Математикадан дәрес план - конспект2, 3, 4, 5, 6, 7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту (3 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сатламыш урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы Шиһапова Наҗия

Наил кызының

математикадан дәрес план - конспекты

3 класс




25 нче декабрь, 2015ел

Дәрес темасы: 2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

Материал Г.В.Дорофеев,Т.Н.Миракова,Т.Б.Бука:"Математика" 3 сыйныф дәреслеге,8-10 нчы бит, Казан "Татарстан китап нәшрияты" 2013, УМК"Перспектива"

Җиһазлау: Презентация, компьютер, слайдлар ,смайликлар,чыгу билетлары, таймер, карточкалар.

Дәрес тибы: кабатлау, ныгыту дәресе

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку

Эшчәнлек максаты: универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Белем бирү максаты: 2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту ,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү, тапкырлау һәм бүлүгә карата мәсьәләләр чишүне камилләштерү; логик фикерли алуларын булдыру, хәтердә калдыру сәләтен үстерү.

Тәрбия бирү максаты: төркемнәрдә фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасын тәрбияләү.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: ( үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакый-этик бәяләү)

уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив гамәлләр: (максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү)

укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү,

дәрестәге эш гамәлләренең эзлеклелеген әйтү.

Танып-белү гамәлләре: (гомуми уку, логик проблема кую һәм чишү)

танып - белү максатын билгеләү, кирәкле информация туплау,үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү.

Коммуникатив гамәлләр: (бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү, иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү)

үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү,башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.


Дәрес этабы


Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәресне оештыру, эшчәнлекне мотивлаштыру














Уңай психологик халәт тудыру (слайд) -Хәерле көн, алсу таңнарга! Хәерле көн, сайрар кошларга! Хәерле көн, зәңгәр күкләргә! Хәерле көн, якын дусларга! Хәерле көн, матур кызларга!

- Елмаерга өйрәнергә килдек

Ачулыга бездә урын юк.

Матур сүзләр әйтеп елмаябыз

Андый сүзләр бездә бик тә күп.

Смайликлар белән кәефләрен күрсәтәләр.

Бер-берегезгә карап елмаегыз да, матур итеп утырыгыз.Сез партнерларга нәрсә бүләк иттегез? Әйе, классыбыз шатлык нурлары белән тулсын әле. Яңа белемнәр алырга барыгыз да әзер ,күрәм. Яхшы кәеф белән бер-беребезгә ярдәмләшеп дәресебезне башлыйбыз. Без бүгенге дәрестә, укучылар 2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгытырбыз ,исәпләү күнекмәләрен камилләштерерербез, тапкырлау һәм бүлүгә карата мәсьәләләр чишәрбез.

Хәерле иртә! телиләр.

(елмаю,уңышлар,җылылык)

Актуальләштерү










Яңа белемнәр ачу






Белем һәм күнекмәләрне ныгыту



Физминутка























Мөстәкыйль эш


ТЕЙК ОФ- ТАЧ ДАУН структурасы буенча

а)Арифметик диктант.(слайд )

б)" Чылбыр"уены.(үземнән башлыйм: 4*2, тапкырлау һәм бүлү гамәлләре төзү)

Җаваптан башланган сан белән мисал төзи (по лицу,по плечу)

в) №2(9 бит) ( слайд )

ФИНКТ-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы буенча №1 нче күнегүне дәфтәрләрдә эшлибез.

Җавапларны чагыштырыгыз. Мисаллар нинди кагыйдәгә нигезләнеп төзелгән?

(уку проблемасын кую)

ДЖОТ ТОТС структурасы буенча һәрбер укучыга карточкалар бирелә.1нче номерлы укучы берурынлы җөп саннарны гына, ә 2 номерлы укучы берурынлы так саннарны гына яза. ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы буенча билгеләнгән укучы 9 карточканы бутап 3*3 форматында тезеп куя. Вертикаль,горизонталь, диагональ сызыклар буенча тапкырчыгышны табабыз.

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (следуем за лидером) (слайд )

Музыка астында хәрәкәт итәләр,музыка бетүгә лидер алышына.

ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы буенча а) телдән мәсьәлә чишү. Вакыт бирелә.(ике төрле ысул белән) (слайд ) Бер-берсенә аңлаталар.Күршең нинди юл белән чишкән?

Вакыт бирелә.Җаваплар тыңлана.

б)7,9,15,18,21,35,42,54,60 саннары арасыннан

-7 гә ,6 га бүленә торган саннарны

-бер үк вакытта 6 га да,7 гә дә бүленә торган саннарны гына язып алырга.

Тест эшләү (слайд )

ТЕЙК ОФ- ТАЧ ДАУН (утырырга,басарга)

структурасы ярдәмендә тикшерү.

№3 таблица буенча сораулар төзисез, билгесез санны ничек табарга?

Уйлыйлар, язалар,

чиратлашып үзләренең җаваплары белән фикер алышалар.


Һәр укучы үзенең мисалын укый.

Сыйныф бүлмәсе буенча хәрәкәт итәләр.

1)Буйга озынрак укучы җавап бирә.

2)Чәче аксылрак укучы җавап бирә.

3)Чәче кыскарак укучы җавап бирә.

4)Йөзе аксылрак укучы җавап бирә.

Укучыларның җаваплары.

Бер- бер артлы җавап бирәләр.


Бер - берсенә сорау бирәләр,җавапларын тыңлыйлар, дөрес булмаса аңлаталар, җавап дөрес булса мактау сүзләре әйтешәләр.

Дәрескә йомгак. Рефлекция

Өй эше бирү: №8, 9. Укучылар киләсе дәресне планлаштыру өчен чыгу билетлары тутырабыз. Әгәр сез бирелгән әйтелмә белән килешәсез икән алдагы буш шакмакка "+" тамгасы куясыз, әгәр дә килешмисез икән буш калдырасыз.

ЧЫГУ БИЛЕТЫ

Белемем артты.

Җөп һәм так саннарны аера беләм

2,3,3,4,5,6,7 гә кадәр тапкырлау һәм бүлү таблицаларын белеп бетермим әле.

2,3,3,4,5,6,7 гә кадәр тапкырлау һәм булү таблицаларын яхшы беләм.

Мәсьәләләр чишүдә кыенсынам.

Мисалларны яратып эшлим.

Укучылар, сез бүгенге дәрестән канәгатьме? Әйдәгез, канәгать булсагыз, бер-берегезгә карап елмаегыз. Смайликлар белән кәефләрегезне күрсәтегез.



© 2010-2022