз хәрефләрен төркемли белү, "Авазлар һәм хәрефләр" темасы буенча биремнәрне ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү. РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.








Әдәбият 1.Мияссарова И. Х., Шәмсетдинова Р. Р. авторлыгындагы "Әлифба. Язу дәфтәре" -Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2011нче ел, № 1, 2, 2.Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. Методик кулланма. К: Мәгариф/Вакыт, 2011нче ел. 3.Харисова Ч. М., Мияссарова И. Х. авторлыгындагы "Татар теле "дәреслеге-Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2011нче ел; 4.Харисова Ч. М., Мияссарова И. Х. Татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре-Казан, "Мәгариф- Вакыт" нәшрияты, 2011 нче ел; 5.Харисова Ч. М., Мияссарова И. Х. Татар теле. Укытучылар өчен методик кулланма -Казан, "Мәгариф- Вакыт" нәшрияты, 2011 нче ел. Информацион-компьютер ярдәмлек:

school.edu.ru/

it-n.ru

school-collection.edu.ru/

nsc.1september.ru/urok/

openclass.ru/ edu.tatar.ru



Якынча арадаш аттестация эше

Контроль күчереп язу.

Балалар бакчасы.



Безнең авылда балалар бакчасы бар. Анда балалар күп. Без балалар белән уйныйбыз. Без аларга уенчыклар ясадык. (16 сүз.)

Биремнәр.

  1. Беренче җөмләдәге сүзләр санын языгыз.

  2. Шатланды.балалар, яңа сүзләрен иҗекләргә аерып языгыз

  3. Соңгы җөмләдәге сузык аваз хәрефләре астына сызыгыз.

  4. Ике кеше исеме уйлап языгыз.


© 2010-2022