Койрыкта мыни хикмәт! Класс сәгате

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башлангыч класс укучылары өчен класс сәгате

Тема: Койрыкта мыни хикмәт!

Максат: Тормышта "Юлда йөрү кагыйдәләре"н яхшы белүнең никадәр мөһим булуына инандыру.

Үзара дус-тату һәм бер-береңә ярдәмчел булу кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Әхлак тәрбиясе бирү.

Материал: "Юлда йөрүкагыйдәләре" папкасындагы материаллар; Н.Н.Гайнетдинованың үзе иҗат иткән "Койрыкта мыни хикмәт!" әкият-шигыре.

Җиһазлау: Юл тамгалары, уенчыклар: төлке кызы, керпе малае һәм куян кызы.(уенчыкларны катыргыдан кисеп ясарга да мөмкин)



  1. Оештыру эшләре.

  1. Класс бүлмәсе бизәлә: "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?"- китап һәм рәсем күргәзмәсе; юл тамгалары, йомшак уенчыклар.

  1. Кереш әңгәмә

  • Балалар, бүгенге класс сәгатенә безгә кунак булып урман җәнлекләре килде.(танышу)

Төлке кызы: Мин төлке кызы - Йомшаккай.

Керпе малае: Ә мин керпе малае - Энәле.

Куян кызы: Таныш булыгыз, бу мин - куян кызы - Аппаккай.

  • Балалар, аларның безгә сөйләр сүзләре, җиткерергә теләгән теләкләре бар. Игътибар белән тыңлыйк әле!

  1. "Койрыкта мыни хикмәт!"әкият-шигыре өстендә эш. Шигырьне 1-2 класслар өчен укытучы үзе укый Һәм кунаклар булып "сөйләшә". 3-4 класс укучылары курчаклар роленә үзләре тартыла.

"Койрыкта мыни хикмәт!"

Яшәгән ди, җәнлекләр

Бик матур бер аланда.

Урнашкан икән бу алан

Ерак түгел каладан.

Бик тә дус булганнар, ди,

Төлке кызы Йомшаккай,

Керпе малае Энәле,

Куян кызы Аппаккай.

Һәрбер көнне бергә-бергә

Йөргәннәр, ди, мәктәпкә.

Тырышканнар, яхшы гына

Укыганнар, әлбәттә.

Дәресләрдә тыңлаганнар

Алиш әкиятләрен.

Аналары сөйләгән, ди,

Койрык хикмәтләрен.

"Иң матуры - минем койрык!" -

Дип мактанган Йомшаккай.

"Дөрестән дә, бигрәк затлы!" -

Дип кызыккан Аппаккай.

Исе китмичә Энәле

Аунаган, ди, аланда.

"Әй, син бер дә борчылма!" - ди,

"Сатыла ул калада"

"Кибеткә барып кайтабыз", -

Диеп рөхсәт алганнар.

Әти-әниләргә әйткәч,

Юлга да кузгалганнар.

Төлке кызы Йомшаккай

Һаман да мактана, ди.

"Минекедәй юк кибеттә",

Диеп алдан чаба, ди.

"Ашыкма!"- диеп кисәткән

Куян кызы Йомшакны.

"Абынырсың, егылырсың,

Машина күп шулчаклы!"

Аппаккай - бик акыллы кыз,

Игътибар белән карый.

"Тамгалы юл - зебра аша

Гына чыгарга ярый!"

Ә Йомшаккай тыңламаган

Һәм бәлага юлыккан.

Абынган да егылган ул,

Үзе бик тә курыккан.

Әле ярый шофер абый

Күреп, туктап өлгергән.

Койрыгы төлке кызының

Ертылган, зыян күргән.

Һәм шуннан соң Йомшаккайны

Больницага илткәннәр.

Нишлисең бит, койрыкны да

Ике җирдән теккәннәр.

Теккәннән соң койрыгы да

Ямьсезләнеп калган, ди.

Төлке кызы үзе менә

Бик зур сабак алган, ди.

Куян кызы өйгә кайткач,

Барын да сөйләп биргән.

"Аныкы күк, купшы койрык

Кирәкми бүтән!" - дигән.

Ә әнисе бик яратып

Баштан сыйпаган ипләп

"Гел шулай игътибарлы бул,

Койрыкта мыни хикмәт!"

"Балакаем, күз нурым син,

Инде аңладың, димәк.

Исән-имин булу өчен

Юлда йөрү кагыйдәсен

Яхшы белергә кирәк!"



  1. Йомгаклау

  1. "Сорау-җавап" әңгәмәсе

  • Бик матур урман аланында кемнәр яшәгән?

  • Дәресләрдә ниләр белән шөгыльләнгән алар?

  • Ни өчен алар шәһәргә кибеткә барырга булганнар?

  • Төлке кызы Йомшаккай нинди бәлага юлыккан?

  • Ни өчен менә нәкъ Йомшаккай керә язган машина астына?

  • Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

  1. Укытучы: (балаларның җавапларын гомумиләштерә)

Димәк, куян кызы Аппаккайның әнисе дә "Койрыкта мыни хикмәт!" дип кызын тынычландыра. Тышкы матурлык белән генә бер нишләп тә булмый. Дусларың арасында беркайчан да мактанмаска, иптәшләреңнең фикерен тыңлап, киңәшләренә һәрчак колак салырга кирәк.

Шаянкай беренчедән, мактанчыграк булса, икенчедән куян кызының киңәшен тыңламаган. Юлда йөрү кагыйдәләрен дә төгәл үтәмәгән.

Димәк, исән-сау булып, матур, акыллы кызлар-егетләр булып үсеп җитәр өчен юлда йөрү кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә һәм төгәл үтәргә кирәк.

  1. "Нинди? Кайсы?" уены (юл тамгаларын тану)







© 2010-2022