- Преподавателю
- Начальные классы
- Открытый урок по родному языку с Сингапурской методикой
Открытый урок по родному языку с Сингапурской методикой
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Сиразиева Р.В. |
Дата | 07.03.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема. Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.
Максат: 1) тиңдәш кисәкләр белән таныштыру, тиңдәш кисәкләр янында тыныш
билгеләрен дөрес куярга өйрәтү;
2) укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү; сөйләм телен баету;
3) халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларны саклау;
Җиһазлау: проектор, ноутбук, биремле карточкалар, магнитофон
Материал: Дәреслек : Р. Х. Ягъфарова, Р.Ә.Асылгәрәева "Татар теле" 4 нче класс, 2010 ел , Сингапур методикасы
Дәрес барышы.
-
Оештыру өлеше.
1.- Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез яхшымы? Бер-берегезгә елмаегыз һәм сәламләшегез! Шушы күтәренке кәефтә дәресне башлап җибәрик.
2. Өй эшен тикшерү.Сингл Раунд Робин. (түгәрәк буенча өйдә язган кушма җөмләләрне уку)
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Үткән теманы кабатлау.
-Нинди җөмлә гади җөмлә була?
- Нинди җөмлә кушма җөмлә була?
- Оештыручы үзәк нәрсә ул?
2. - Ә хәзер экрандагы шигырь юлларын укыйк.Слайд.
Зз Зз зе зу
Елгада бозлар кузгалды,
Елмая, көлә кояш.
Галимҗан Латыйп
3. Дәфтәрдә эш.
Число, матур язу.
-
Җөмләнең баш кисәкләрен табыйк әле.
-
Баш кисәкләр ничәү? (2)
-
Бу нинди җөмлә? (кушма)
-
Нинди җөмләләрдән төзелгән? (гади)
4. - Бу шигырь юлларын укыгач, сездә нинди хисләр уянды? (шатлык хисе,чөнки яз турында)
- Яз безгә нинди бәйрәм алып килә? (Нәүрүз)
- Нинди бәйрәм соң ул Нәүрүз? Слайд.
- 21 март- Нәүрүз бәйрәме. Бу бәйрәм төрки халыкларының Яңа елны каршы алу бәйрәме. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә.Ул атна-ун көн дәвам иткән. Бәйрәмнең һәрбер көне изге көн дип саналган: сугышлар туктатылган, явызлык теләргә ярамаган,туганнарга-дусларга яхшылык иткәннәр, үлгәннәрнең каберенә барып, дога укыганнар, һәр кешегә исәнлек,бәхет, уңыш теләгәннәр.Бәйрәмнең үзенчәлекле ягы: татлы ризыклар пешергәннәр, бер-берсенә чәчәкләр биргәннәр.Нәүрүз көннәрендә йорттан- йортка кереп, такмаклар әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.Алар күчтәнәчләр дә таләп иткәннәр. Ә икенче көнне җыелган күчтәнәчләрдән "карга боткасы"пешергәннәр.
Әби- бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, бер-беребезгә һәрвакыт шәфкатьле булыйк!
-
Безнең мәктәптә ничек үтә Нәүрүз бәйрәме? (укучылар сөйли) Слайд.
-
Бүген безгә Нәүрүзбикә кунакка килгән. Ул төрле биремнәр әзерләп алып килгән.Сез биремнәрне үтәргә әзерме?
-
Яңа белемнәр формалаштыру. Слайд.
-
Экрандагы җөмләләрне укыйбыз һәм баш кисәкләрне табабыз.
-
Кара каргалар, сыерчыклар һәм тургайлар җылы яклардан кайталар.
-
Зур бозлар бер- берсен кысрыклыйлар, ярылалар, киң елгага сыешмыйлар.
-
Болында ал, кызыл, сары чәчәкләр үсә.
-
Җөмләдә ничә ия һәм хәбәр бар?
-
Мондый ия белән хәбәрне ничек атарбыз? Бүген дәрестә шуны өйрәнербез.
-
Теманы аңлату.Тиңдәш ияләр, тиңдәш хәбәрләр, тиңдәш иярчен кисәкләр.
-
Нәтиҗә. Слайд.
Тиңдәш кисәкләр:
-
бер үк сорауга җавап бирә һәм бер үк сүзгә карый;
-
сөйләмне матур, яңгырашлы итә;
-
тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела, алар санау интонациясе белән укыла;
Физминутка. Фолоу -зе-лидер. (Җырга кушылып җырлыйбыз. 1укучы лидер була, төрле күнегүләр күрсәтә, калганнары кабатлый. Музыка туктагач, икенче укучы лидер була. Шулай дәвам итә)
-
Ныгыту.
-
Дәреслек белән эш. 76 күнегүне дәфтәрдә язу.
-
Тикшерү. Клок Баддис. (Сәгатькә карагыз. Сәгать 9 да кем белән очрашу билгеләнгән? Дәфтәрләрегезне алыгыз да очрашуга барыгыз. Сәлам бирегез. Дөреслеген тикшерегез. Кемнең төймәләре күбрәк, шул җавапны укып күрсәтә.)
-
Джот Тотс. ( һәр укучыга 4 кәгазь бирелә."Яз" темасына сүз уйларга, кычкырып әйтергә һәм язарга. Өстәл уртасына куярга. Һәр укучы 4 сүз яза )
-
Тик-Тэк-Тоу. (Карточкаларны бутыйбыз. 9 карточканы 3х3 итеп тезәбез. Һәр укучы горизонталь, вертикаль, диагональ буенча 3 җөмлә төзи. Вакыт бирелә.
1 укучы җавап бирә)
-
Микс-Фриз-Груп
-Урыннардан торабыз, урындыкларны этәбез. Музыка башлануга бии башлыйсыз. Музыка туктауга , сорауга җавап булган сан буенча парлашасыз.
Сорау:
-
Җөмләдә ничә тиңдәш кисәк бар? Слайд.
-
Мәктәп бакчасында әллә ничә төрле җиләк-җимеш,яшелчә, чәчәкләр үсә? (3)
-
Мәктәптә укучылар белән төрле очрашулар,кичәләр оештырыла.(2)
-
Дуслык кичәсендә без җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек, уйнадык.(4)
-
Сималтиниус Раунд Тэйбл. (Һәр укучыга кәгазь бите бирелә.Сорауга җавапны язалар ,түгәрәк буенча бер- берсенә тапшыралар. Икенче сорауга җавап язалар , шулай дәвам итә. Сары чәчле кыз җавапны укый)
-
Рефлексия. Тэйк Оф - Тач Даун
-
Нәүрүзбикәнең дәресне ничек үзләштерүегезне беләсе килә. Мин хәзер ул алып килгән җөмләләрне укыйм. Әгәр җөмлә дөрес дип уйласагыз - басыгыз, дөрес булмаса - утырыгыз.
-
Бер иягә караган берничә хәбәр тиңдәш хәбәр дип атала.+
-
Тиңдәш кисәкләр төрле сорауга җавап бирәләр.-
-
Тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.+
-
Тиңдәш кисәкләр санау интонациясе белән укыла.+
-
Һәм сүзе алдыннан өтер куела.-
-
Бер хәбәргә караган берничә ия тиңдәш ия дип атала.+
-
Йомгаклау.
-
Билгеләр кую.
-
- Нәүрүзбикә сезгә чәчәкләр бүләк итә. Кызыл чәчәкләр артына өй эшләре язылган ("Яз" темасына хикәя язарга). Сары чәчәкләр артына дәрес турында үз фикерләрегезне язып калдырыгыз.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Т
ема. Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.
(методик берләшмә укытучылары каршында)
Арча районы Шекә башлангыч
гомуми белем мәктәбе укытучысы
Сираҗиева Рәмизә Вагыйз кызының
4 класста татар теленнән ачык дәрес
эшкәртмәсе.
18 март, 2014 ел