Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль (3класс)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)

Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Кенәр урта гомумбелем мәктәбе

Тема : Хәзерге заман хикәя фигыль.

Кабатлау дәрес.

3А сыйныфында татар теленнән мастер - класс.

Мастер - класс по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыль(3класс)

Әзерләде :

1нче квалификацион

категорияле укытучы

Биктова Р.Р.

2015ел,декабрь

Тема : Хәзерге заман хикәя фигыль.Кабатлау дәрес.

Максат: 1) Хәзерге заман хикәя фигыль турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, камилләштерү;

2) Кышкы табигатьне күзәтү, соклану, матурлыкны күрә белә хисе тәрбияләү.

3) укучыларда бер - берсенә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре :

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану.

КУУГ:карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.

ТБУУГ: танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру;.

РУУГ: фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); бәяләү, коррекцияләү;

Җиһазлау: карточкалар,перфокарталар,биремле конвертлар, эт,куян,

маймыл йомшак уенчыклары,кар йомарламы,смайликлар.





Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.1.Уңай атмосфера тудыру.(РУУГ)

-Хәерле көн, кунаклар!

-Хәерле көн укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек!

2.Резеда Вәлиева "Кышкы урман"шигыре.(ТУУГ)(Слайд1.)

Сихри тынлык монда.

Тирә-якта

Ак мамыктай йомшак кар ята.

Йоклый урман.

Бүген Декабрь бабай

Аны шулай назлап йоклата...

Йоклый имән,йоклый ак каеннар,

Яшел киемнәрен салганнар.

Аера алмассың, бар да ак киемнән,

Бертугандай булып калганнар.

Бар да ап-ак,

Бары чыршы гына

Әүвәлгечә актан киенгән.

Кыш килгәнне,ахры,сизми калган,

Йоклап киткән яшел киемнән.

Укучылар,табигатебездә кыш хөкем сөрә. Кар ява.Бу карлар күңелләребезне сафландыра,тынычландыра. Әйдәгез,тыныч күңел белән, эшебезне башлыйк.

II.Төп өлеш.

1. Төркемнәргә урнашу.(ТУУГ)

Карточкаларга игътибар итәбез.Аларның почмакларына рәсемнәр ясалган.

Парталарда төрле җәнлек,хайваннар тора.Рәсем кайсы җәнлек яисә хайванга

туры килә,шул өстәлгә күчеп утырабыз.

2.Карточка белән эш."Шаяннар "текстын укыйбыз.(ТУУГ,ШУУГ,РУУГ).

-Текст ничек язылган?(кайбер җөмләләрдәге фигыльләр үткән заманда,кайберләре хәзерге заманда)

-Нәрсәне үзгәртергә телибез?(фигыльләрнең кушымчаларын)

-Үзгәртәбез,хаталарын төзәтәбез.

-Сәгать теле уңаенда иптәшебез белән алыштырабыз,тикшерәбез,смайлик ярдәмендә бәялибез(Слайд2 )(Дөрес булса-көлеп торган,хаталы булса-җитди смайлик)

-Кире үз эшләребезне алабыз,сезгә күршегез нинди смайлик ясаган,күтәреп күрсәтәбез.

3.Кабатлау.(КУУГ,ШУУГ)

-Нинди фигыльләр белән эшлибез?

_Фигыльнең сорауларын әйтегез?

-Нәрсәне белдерә?

-Ничә заманы бар?

-Нәрсә белән төрләнә?

-Нинди формада була?

4."Кар атыш "уены.Мин сезгә кар йомарламы атам,карточка күрсәтәм,биремне укып сез миңа мисаллар китерәсез.(КУУГ,РУУГ)

Хәзерге заман,1зат,берлек санда-

Хәзерге заман,2зат,берлек санда-

Хәзерге заман,3зат,берлек санда-

Хәзерге заман,1зат,күплек санда-

Хәзерге заман,2зат,күплек санда-

Хәзерге заман,3зат,күплек санда-

5."Җөмләләрне тулылындыр..."(ТУУГ,РУУГ)(Слайд3) Сүзлектәге сүзләрне алып хәзерге заман ,I зат, берлек санда җөмләләрне тулыландырырга,язарга.

Кашык белән ___________(ашыйм).

Бетергеч белән __________(бетерәм).

Пычак белән ____________( кисәм).

Көрәк белән______________(көрим).

Себерке белән ___________(себерәм).

Тикшерәбез.(Слайд4)Смайликлар белән үзебезне бәялибез.

6.Төркемнәрдә эшләү."Заказлы конверт".(РУУГ,КУУГ)Ике конверт ята,шуның берсе "заказлы".Ә димәк,заказны үтәргә кирәк.Заказлы конверттан биремнәрне алабыз,икенче конверттагы сүзләр белән биремне үтибез.

Хәзерге заман,1зат,берлек санда,юклыкта уйнамыйсыз

Хәзерге заман,2зат,берлек санда,юклыкта карыйм

Хәзерге заман,2зат,берлек санда,барлыкта җырламыйсың

Хәзерге заман,1зат,күплек санда,барлыкта язабыз

Хәзерге заман,3зат,берлек санда,юклыкта бизәмим

Хәзерге заман,1зат,берлек санда,барлыкта юасың

Хәзерге заман,2зат,күплек санда,юклыкта сикермиләр

Хәзерге заман,3зат,күплек санда,юклыкта сөйләми

Тикшерәбез.(Һәр төркемнән чиратлашып укыйлар,тикшерәләр.)Төркемнәр үз эшләрен смайликлар белән бәялиләр.

7.Белемнәрне тикшерү.Перфокарта белән эш.(РУУГ,ШУУГ)Хәзерге заман хикәя фигыль барлыкта һәм юклыкта ике багана итеп бирелгән .Укытучы әйткән сүзләрне дөрес урыннарга куялар.Барысы да дөрес куелган булса,арткы ягында "бишле"билгесе чыга.

1рәт: юам,буямыйм;

2рәт:сикермибез;

3рәт:ашамыйлар,ялтырый;

4рәт:утырам;

5рәт:карыйлар,кисмисез.



Хәзерге заман

хикәя фигыль

юклыкта

Хәзерге заман

хикәя фигыль

барлыкта

































© 2010-2022