Конспект урока татарского языка+ презентация Кыш килде»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. ""Туган якка кыш килде"темасын кабатлау.

Дәреснең максаты:

1. "Кыш"темасына бәйле сүзләрне кабатлау һәм аларны сөйләмдә активлаштыру;

2. Лексик темага караган белемнәрне сөйләмдә файдаланырга күнектерү;өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпик яктан дөрес әйтүгә ирешү;өйрәнелгән җөмлә калыпларын урынлы файдаланырга күнектерү;диалогик формада аралашуга игътибарны арттыру; уйлау, фикерләү сәләтен үстерү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.

3.Милли-төбәк компонентларын кулланып балаларда туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш ,татар телен өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау, материал: Р.З.Хәйдәрова"Күңелле татар теле ", 3нче сыйныф; компьютер, мультимедиа проекторы , кыш турында рәсемнәр..

Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, күрсәтү,сүзлек эше.
Дәрес барышы.

I. Оештыру

  1. Исәнләшү

Чылтыр, чылтыр кыңгырау

Чакыра безне дәрескә.

Без аны ишетәбез Дәрескә керешәбез

  1. Дежур укучы белән әңгәмә

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Сыйныфта кем юк?

II. Актуальләштерү

Артикуляция гимнастикасы а-о- у-ы ә-ө-ү-э-и Я-яу-ява-явалар Ү-үс-үсә-үсәләр

III.Дәреснең барышы.

-Өстәлдә нәрсәләр бар? -Кар бөртекләре кайчан була? -Урамда нинди ел фасылы? - Нинди кыш айлары бар? - Хәзер нинди ай?

- Тактадагы сүзләрне мөстәкыйль укыгыз.Ә хәзер тактадагы сүзләрне бергәләп, татар теленең специфик авазларын дөрес әйтеп, укыйбыз.

( Тактада КЫШ БАБАЙ, КАР, ЯҢГЫР,КЫЗДЫРА,ЧАҢГЫ,ТАУ,ҖЕМЕЛДИ,ТАМЧЫ,ПЫЧРАК,ЯШЕЛЧӘ,ТУҢА, ЯВА, ЯҢА ЕЛ, КАР БӨРТЕГЕ сүзләре язылган карточкалар беркетелгән.)

-Кыш темасына туры килгән сүзләрне кар бөртекләре белән каплагыз. (Балалар сүзләрне тәрҗемә итәләр һәм кар бөртекләрен кыш темасына туры килгән сүзләргә беркетәләр.)

-Нинди сүзләрне кар бөртекләре белән капладык?

-Ни өчен?( Чөнки алар кыш көне була).

-Димәк , без бүген дәрестә кыш турында сәйләшүне дәвам итәбез.

Слайд 2

-Игътибар белән рәсемгә карагыз.

- Нинди матур кышкы көн !

Ә хәзер әйдәгез " Кар йомарламы " уенын уйнап алыйк. (Беренче бала 1нче билгене әйтә,икенче бала 1нче билгене кабатлый һәм 2нче билгене өстәп әйтә,өченче бала 1нче,2нче билгене кабатлый һәм 3нче билгене өстәп әйтә һәм уен шулай дәвам итә)

Слайд 3

-Кыш билгеләрен тагын бер кабат әйтеп үтегез.( Берничә укучы кыш билгеләре турында сөйлиләр)

Физкультминутка

Чаңгы тотып чыктым юлга: чаш,чош

Таягым ике кулымда: чаш,чош

Ике юл кала сузылып: чаш,чош

Малайлар кала кызыгып: чаш,чош

-Без чаңгы киеп кая барабыз?

-Без урманга барабыз.

-Без тауга барабыз.

-Без шугалакка барабыз. ( Һәм башкалар.)

Слайд 4

-Балалар кыш көне нишлиләр?

-Балалар кыш көне таудан чаңгы шуалар.

-Балалар кыш көне шугалакта тимераякта шуалар.( Һәм башкалар)

- Кушымчаларны дөрес итеп

куегыз.( Слайд 5,6,7)

-Әйдәгез, сөйләшеп алыйк.Слайд8,Слайд 9,слайд 10, слайд 11)

IV.Дәресне йомгаклау

- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Дәрестә кыш турында сөйләштек.

- Дәрестә кыш билгеләре турында сөйләштек.

-Дәрестә кыш айлары турында сөйләштек.

-Дәрестә кышкы уеннар турында сөйләштек.

- Белемнәрегезне ныгыту өчен," Ялгышма" уены уйнап алыйк.

-Слайд 12, 13.



© 2010-2022