- Преподавателю
- Начальные классы
- Урок по татарскому языку для 3 класса «Кушма сүзләр»
Урок по татарскому языку для 3 класса «Кушма сүзләр»
Раздел | Начальные классы |
Класс | 3 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Ибрагимова Л.Ф. |
Дата | 27.12.2012 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АРЧА РАЙОНЫ Г.ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ АШЫТБАШ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ
Кушма сүзләр
Арча районы Г.Тукай исемендәге
Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе
башлангыч класслар укытучысы
Л.Ф.Ибраһимованың 3 нче класста
татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Кушма сүзләр
Максат: Кушма сүзләр, аларның язылышы белән таныштыру һәм
дөрес яза белүләренә ирешү;
Бәйләнешле сөйләм телен, уйлау , фикерләү сәләтен үстерү;
Туган телгә хөрмәт хисе тәрбияләү.
Материал: дәреслек 51-53 нче битләр; татар теленнән эш дәфтәре
Җиһазлау: таблица, перфокарта, дифференциаль карточкалар, компьютерда тест, индивидуаль карточка, татар теленең орфогра- фик сүзлеге, предмет рәсемнәре.
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
2. Уңай психологик халәт тудыру.
-Бер-береңә елмаю бүләк итү.
- Хәерле көн , балалар !
Әйбәт үтсен көнегез ,
Фән серен күп белегез ,
Җиңел булыр укулар ,
Матур булсын язулар ,
Дәфтәр саен 5 ле булсын
Ерактан көлеп торсын .
3. Матур язу күнегүләре.
4. Дәреснең темасын әйтү.
I I. Яңа материал өстендә эш.
-
Нинди кушымча сүз ясагыч кушымча дип атала? Сүз ясагыч кушымча ялганып ясалган сүз ничек атала?
-
Сүзләр төрлечә ясала. Ике сүзне кушып та яңа сүз ясала. Алар кушма сүзләр дип атала. Кушма сүзләр дә ясалма сүзләргә керә. Кушма сүзләр һәрвакыт кушылып языла. (таблица буенча эш)
-
Дәреслектәге кагыйдә белән танышу.
-
112 нче күнегүне телдән эшләү. Җөмләләрне укырга һәм кушма сүзләрне табарга.
-
Сүзлек диктанты. Предмет рәсемнәре күрсәтелә. Укучылар сүзләрне язалар.
Аккош, алъяпкыч, карабодай, кызылтүш, көнбагыш, төнбоек
-
Сүзләрнең дөрес язылышын орфографик сүзлектән карау.
-
Икенче тамыр я, ю, е хәрефләренә башланганда ике тамыр арасында ъ яки ь нечкәлек билгесе куела. Мәсәлән,
кулъюгыч, ашъяулык, унъеллык
берьюлы, шәльяулык, дүртьеллык
-
Перфокарта буенча эш.
Нокталар урынына ь яки ъ билгеләрен куй:
Төн як
Кул югыч
Бер юлы
Ар як
Кул яулык
Дүрт еллык
Аш яулык
Көн як
-
Физкультминутка
Хәзер бераз ял итик ,
Тәнебезгә көч кертик .
Бер урында таптаныйк ,
Сикергәләп тә алыйк ,
Уңга , сулга күз салыйк ,
Муеннарны боргалыйк ,
Ишкәкләрне нык тотыйк ,
Беләкләрне ныгытыйк .
Кулларны алга сузыйк ,
Үткен кайчылар булыйк ,
Бер чүгәлик , бер басыйк ,
Кул тегермәне ясыйк ,
Тиз армаска тырышыйк ,
Арганнарга булышыйк
-
Дифференциаль карточка буенча эш.
1 нче төркемгә:
Бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр төзе:
-
бил
баш
кара
чыгыш
оек
ваткыч
көн
бүрек
боз
бау
яр
борын
баш
боек
озын
кош
төн
кала
ак
канат
2 нче төркемгә:
Тиешле кушма сүзләрне куй.
-
_______________________ әкрен йөри.
-
_______________________ - ерткыч хайван.
-
Су буенда ______________________күп була.
-
Күл өстендә ___________________ йөзә.
-
Кышын безнең урманнарга ___________________ килә.
Сүзләр: карабүрек, аккош, ташбака, ярканат, юлбарыс, озынборын.
10. 114 нче күнегүне тактада эшләү. Баганалап бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр ясарга.
11. Сүз ясалышы темасы буенча тест.
1.Тамыр сүзне тап:
А) баш Ә) башлар Б) башлык В) башны
2.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап:
А) кар Ә) эшче Б) бакчага В) аккош
3.Тамыр һәм төрләндергеч кушымчадан торган сүз:
А) дәреслек Ә) көчле Б) кешене В) китап
4.Кушма сүзне тап:
А) агачлык Ә) авыл Б) савыт-саба В) акбур
5. Кушма сүзләр ничек языла?
А) аерым Ә) сызыкча аша Б) кушылып
12. Күзләр өчен физминутка (компьютерда)
13. Бирелгән хәрефләр арасыннан кушма сүзләрне билгеләргә.
А
К
Ө
О
Ч
Б
К
Ч
П
М
А
О
Ш
К
А
Ш
В
А
Ы
Ч
Ы
К
Т
К
П
Ч
А
Л
Ъ
Я
14. Һич, һәр тамырыннан ромашка чәчәге төзү
15. 115 нче күнегү. Сүзләрдән кушма сүзләр ясарга.
- Нинди исемнәр килеп чыкты?
- Алар ничек языла?
- Безнең класста кемнең исеме кушма сүздән тора?
15. Парларда эш. Бирелгән рәсемнәр арасыннан кушма сүзне билгеләргә.
16. Бер сүз - кушма сүз белән әйт:
Таш кебек каты күмер -
Илнең төп, үзәк шәһәре -
Ап-ак кош -
Ашаган азыкны эшкәртә торган әгъза -
Ашарга йөри торган йортлар -
Чәй эчәргә йөри торган йортлар -
Кояш чыгу ягы -
Кояш бату ягы -
Өстәлгә җәя торган җәймә -
Матур чәчәкле, чәнечкеле куак -
Җылы як -
Салкын як -
I I I. Йомгаклау.
-
Нинди сүзләр кушма сүзләр дип атала?
-
Өй эше. "Сабантуй" текстыннан кушма сүзләрне сайлап язарга.
- Нәтиҗә ясау, билге кую.